Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Милләттәшебез Минзефа Шевкун апрель башында Луганск халык республикасыннан Ульяновскига күченеп килде. Ул йорт-җирсез калган, якыннарын югалткан, сәламәтлеге дә какшаган.

Хастаханәдә дәваланып чыкканнан соң, Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов аның өенә барып хәлен белгән. Ул ярдәмгә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге кешене азык-төлек, көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена әйберләре белән сөендергән.

– “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дигән сүзләр - минем өчен буш сүзләр түгел ул. Бу – авыр тормыш ситуациясенә элеккән кешегә чын ихластан ярдәм итү, булышлык күрсәтү теләге. Гай проспектындагы йортта көн күрүче яңа күршеләре Минзефа Әсәдулла кызына һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр, ул аларның кайгыртучанлыгын, җылы мөнәсәбәтен тоеп яши, моның өчен игелекле, киң күңелле кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә,- ди шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов.