Милли йолаларыбызны онытмыйк!

Николаевка районы Зур Чирекле авылының барлык мәдәният учаклары да "Китапханә төне-2022" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә кушылды. Без аны татар халкының гореф-гадәтләренә багышлап үткәрдек.

Авылыбыз китапханәсе мөдире Гөлнур Айсә кызы Бирюкова, "Йолдызлык" мәдәният һәм ял итү үзәге җитәкчесе Гөлфируз Ильяс кызы Ягудина һәм “Өмет” актив озак яшәү үзәге (ЦАД "Надежда") хезмәткәре Раилә Кәбир кызы Сулейманова "Китапханә төне-2022" Бөтенроссия акциясе уңаеннан авылыбызда зур чара уздырдылар.

Татар-мөселман халкының күркәм йолаларына, гореф-гадәтләребезгә багышланган бу кичәдә егермегә якын өлкән яшьтәге авылдашым һәм мәктәп укучылары катнашты.

Мөселман күлмәкләре кигән укучылар, мәдәният һәм ял итү үзәге хезмәткәрләре кунакларны матур итеп, бик тә җылы, ачык йөз белән каршы алдылар.

Мөбарәк кичәне Фәридә Исхак кызы Шафеева Коръәни-Кәримнән сүрәләр уку белән башлап җибәрде. Аннары ул барча әрвахларның да рухларын шатландырып дога кылдырды. Ун елга якын авылыбыз китапханәсе мөдире булып эшләгән Равилә Гаяз кызы Рафикованың якты дөньядан бакыйлыкка күчүенә 29 майда бер ел булды. Аңа нибары 42 яшь иде бит. Равиләбезне җылы сүзләр белән искә алдык һәм рухына багышлап дога кылдык. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә, рухы шат булсын!

Кичәнең гаҗәеп бай эчтәлекле программасында халык җырларын башкару, мөнәҗәтләр әйтү, бәетләр уку, татарча шигырьләр сөйләү, “Аулак өй” уеннары, милли ризыкларыбыз белән чәй өстәле каралган иде.

Истәлекле очрашуны мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның татар халкы гимнына әверелгән "Туган тел"е белән  башлап җибәрдек. Аннары "Өмет" үзәге хезмәткәре Раилә Кәбир кызы җитәкчелегендә бик тә тырышып әзерләнгән мәктәп укучылары үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Диния Сулейманова "Уфтанма" дигән җырны матур итеп башкарды. Аңа 4 яшьлек сеңелесе Камилә дә кушылды. Камилә Ягудина Тукайның "Туган тел" шигырен сәнгатьле итеп яттан сөйләде һәм безгә табышмаклар да әйтте әле. Динә Сулейманова, Мәрьям Тимербулатова, Камилә Ягудина, Фатыйма Даньялова, Динә Махмутова, Хава Айбулатова, Адилә Махмутова һәм Хава Даньялова җирле шагыйрә Халимә Адельша кызы Рамазанованың шигырьләрен укыдылар.

Заһирә әби Куликова үзенең мәрхүмә кызына багышлап язган бәетне күңелләрне тетрәндерерлек итеп укыды һәм Тукайның шигырен сөйләде. Фәридә Исхак кызы әнисенә багышлап иҗат иткән шигырьләрне яңгыратты. Асия Ризван кызы Сулейманова үзе язган бәетләрне халыкка җиткерде һәм "Пәйгамбәребез туды" исемле мөнәҗәтне әйтте.

Аннары авылыбыз гармунчылары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Юнес Җиһанша улы Богапов кулына гармун алып, борынгы татар көйләрен оста итеп башкарды. Ул шулай ук "Туган авылым", "Күбәләгем", "Сарман", "Умырзая" һәм әниләр турында җырлары белән авылдашларның күңелен күтәреп җибәрде. Сания Сәбит кызы Аюпова һәм Нәсиха Харис кызы Ибраева гармунда татар халык көйләрен дәртле итеп уйнадылар.

Без яшь вакытта “Аулак өйләр”дә уйнаган “Дүртле”, “Алтылы”, “Көймә”, "Йөзек салу", "Чияле" кебек искиткеч мавыктыргыч бию һәм уеннарны, такмакларны искә төшергәч, балалар да кызыксынып безгә кушылды. "Каз өмәсе", "Аулак өй", “Ярәш туе", яшь балаларга “Күз тию”, “Тәкә кирелчәге”, "Эт йоны", “Авызга ак төшү”, бала озак йөреп китмәсә, "Кыршау кисү", "Курыкканны койдыру" кебек онытыла башлаган борынгы йолаларны да искә төшердек. Бала-оныклар тәрбияләгәндә бу йолаларны барыбызга да кулланырга туры килде бит. Әби-бабайлардан безгә рухи мирас булып күчкән гореф-гадәтләр турында сөйли-сөйли вакыт узганын сизмичә дә калдык. 

"Хәзерге вакытта бик күп гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз онытылып бара. Шуңа күрә ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен, традицияләрен искә алып, шундый җылы эчтәлекле очрашуларны ешрак оештырырга кирәк. Борынгыдан килгән милли һәм дини гореф-гадәтләребез буыннан-буынга күчеп, дәвамлы булсын иде",-диде авыл администрациясе хезмәткәре Кадрия Дамир кызы Нугайбекова.

Очрашу милли ризыклардан сыгылып торган табын артында тәмләп чәй эчү белән тәмамланды. Заһирә әби Коръән сүрәләре укып аш-су әзерләүчеләргә, шушы кичәне матур итеп оештыручыларга - Гөлнур Айсә кызы, Раилә Кәбир кызы, Гөлфируз Ильяс кызы белән Алисә Айсә кызына рәхмәт әйтеп, теләкләр теләп, дога кылдырды. Аллаһы Раббыбыз аларга исәнлек-саулык, иман байлыгы,эшләрендә зур уңышларга ирешергә, гаилә тынычлыгы, ак бәхетләр насыйп итсен. Ил-көннәребез, җаннарыбыз тыныч булсын!

“Китапханә төне-2022” акциясендә катнашучылар исемлеге белән дә таныштырып үтәсем килә. Менә алар: Заһирә әби Куликова, Халимә Рамазанова, Кадрия Нугайбекова, Гөлфия Ибраева, Фәридә Шафеева, Наҗия Махмутова, Нәсиха Юсупова, Сания Юсупова, Сания Рафикова, Наилә Бирюкова, Юнес Богапов, Сәра Богапова, Сәгадәт Махмутова, Нәсиха Ибраева, Сания Аюпова, Сания Аюпова, Асия Махмутова һәм мәктәп укучылары.

Халимә РАМАЗАНОВА,

Зур Чирекле авылы.