Милләтебезнең киләчәге

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбендә халкыбызның киләчәге тәрбияләнә. Милли мәгариф учагында 11 сыйныфны тәмамлаучыларга урта гомуми белем турында аттестатлар тапшыру тантанасы узды.

Унбер ел буе аеруча тырышып укыган ике сәләтле кызга – Гөлназ Ханәфиева белән Аделина Хисмәтулловага “За особые успехи в учении” дип аталган алтын медальләр тапшырылды. Ә аларның сыйныфташлары Похвальный грамоталар һәм мәктәпнең иҗтимагый, мәдәни, спорт тормышында актив катнашкан өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

“Медалист кызларыбыз Гөлназ Ханәфиева белән Аделина Хисмәтуллованы чын күңелдән котлыйм. Алар зур тырышлык куйдылар, имтиханнарга бөтен көчләрен эшкә җигеп әзерләнделәр. Бу – педагогика коллективының фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Шуңа күрә укытучыларга рәхмәт сүзләре юллыйм. Шулай ук ата-аналарга рәхмәт әйтәсем килә. Әти-әниләр – балаларны милли рухта тәрбияләүдә төп терәгебез һәм ярдәмчеләребез”,- ди 22 нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева.