“Эш-гамәлләр нияттән чыгып бәяләнә”

Җомга вәгазе

Изге Рамазан ае тәмамланды. Шәүвәл ае уразасын барыбыз да тотмадык әле. Кайберләренең Рамазан ае өчен дә бурычлары бар. Кемдер фарыз уразасын тотудан канәгатьлек хисе кичереп, дөнья мәшәкатьләренә кереп чумды. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Бер эшне тәмамлаганнан соң, икенчесенә кереш” (“Шәрх”, 7). Шуңа күрә фарыз уразасын тотканнан соң, өстәмә уразаны тоту кирәклеге турында искә төшереп үтәбез. Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Шәүвәл аенда алты көн ураза тотарга киңәш итә: “Рамазан ае уразасын тотканнан соң, Шәүвәл аеның алты көн уразасын өстәүче ел буе ураза тоткан кебек әҗер-савап алыр” (Мөслим). Рәсүлебез (с.а.в.с.) сүзләреннән аңлашылганча, игелекле гамәл өчен ун әҗер-савап языла - 36ны 10га тапкырлап, 360 савап килеп чыга, ягъни елның һәр көнендә ураза тоткан булабыз. Шәүвәл ае уразасының икенче хикмәте – җиренә җиткереп үткәргән Рамазан ае. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Оҗмах әһелләренә җәннәт әһелләренең гамәлләре җиңеләйтелде” (Әбү Давыд).

Ураза тоту, зәкят түләү фарыз гамәл булып саналган Рамазан аеннан соң кешегә табигате канәгатьлек хисе кичерергә куша. Тәкъвалы кешеләр, берәр төрле яхшылык эшләргә җыенгач, ниятләренең ихласлыгы өчен борчылган, аннары Аллаһы Тәгалә гамәлләрен кабул кылуы турында кайгырган. Ислам динендә бик күп нәрсә ниятнең нинди булуына бәйле. “Эш-гамәлләр нияттән чыгып бәяләнә”,- дип әйткән Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә. Шуңа күрә безнең ниятләребез бары тик Рамазан аенда гына активлык күрсәтү белән чикләнергә тиеш түгел. Аллаһы Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү өчен һәрвакыт актив булырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Аллаһы аз, әмма даими булганны ярата” (Мөслим). Елның кайсы вакыты булуына карамастан, без Аллаһының ризалыгына ирешү юлында актив булып калырга тиеш. Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итүдә актив позициягә ия булырга кирәк. Күпме эшли алуыбыз мөһим түгел, ничек, ни рәвешле тырышуыбыз мөһим. Безнең Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) кадәр бик күп пәйгамбәрләр булып киткән, кайберләренең дәвамчылары бөтенләй булмаган. Әмма бу алар бернәрсәгә дә ирешә алмаган дигәнне аңлатмый. Раббыбызның ризалыгына ирешү юлында тырышлык куюлары һәм ниятләре ихлас булуы өчен Аллаһы аларны Үзенең җәннәтләренә кертәчәк. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Кешегә үзе омтылган нәрсә генә булачак” (“Ән-Нәҗм” сүрәсе, 39). Җир йөзендә безнең төп вазыйфабыз, ягъни миссиябез – Аллаһының ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү. Раббыбыз кушканнарны үтәмичә генә, Аның ризалыгына ирешүе мөмкин түгел. Шуны һәрвакытта да исебездә тотсак иде – Аллаһы Тәгалә белән мөнәсәбәтләрдә без икейөзлелек (лицемерие) күрсәтмибезме соң?!

Аллаһы Тәгаләнең шәфкать-мәрхәмәте күпкә арткан Кадер кичәсенә бәйле рәвештә Рамазан аеның соңгы төннәре аеруча зур әһәмияткә ия. Рамазан ае тәмамлаганнан соң да гыйбадәт кылуда һәм активлыкта ихласлык күрсәтү  мөһим. Шуны һәрвакытта да исебездә тотыйк: барлык эш-гамәлләр дә нияттән һәм нәтиҗәдән чыгып бәяләнә. Пәйгәмбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Эш-гамәлләр нәтиҗәсенә карап бәяләнә” (Ибн Хиббән). Шуңа күрә Рамазан ае тәмамланганнан соң да ураза тотуны туктатмаска кирәк. Мәчеткә илтүче юлны онытмаска һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен мохтаҗларга ярдәм күрсәтүне туктатмаска кирәк. Безнең иманыбыз, изге көннәрдә һәм төннәрдә генә түгел, һәрвакыт көчәя барырга, ныгырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) һәр намаздан соң менә шушы доганы укырга кушкан: “Йә, Аллаһ, Сине зикер кылырга, искә алырга, Сиңа рәхмәтле булырга һәм  Сиңа иң яхшы рәвештә гыйбадәт кылырга миңа ярдәм ит” (Әбү Давыд). Алда безне барыбызны да Кыямәт көне көтә, Аллаһының ризалыгына ирешү юлында активлык күрсәтү өчен тагын бер мөһим сәбәп бу. Раббыбыз каршысына барып баскач, фани дөньяда бирелгән мөмкинлекләрдән файдаланмаган өчен үкенергә туры киләчәк бит.

Аллаһы Тәгалә безгә ныклы иман, бала-оныкларыбызга саулык-сәламәтлек, Туган илебезне саклап һәлак булучыларга шәһитлек дәрәҗәсе, җир йөзендә тынычлык һәм иминлек насыйп итсен. Һәм безне барыбызны да лаеклы рәвештә үтә алмаслык сынаулардан сакласын.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.