“Сембер карлыгачлары” сәләтле балаларга канат куя

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә балалар иҗатын үстерүне күздә тоткан “Сембер карлыгачлары” өлкә фестиваль-конкурсы узды. Оештыручылар – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Татар мәдәният үзәге.

Мәртәбәле конкурста өлкәбезнең алты авыл районыннан – Чардаклы, Ишеевка, Мәләкәс, Новоспасское, Николаевка, Барыш якларыннан һәм Ульяновск, Димитровград шәһәрләреннән килгән 82 бала ике номинациядә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Фестивальне яшь җырчы Диләрә Шегабутдинова гимнга әверелгән “Сембер карлыгачлары” җыры (Наҗия Шагаева сүзләре, Алсу Альметова көе) белән ачып җибәрде.

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина әйтүенчә, быел конкурста катнашырга теләүчеләрнең кимүе күзәтелгән.

“Саф татар төбәге саналган Иске Кулаткыдан, җыр-моңга гашыйк милләттәшләребез яшәгән Яңа Малыклы, Сенгилей районнарыннан талантлы балаларның конкурста катнашмавы күңелне әрнетә. Шулай ук сәнгать җитәкчеләренең нигезнамәгә игътибар итмәүләре дә иҗат бәйгесенең сыйфатын төшерә. Малайлар һәм кызларның сәхнә костюмнарын да яңартасы бар. Татар халкы гомер-гомердән зәвык белән киенгән бит”,- ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сафина.

Балаларның осталыгын Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Туркова җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова конкурсантларның авазларны, сүзләрне дөрес әйтүен күзәтте.

“Кызганычка каршы, яшь җырчыларның күпчелеге татар хәрефләрен дөрес әйтмиләр, сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетермиләр. Шуңа күрә җырның асылы үзгәрә, тамашачы аны кабул итми. Сәнгать җитәкчеләренең балаларның телен камилләштерү өстендә армый-талмый эшлисе бар әле”,- ди Татарстанның атказанган укытучысы Әлфия Абутдинова.

Ике сәгать дәвам иткән иҗат бәйгесе, ниһаять, ахырына якынлашты. Дулкынландыргыч мизгел – җиңүчеләрне бүләкләү вакыты килеп җитте. Конкурстан бер генә бала да бүләксез китмәде. Оештыручылар аларга тантаналы рәвештә дипломнар тапшырды. Моңлы сандугач – Новоспасское районыннан Алинә Фатхуллина фестиваль-конкурсның гран-приена лаек булды. Ул татар халык җырын акапелла – музыкасыз гына аһәңле, күңел түрләрен тибрәндерерлек итеп башкарды һәм тамашачыны тәмам әсир итте. Алинәгә киләчәктә зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга язсын. Галия Айбетова (Ульяновск), Аделия Тимербулатова (Чардаклы районы), “Булгар” халык ансамбле (Ульяновск) 1 нче урынны алдылар. “Булгар” ансамбле кызларына сокланмый мөмкин түгел. Алар коллективның сәнгать җитәкчесе Алсу Туктаровадан бер дә калышмыйлар – җиренә җиткереп җырлыйлар да, матур итеп киенгәннәр дә. 2 нче урынны Әминә Хамидуллова (Ульяновск), Айназ Кафизова (Мәләкәс районы), Аделия Гиматова (Ульяновск), Диләрә Шегабутдинова белән Дамир Камалтдинов дуэты (Ульяновск) һәм Мәләкәс районыннан “Чишмә” коллективы үзара бүлештеләр. “Чишмә”леләр чыгыш ясаганда, Мәләкәс районы Сабакай авылында әнә нинди талантлы яшьләребез үсә, дип сөенеп утырдык. Ә 3 нче урынга Азалия Мударисова (Ульяновск), Азалия Абубякерова (Новоспасское районы), Данис Рахматуллов һәм Эмилия Амерханова (Ульяновск районы), Алия белән Алсинә Мавлютовалар дуэты (Николаевка районы), Ләйсән Камалова белән Динара Бахитова дуэты (Чардаклы районы) чыктылар. Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбенең ана теле укытучысы Нәсиха Ягудинага рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә. Аның укучылары өлкә күләмендә уздырылган һәр бәйгедә катнаша һәм дәрәҗәле урыннар яулый. Милләт җанлы шундый мөгаллимәләребез күбрәк булсын иде.

Иҗади бәйге нәтиҗәләре күрсәтүенчә, өлкәбезнең авыл районнарында сәләтле балалар бар әле.

“Сәхнә түренә күтәрелгән һәр бала үзенчә талантлы. Сәнгать җитәкчеләренә вакытларын кызганмыйча алар белән җитди рәвештә шөгыльләнергә генә кирәк. Өлкә конкурсында катнашучы бала моңлы тавышка ия булу белән беррәттән, нота буенча сулыш алырга, сүзне дөрес әйтергә, зәвыклы итеп киенергә тиеш. Авыл культура хезмәткәрләре өчен мәдәният үзәгендә семинарлар ешрак уздырылса, файдасы булыр иде. Ульяновск өлкәсе киләчәктә дә татар сәхнәсенә талантлы җырчылар бирергә бурычлы”,- диде жюри рәисе Нурия Туркова.

Рузия ХӘЛИМОВА.