Красный Гуляй татарлары күңел ачты

Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсе стадионында Сабан туе гөрләп узды. Район администрациясе, мәдәният хезмәткәрләре һәм җирле татар автономиясе тырышлыгы белән оештырылган бәйрәмгә йөзләгән милләттәшебез килгән иде.

Сенгилей районы депутатлар Советы рәисе Александр Кудряшов, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Наталья Нуждина һәм Красный Гуляй шәһәр җирлеге хакимият башлыгы Валерий Иревлин милләттәшләребезне бәйрәм белән котлап, хезмәт алдынгыларына, татар автономиясе эшчәнлегендә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Ә Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының Ульяновск бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфирә Алиакберова өлкә татар автономиясенең тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Меңьеллык тарихы булган Сабантуй бөтен планета буйлап атлый, бүген ул күп милләтле, кунакчыл Сенгилей җиренә килеп җитте, диде ул. Красный Гуляй һәм Силикатный мәчетләре имамнары Рәмис хәзрәт белән Мәүлет хәзрәт халыкны мәчет-мәдрәсәгә илтүче сукмакны табарга, милли һәм дини йолаларыбызны үтәп, кадерләп яшәргә өндәделәр.

Аннары милләттәшләребезне җыр-биюле концерт программасы, кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар, осталык һәм өлгерлек конкурслары, татар халык ашлары һәм татарча китаплар, тормыш-көнкүреш әйберләре күргәзмәләре көтә иде.

“Красный Гуляй Сабан туенда татарлар белән бергә руслар, чувашлар, мордвалар, украиннар да күңел ача. Алар киемнәребезгә сокланалар, җырларыбызны рәхәтләнеп тыңлыйлар, милли ризыкларыбыз белән сыйланалар, чәкчәк белән гөбәдияне аеруча яраталар инде. Менә шулай татарның милли бәйрәме барча халыкны берләштерә, очраштыра, дуслаштыра”,- ди Красный Гуляй мәдәният йорты җитәкчесе Венера Хусаинова.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.