Татар йорты

1995 елдан бирле Ульяновск шәһәрендә Татар мәдәният үзәге уңышлы гына эшләп килә. Милләттәшләребез аны бик тә хаклы рәвештә Татар йорты дип йөртәләр.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сафина җитәкчелек иткән әлеге үзәк милләттәшләребез өчен аралашу һәм милли мәсьәләләрне чишү, талантлы кешеләргә үзләренең иҗади осталыкларын ачу, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышу урыны булып тора.

Бүген үзәк карамагында җиде коллектив – “Идел” бию ансамбле, “Хыял тамчылары” вокаль ансамбле, “Урама” фольклор ансамбле, Барый Тарханов исемендәге халык театры, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, “Татар гаиләсе” фондының бүлекчәсе, “Яңа дулкын” яшьләр оешмасы эшли. Үзәк үзенең татар мәдәниятен, милли гореф-гадәтләр һәм йолаларны саклап калып үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлеген өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән берлектә алып бара.

Мәдәният үзәгенең иҗат коллективы тырышлыгы белән өлкә районнарында Татар теле һәм мәдәнияте көннәре үткәрелә. Ел саен үзәктә үзешчән һәм халык театр коллективларының Барый Тарханов исемендәге төбәкара фестивале уза. Яшь талантлар “Әпипә” өлкә хореография конкурсын көтеп алалар. Әлеге бәйге кысаларында хореография буенча мастер-класслар уздырыла. Ә солистлар һәм вокаль ансамбльләр “Сембер җыры” фестиваль-конкурсында бик теләп катнашалар. Җирле рәссамнар һәм кул осталары катнашында “Туган якның 17 мизгеле” һәм “Әбием сандыгыннан” дип исемләнгән күргәзмәләр оештырыла. Сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышланган “Тукай әсәрләре минем күңелемдә” балалар иҗат конкурсы да күптән инде традициягә керде. Үзәк хезмәткәрләре өлкә Сабан туен оештыруга һәм үткәрүгә зур өлеш кертәләр. Милли бәйрәм ел саен дистәләгән мең кешене бер мәйданга – Җиңү паркы белән ипподромга җыя. Ә көз көне уза торган “Сөмбелә” гаилә бәйрәменә әверелде. Анда халкыбызның кунакчыллыгы, милли йолалары һәм гореф-гадәтләре чагылыш таба.

Татар мәдәният үзәге – ул өлкә районнарының клуб учреждениеләре өчен методик база. Үзәк коллективы татар автономиясе белән берлектә Ульяновскида, район үзәкләрендә, татар авылларында һәм бистәләрдә ел саен утыздан артык милли-мәдәни чара оештыра. Алар татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга, халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыгуга юнәлдерелгән.