Корбан бәйрәме якынлаша

Җомга вәгазе

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әлхәмдүлилләһ, мөбарәк Зөлхиҗҗә аебыз башланды. Бу ай Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, бәрәкәте һәм мәгъфирәте белән тулган.

Бүген Зөлхиҗҗә аеның икенче көне. Тагын сигез көннән, Аллаһы кушса, Корбан бәйрәмебез булачак. Гарәфә көне 8 июльгә туры килә. Бу көнне бөтен хаҗилар Мәккәи Мөкәррәмә янындагы Гарәфә тавына барып, шунда намазлар укып, догалар кылып, гафулык сораячаклар. Аларга бераз гына булса да охшар өчен без дә бу көннәрдә гыйбадәт кылуыбызны арттырырга тиеш. Шуның өчен иртәгә һәм иртәдән соңга ураза тотарга тырышырга кирәк. Әлеге көннәрдә тоткан ураза өчен исәпсез-хисапсыз әҗер-саваплар бирелә. Бу әҗерләрдән мәхрүм калмыйк, җәмәгать.

Имам Мөслим риваять иткән хәдисе-шәрифтә китерелгәнчә, сөекле Пәйгамбәребездән (с.а.с.) Гарәфә көнендә ураза тоту турында сорагач, ул: “Гарәфә көнендә ураза тотучы кешенең үткән елгы һәм киләчәк елның бөтен гөнаһлары да гафу ителер”,- дип әйткән.

Гайшә анабыз (р.а.) Мәсрук (р.а.) исемле сәхабәгә болай әйткән: “Әй, Мәсрук, Пәйгамбәребезнең (с.а.с.) Гарәфә көнендә тоткан ураза өчен 1000 көнлек нафел  уразасының әҗер-савабы бирелүе турында әйтүен син ишетмәдең мени?”

Башка хәдисе-шәрифтә Гайшә анабыз (р.а.) болай әйткән: “Аллаһы Тәгалә Гарәфә көнендә үзенең колларын тәмуг утыннан азат иткән кадәр башка һичбер көндә дә азат итми. Аллаһы Тәгалә колларына карата мәрхәмәтен күрсәтә һәм фәрештәләр алдында аларны мактый”. 

8 июльдән, ягъни Гарәфә көненең иртәнге намазыннан башлап 12 июльнең икенде намазына кадәр һәр фарыз намаздан соң тәшрикъ тәкбирләре әйтергә кирәк. Ир кеше җәмәгать белән укыса да, ялгыз гына укыса да, тавыш белән тәкбир әйтергә тиеш. Хатын-кызлар тәшрикъ тәкбирләрен тавышсыз әйтәләр. Бу турыда “Бәкара” сүрәсенең 203 нче аятендә болай әйтелә: “Аллаһы Тәгаләне санаулы көннәрдә зикер итегез”. Мөфәссирләр бу аятьне аңлатканда, санаулы көннәр - хаҗилар Минада булган көннәр, дип әйткән.  Шулай ук бу көннәрне тәшрикъ көннәре дип тә йөртәләр. Тәкбир болай әйтелә: “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр. Ләә иләәһә иллә Аллаһу ваЛлаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр, вә лилләһил хәмд”. Һәр фарыз намаздан соң бер тапкыр тәкбир әйтү - ваҗиб, өч тапкыр әйтү сөннәт санала. 

Корбан бәйрәме көннәрендә корбансыз калудан куркырга кирәк. Чөнки хәдисе-шәрифләрдә корбан чалуның әһәмияте һәм бәрәкәте турында бик күп аңлатыла, бу турыда аерым китаплар азылган. Корбан чалынган җирдә сугышлар булмас, анда Аллаһының рәхмәте һәм бәрәкәте булыр, корбан хөрмәтенә Аллаһы Тәгалә килә торган бәла-казаларны кире кайтарыр.

Корбанның беренче тамчы каны җиргә төшү белән корбан чалдыручының бөтен гөнаһлары да гафу ителер. Әгәр кешенең мөмкинлеге була торып та корбан чалмаса, корбаннан чыгарга тиешле канның ел буена шушы кешедән яки якыннарыннан агып чыгуы бар. Кыямәт көнендә корбанлык хайваннарыбыз безгә Сират күпереннән чыгарга ярдәм итәчәк.

Тормыш алып бару өчен кирәкле әйберләрне бурычка акча алып булса да юнәтергә тырышабыз. Ә менә дөнья һәм ахирәтебездә безгә ярдәм итәчәк, Аллаһы Тәгаләнең әмере һәм Пәйгамбәребезнең (с.а.с.) сөннәте булган корбан чалу өчен, сарык юнәтергә кайдан акча алыйм икән, дип уйлый башлыйбыз. Кайбер галимнәр, акчасыз кеше бурычка алып булса да корбан чалырга тырышсын, диләр. Шуңа күрә Аллаһының рәхмәтенә ирешергә тырышыйк, корбан мәҗлесләре үткәреп, тәкбирләр әйтеп, өйләребезне нурландырыйк.

Пәйгамбәребез (с.а.с.) үзенең хәдисендә болай әйткән: “Хәленнән килеп тә  корбан чалмаган кеше безнең мәчетебезгә якынлашмасын”. 

Кайбер кешеләр: “Мөмкинлегем юк шул, корбан чала алмыйм. Әгәр нисабым җитсә, бай булсам, әлбәттә, корбан чалыр идем”,- дип әйтәләр. Бу дөрес сүзләр. Ярлы, мохтаҗ кешеләр өчен корбан чалу ваҗиб түгел, алар чалмаса да ярый. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: Пәйгамбәребез (с.а.с.) бик ярлы була, кайбер көннәрдә ашарга ризык табалмый, ләкин корбан аенда һәр елны, нисабы булмаса да, ике корбан чала. Берсен - үзе һәм гаиләсе өчен, икенчесен корбан чалырга көче җитмәгән өммәте өчен чала. Али (р.а.) да нәкъ шулай эшли. Һәр елны үз исеменнән һәм сөекле Пәйгамбәребез (с.а.с.) исеменнән корбан  чалырга мөмкинлек таба. Хәсән әл-Бәсри (р.а.) болай дип әйткән: “Алиның (р.а.) ике сарыкны корбанга бугазлавын күрдем һәм Рәсүлүллаһның (с.а.с.) миңа үз исеменнән корбан чалуны васыять итүен ишеттем. Ике корбанның берсе минем исемнән, икенчесе Рәсүлүллаһ (с.а.с.) әфәндебез исеменнән чалына, диде Али (р.а.)”. 

Шуңа күрә кешенең мөмкинлеге булса, ахирәт көнендә Пәйгамбәребезнең (с.а.с.) шәфәгатенә һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешер өчен, Рәсүлүллаһ (с.а.с.) исеменнән корбан чалырга рөхсәт ителә һәм бу шәригатебездә хупланган гамәлләрдән санала. Ләкин бу өстәмә гамәл булып тора. Иң башта үзебез турында уйларга кирәк. Әгәр корбан чалу үзебезгә ваҗиб икән, ваҗибны калдырып, мөстәхәбләрне эшләргә тырышу, бурычлы булган вакытта бурычны түләмичә сәдака өләшүгә тиң. Шуның өчен иң башта бурычыбызны түләргә - ваҗибны үтәргә кирәк, аннары гына мөстәхәбләрне эшләргә була. Корбан чалу ваҗиб булмаса да, иң беренче аны үзебез өчен чалырга тиешбез, аннары гына Пәйгамбәребез (с.а.с.) һәм башкалар исеменнән чалырга мөмкин.

Вафат булган әти-әниләребез һәм туганнарыбыз өчен корбан чалу - бик дөрес гамәл. Аларга, ин шәә Аллаһ, бөтен әҗер-саваплар барып ирешәчәк. Мәрхүмнәр исеменнән сәдака бирергә дә, хаҗ кылырга да һәм корбан чалырга да ярый.

Корбан итен өләшүче кешеләр өч төркемгә бүленә:

  1. Сәбикун. Дәрәҗә буенча бөтенесен узып китүчеләр. Бу бик зур дәрәҗә, Аллаһка якын булган кешеләр дәрәҗәсе. Бу дәрәҗәгә ирешкәнкешеләркорбан чалгач бөтен итен ярлыларга һәм мохтаҗларга өләшәләр, үзләренә бернәрсә дә калдырмыйлар. Ибраһим (а.с.) һәм башка бик күп пәйгамбәрләр шулай эшләгән. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.с.) тормышына багышланган китапларда Рәсүлүллаһның (с.а.с.) корбан итенең бер өлешен тәм итүе, калганын фәкыйрьләргә өләшеп бетерүе хакында әйтелә.
  2. Мүктәсыйт. Урта хәлле кешеләр. Бу төркемгә керүчеләр корбан итен өч өлешкә бүлә. Бер өлешен башкаларга сәдака итеп бирәләр, икенчесеннән мәҗлес үткәрәләр, өченче өлешен үзләренә калдыралар. Болай эшләү -Пәйгамбәребезнең (с.а.с.) сөннәте.
  3. Авам. Иң гади халык шулай эшли. Алар Аллаһы ризалыгын өмет итеп корбан чала. Һәм бөтен итне үзләренә калдыралар, башка кешеләргә  бирмиләр. Болай эшләү шәригатьтарафыннан тыелмый. Ярлы, мохтаҗ кешеләргә шулай эшләргә ярый. Ләкин байларныңөләшмичә, итне тулысынча үзләренә калдыруы динебез тарафыннан хупланмый.

Корбан итен бирү өчен иң изге һәм әҗер-саваплы урын - мәдрәсәдә укучы шәкертләр. Бу балалар динне өйрәнергә тырышалар, намаз укыйлар, араларында ятимнәр дә бар. Аларның догалары кабул була, ин шәә Аллаһ.

Шулай ук корбан итеннән күршеләребезгә өлеш чыгарырга кирәк. Әгәр күршеләребез христиан яки яһудилек динендә булса, корбан итен бирергә ярый, чөнки алар әһли китап кешеләренә керә. Корбан итендә бәрәкәт, Аллаһының рәхмәте һәм ризалыгы бар. Бәлки, корбан итен ашап, аларның да күңеленә иман, һидаять һәм Коръән нуры керер, иман китерү насыйп булыр. Ә менә кәферләргә һәм атеистларга корбан итен бирү тыела.

Корбанны ниятләгән кеше үзе чалса – иң яхшысы. Әгәр чала алмаса,  чалучы кешегә вәкаләт биреп, бу эшне аңа тапшырырга тиеш. Корбан чалынган вакытта кеше корбанлыгы янында басып торса, яхшы була, чөнки Пәйгамбәребез (с.а.с.) үзенең кызы Фатыйманың (р.а.) корбанын чалган вакытта болай әйткән: “Әй, Фатыйма, кил, корбаның янында басып тор, чөнки беренче тамчы каны җиргә төшү белән бергә кылган бөтен гөнаһларың гафу ителер”. 

Корбанны бугазлагач, җаны чыкканнан соң, ниятләгән кеше ике рәкәгать намаз укырга тиеш. Кайбер җирләрдә бу намазны имамнан укыталар. Бу дөрес түгел. Һәрбер кешенең укыган намазы бары тик үзе өчен генә. Бер кеше башка кешеләр өчен намаз укый алмый. Укыса да, башкалар өстеннән бурычы төшми. Әгәр корбан чалучы кеше намаз укый белмәсә, өенә керсен, намазлык өстендә Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кылсын, аннары дога укысын, Раббыбызга күңелендә булган теләкләрен, сорауларын җиткерсен.

Пәйгамбәребәз (с.а.с.) болай дип әйткән: “Корбан чалганнан соң, кулыгыздагы пычакны куегыз һәм ике рәкәгать намаз укыгыз. Бу намазны укыгач, дога кылыгыз, Аллаһыдан нәрсә сорасагыз, шуны бирә”.

Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә бөтен изгелекләребезне дә кабуллардан кылсын, барчабызның да гөнаһларын гафу итсен. Әмин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.