Тәүбә итәргә ашыгыгыз!

Җомга вәгазе!

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Мөбарәк Корбан бәйрәмебез артта калды. Аллаһы Раббыбыз ярдәме белән мөселманнар корбаннар чалдылар, изге җирләрдә хаҗ кылып кайттылар. Шул рәвешле рухи яктан сафландылар һәм Раббыбызга тагын да якынайдылар. Хәзер бәйрәм чаралары бара, мәҗлесләр үткәрелә. Ислам динендә булып, Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү нинди рәхәт бит! Тагын унбиш көннән 12 нче Зөлхиҗҗә аебыз тәмамланачак. 30 июльдә һиҗри ел исәбе буенча яңа 1444 ел башлана. Ел артыннан ел, көн артыннан көн үтеп, адым артыннан адым атлап, Мәңгелек дөньябызга якыная барабыз. Шуңа күрә барчабызга да тәүбә кылырга вакыт җиткән түгелме соң?!

Коръәни-Кәримдә болай диелгән: “Раббыңны мактап тәсбих әйт һәм Аңардан гафу сора. Һичшиксез, Ул – тәүбәләрне кабул итүче” (“Ән-Нәср” сүрәсе, 3 нче аять).

Хәдистә болай дип әйтелә: “Һәр авырудан дару бар, гөнаһлардан дару – тәүбә”.

Тәүбә – ул адәм баласының кылган начар гамәлләре һәм гөнаһлары өчен тәүбә итеп һәм аларны бүтән эшләмәскә ниятләп, Аллаһы Тәгаләдән гафу итүен, ярлыкавын дога кылып сорау.

Бәйрәм көннәрендә кемдер изге урыннарда - Гарәфәт тавында яки Кәгъбәтуллаһ янында, кемдер мәчеттә яки үз өендә булып, барыбыз да Аллаһы Раббыбыздан безне гафу кылуын, ярлыкавын сорадык. Әмма бу сүздә генә  калмасын иде.

Ибн Аббәс (р.а.) болай дип әйткән: “Гөнаһлары өчен үкенгән кеше аларны бер дә кылмаучы кебек, ә гөнаһлары өчен гафу кылуны сорап, гөнаһ эшләвен дәвам итүче Аллаһыдан көлүче кебек”.

Ислам дине галимнәре, Коръән белән сөннәткә таянып, Аллаһы Раббыбыз адәм баласының тәүбәсен кабул кылуының кайбер шартларын билгеләгән. Иң әүвәл кеше шул ук гөнаһны кабат эшләмәскә тиеш. Ул шул ук гөнаһны эшләмәскә вәгъдә бирергә һәм ният кылырга бурычлы. Әгәр кеше гөнаһ эшләгән вакытта башка кешегә зыян китерсә, Аллаһы Тәгалә каршында тәүбә итәргә һәм ул кешедән гафулык алырга тиеш. Бу очракта турыдан-туры ул кешедән гафу итүен сорарга кирәк.

Хәдистә болай дип әйтелә: “Мөселман кешесе гөнаһ эшләгән саен аның йөрәгендә кара тап барлыкка килә. Әгәр ул тәүбә кылса, әлеге тап юкка чыгачак. Әгәр тәүбә кылмаса һәм гөнаһ эшләвен дәвам итсә, бу тап арта барып, бөтен йөрәген каплаячак”.

Хаклыкта, уйлый белүче мөселман гөнаһ эшләгәннән соң тәүбә кылуы белән тиз арада аңардан арына. Акыллы мөселман һәрдаим үз-үзен контрольдә тота һәм гөнаһ эшләүдән кача. Ә зирәк мөселман һәрдаим игелек кыла һәм шул рәвешле гөнаһ эшләү өчен вакыт һәм мөмкинлек калдырмый.

Хаклыкта, дөньяви тормышта Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә йөкләнгән бурычлар – фарыз гамәлләр бар. Безнең Аллаһы Раббыбыз һәм Коръәни-Кәрим, сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.), ата-аналарыбыз, ир белән хатын, туганнар һәм күршеләр, дингә ышанучылар һәм ышанмаучылар, табигать һәм хайваннар, үз тәнебез алдында бурычларыбыз бар. Фарыз гамәлләр – Аллаһы Тәгаләнең без үтәргә тиешле әмерләре. Гөнаһ эшләгәннән соң тәүбә итү шулай ук фарыз булып санала. Аллаһы тыйган нәрсәләрдән – хәрәмнән без сакланырга тиеш. Раббыбыз кушканнарны үтәмәгән, шул исәптән гөнаһ эшләгәннән соң тәүбә итмәгән өчен җәза булырга мөмкин. Гөнаһ эшләүченең бу дөньяда ук инде зур сынауларга дучар ителүе ихтимал. Шуңа күрә һәрвакыт һәм бөтен җирдә, тел һәм калеб белән, тәсбих намазы укыганда бөтен тән һәм күңел белән Аллаһыдан гафу кылуын сорарга кирәк. Монда Раббыбызның шәфкать-мәрхәмәте, рәхмәте һәм котылу юлы яшеренгән. Тәүбә истигъфар кылу күңелне сафландыра, җан тынычлыгы бирә.

  1. Аллаһыга ялваруның иң яхшысы – истигъфар.
  2. Истигъфар кылучыга Аллаһы Тәгалә мал-мөлкәтне үзе көтмәгән җирдән китереп бирә.
  3. Аллаһы Тәгалә ихлас күңел белән тәүбә итүчеләрне ярата.
  4. Истигъфар кылу барлык гөнаһларның да кичерелүенә сәбәп булып тора. Коръәндә болай дип әйтелгән: “Кем дә кем (башка берәүгә карата) начарлык эшләп яки (үзе белән бәйле бер-бер гөнаһ кылып), үз-үзенә золым итеп, соңыннан Аллаһтан ярлыкау сораса, Аллаһны (гөнаһларны) Гафу итүче (тәүбә итүчеләргә карата бик) Рәхимле дип табар” (“Ән-Ниса” сүрәсе, 110 нчы аять).
  5. Истигъфар кылу җәзадан коткара. Коръәндә болай диелгән: “Син араларында булган чакта, Аллаһ аларны җәзаландырмаячак. Алар мәгъфирәт сораган чакта да, Аллаһ аларны җәзаландырмаячак” (“Әл-Әнфәл” сүрәсе, 33 нче аять).
  6. Тәүбә кылу кайгыру һәм борчылулардан арындыра.
  7. Истигъфар кылу кешене ике дөнья бәхетенә ирештерә. Коръәндә болай дип әйтелгән: “Сез (бәла сорыйсы урында, тәүбәгез кабул ителеп), рәхмәт ителүегез өчен, Аллаһтан ярлыкау сорасагыз иде” (“Ән-Нәмл” сүрәсе, 46 нчы аять).
  8. Бала табарга теләүче тәүбә-истигъфар кылсын.
  9. Аллаһы истигъфар кылучыларны корылыктан коткарыр.

Галимнәр “Сәйидүл истигъфар” дип аталган китапны ешрак укырга киңәш итәләр: “Әй, Аллаһ, Син – минем Раббым, Синнән башка раббы юк. Син мине яралттың, мин – Синең колың. Сиңа вәгъдә иткәннәргә көчемнән килгән кадәр тугрылыклы булырмын. Үзем эшләгән начарлыктан Сиңа сыенам, Син миңа күрсәткән рәхим-шәфкатьне таныйм, үземнең гөнаһларымны таныйм, ярлыка, гафу кыл мине, чөнки, хаклыкта, Синнән башка беркем дә гөнаһларны кичерми!”

Тәүбә-истигъфар сүзләре болай яңгырый: “Әстәгъфируллахәль-әзыйм вә әтүбү иләйк” – “Әй, Аллаһ, гафу кылуыңны сорыйм һәм Синең каршыңда тәүбә итәм”.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Гөнаһлары өчен тәүбә кылучы гөнаһсыз кебек була” (Ибн Мәҗә, Зүһд, 30).

Ул (с.а.в.с.) шулай ук болай дип киңәш биргән: “Кайда гына булсаң да, Аллаһыдан курык, начарлык эшләгәннән соң ук игелекле гамәл кыл, ул начарлыкны сөртеп алачак, һәм кешеләр белән мөгамәлә кылган вакытта күркәм әхлаклы булырга тырыш”.

Аллаһы Раббыбыздан бөтен өммәтебезнең барлык гөнаһларын да кичерүен, гафу итүен, ярлыкавын сорыйбыз.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.