Власть органнары белән уртак тел табып эшлибез

17-18 июньдә Ульяновскида Федераль Сабантуй бәйрәме үтәчәк. Ерак гасырлардан, тәңречелек заманыннан килгән әлеге бәйрәм халыкны берләштерә, күңелләрне күтәрә, аны көтеп алалар, аңа әзерләнәләр, аннары озак вакыт искә төшереп сөйлиләр.

Сабантуй игенчеләр бәйрәме буларак барлыкка килә, аны зур хезмәт куеп, тир түгеп, җир сөрү һәм чәчү эшләрен тәмамлаганнан соң үткәрәләр. Бу бәйрәм -җир кешесе өчен үзенә күрә бераз ял итеп алу мөмкинлеге. Шул ук вакытта ул мул уңышка, димәк, киләчәктә яхшы һәм имин тормышка өметләнү дә әле.

Хәзерге вакытта әлеге данлыклы бәйрәм Сахалиннан алып Калининград өлкәсенә кадәр татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә, шулай ук дөньяның бик күп илләрендә уздырыла. Кагыйдә буларак, апрель аенда ул Америкада башлана, май аенда – Европада, июньдә – Россиядә, декабрьдә Австралиядә гөрләп үтә. 2002 елда Сабантуй бәйрәме ЮНЕСКОның дөньякүләм әһәмияткә ия матди булмаган мәдәният һәйкәлләре исемлегенә кертелде.

2010 елда халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча Ульяновск өлкәсендә 150 мең татар кешесе яши. Идел буе төбәкләре арасында Татарстан Республикасыннан соң бу икенче күрсәткеч. Өлкәбездә бер меңнән артык торак пункты бар, шуларның 67се - татар авыллары. Иске Кулаткы районы халкының 96 проценты татарлар. Яңа Малыклы районында яшәүче халыкның – 31 процентын, Чардаклы, Павловка һәм Николаевка районнарында көн күрүчеләрнең 20 проценттан артыгын татарлар тәшкил итә. Ульяновск өлкәсендә без – татарлар күбәү.

1997 елда Россиядә беренчеләрдән булып Ульяновск шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе булдырыла, аннары аңа өлкә автономиясе статусы бирелә. Власть органнары белән актив хезмәттәшлек итүче автономия башкарма комитеты барлык милли-мәдәни чараларны оештыручы һәм язучылар, төбәкчеләр берләшмәләре, “Ак калфак” оешмасы, мөселман хатын-кызлар союзы, “Татар гаиләсе” фонды, татарча көрәш федерациясе, яшьләр оешмасы кебек милли җәмәгатьчелекнең координаторы булып тора. Аларның җитәкчеләре башкарма комитет һәм президиум составына керә. Өлкәнең барлык авыл һәм шәһәр районнарында татар милли-мәдәни автономиясенең советлары эшләп килә.

Сембер губернасы – хәзерге Ульяновск өлкәсе татарлары төбәк һәм илнең экономик, сәяси һәм мәдәни тормышының барлык сфераларында да актив катнашалар. Ульяновск төбәге татарларыннан 10 кеше – Советлар Союзы Герое, 1 кеше – Россия Герое, 5 кеше – Социалистик Хезмәт Герое, 3 кеше – Дан орденының тулы кавалеры, 1 кеше Хезмәт даны ордены кавалеры исеменә лаек була. Бик күп кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Сиксәннән артык кеше – укытучылар, врачлар, аграрийлар һ.б. РФнең атказанган хезмәткәре исемен йөртә.

Өлкәбездә власть органнары ярдәмендә һәм автономиянең актив катнашында ана телен һәм милли мәдәниятне саклап калу буенча зур эш башкарыла. Йөздән артык мәктәптә туган телебез өйрәнелә, ел саен өлкә олимпиадасы үткәрелә, “Юность” балаларга белем бирү үзәгендә милләтара профильле смена оештырыла. Соңгы 30 ел эчендә автономия һәм “Өмет” газетасы редакциясе булышлыгы белән татар авторларының йөздән артык китабы басылып чыкты, шуларның утыздан артыгы татар авыллары тарихына багышланган. Сембер-Ульяновск төбәге татарларының энциклопедиясе нәшер ителде. Бүгенге Сабантуй алдыннан аның өстәмәләр кертелгән басмасы дөнья күрде. Ике-өч елга бер тапкыр “Сембер язлары” альманахы чыгып килә. 1989 елдан бирле атна саен “Өмет” өлкә татар газетасы чыга, тиражы – 5 мең данә.

2008 елда Ульяновскида Татар мәдәният үзәге ачу өчен бина бирелде. Хәзер ул уңышлы гына эшләп килә, методик үзәк булып тора.

Бүген өлкәбездә җиде татар үзешчән театры эшли. Барлык мәдәният учреждениеләрендә дә үзешчән сәнгать коллективлары оештырылган, алар татар халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап калуга зур өлеш кертә. Шәһәребезнең “Бердәмлек” (“Содружество”) китапханәсе татар китабын халыкка җиткерү юнәлешендә актив эш алып бара.

Татар автономиясе озак еллар дәвамында регион, ил үсешенә җитди өлеш керткән, милли проблемалар белән шөгыльләнгән татарларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча җитди эш башкара. Безнең тәкъдимне исәпкә алып, Ульяновск шәһәренең дүрт урамына данлыклы милләттәшләребез исеме бирелде. Өлкә районнары һәм авылларында алар истәлегенә бер һәйкәл, биш бюст һәм унбер мемориаль такта куелды.

Тулаем татар халкы кебек үк, Ульяновск татарлары да кунакчыл, кунак каршы алырга һәрвакыт шат. Моны без 2003 елда – Димитровградта, 2009 елда – Ульяновскида, 2016 елда Иске Кулаткыда узган федераль Сабантуй бәйрәмнәрендә күрсәтергә тырыштык. “Сабантуй-2022” дә уңышлы узар дип ышанабыз. Милли бәйрәмебез кунакларын чын күңелдән сәламлибез һәм күтәренке кәеф телибез!

Рифгат АХМЕДУЛЛОВ,

Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисенең беренче урынбасары – башкарма комитет рәисе.