Гыйлемле остабикәләр бик тә кирәк

Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете карамагында менә уналты ел инде “Дин дәресләре” мәктәбе уңышлы гына эшләп килә. Өлкә мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова җитәкчелек иткән әлеге мәктәпне шушы вакыт эчендә 275 кеше тәмамлаган.

Шушы көннәрдә генә тагын уналты шәкерт өч еллык курсларны бетереп, чыгарылыш имтиханнарын тапшырды һәм өлкә мөселманнары региональ диния нәзарәтенең дипломнарына ия булды.

Быелгы чыгарылыш шәкертләре арасында атна саен дәресләргә Чардаклы, учхоз, Вырыпаевка бистәләреннән кадәр килеп йөрүчеләр дә бар иде.

Шәкертләрнең белем дәрәҗәсен Ульяновскиның “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин белән Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин бәяләделәр.

Шәрәфле кунак – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин мәдрәсәдә татар телен өйрәнү мөмкинлеге тудырган өчен Рөстәм хәзрәткә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Без дин нигезләрен дә, ана телен дә, гореф-гадәтләребез белән йолаларыбызны да белергә тиеш, диде ул.

Ә Рөстәм хәзрәт шәкертләрне Коръән кушканча яшәргә, дин юлына, мәчет сукмагына якыннарын, туганнарын, дусларын да тартырга чакырды һәм өч ел буе, замана сынауларына бирешмичә, тырышып гыйлем алган дин кардәшләребезгә соклануын белдерде.

Ильяс хәзрәт Тлявлин диплом алучы шәкертләргә үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирде:

“Белемегезне көндәлек тормышта дөрес кулланыгыз. Дини сорауларга ныклап уйламыйча, дәлилләр тапмыйча, җавап бирмәгез, хөкем чыгарырга беркайчан да ашыкмагыз. Изге Рамазан аенда һәр көнне Коръәни-Кәрим китабын укырга вакыт табыгыз”,- диде дин әһеле.

“Өмет” газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова, әлеге мәктәпне тәмамлаучы буларак, дини һәм дөньяви тормышны бергә үреп алып барырга өндәде.

“Газетабыздан киләчәктә дә аерылмассыз дип ышанабыз. “Өмет”тә атна саен басылган җомга вәгазьләрен укып, дини гыйлемегезне арттырыгыз”,- диде ул һәм өч ел дәвамында зур сабырлык, түземлек күрсәтеп белем биргән фидакарь мөгаллимә Асия хаҗия Мөлековага рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Шәкертләр имтиханнар вакытында тәҗвид кагыйдәләрен аңлаттылар, догаларны яттан сөйләделәр, Коръәни-Кәрим китабының теләсә кайсы битен ачып, сүрә һәм аятьләрне йөгерек итеп укып бирделәр. Бердәнбер ир-ат шәкерт Нургали Минкин моңлы тавышы белән азан әйтеп, күңелләрне сафландырып җибәрде.

“Дин дәресләре мәктәбе” җитәкчесе Асия хаҗия укучыларының уңышларын күреп чиксез сөенде.

“Уналты ел эчендә безнең мәктәпне 275 милләттәшебез тәмамлады. Диплом алу бәхетенә ирешкән шәкертләребез арасында мөгаллимәләр дә, мәчет имамнары да бар. Аллаһы Тәгалә хезмәтебездән разый булсын”,- диде мөгаллимә.

* * *

Региональ диния нәзарәтенең “Фатыйма” мөселман хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Глинат ханым Гафарова менә унбиш ел инде өч еллык дини курсларны әйдәп бара. Быел шушы курслар мөгаллимәсе Дания Алиеваның биш шәкерте чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, таныклыклар алу бәхетенә иреште.

Өч ел элек мәдрәсә бусагасын курка-курка гына атлап кергән апалар бүген инде йөзләрендә иман, бәхет нуры балкыган гыйлемле ханымнар дәрәҗәсендә. Алар Коръәни-Кәрим китабын кулларына алып, тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, аять-сүрәләрне аһәңле итеп укыйлар.

“Өч ел буе тырышуыбыз бушка китмәде, барлык шәкертләребез дә имтиханнарны уңышлы бирделәр. Аларның күбесе укуларын “Биләр” мәдрәсәсендә дәвам итәргә ниятли. Өлкәбез мәдрәсәләренә, җомга көн мәктәпләренә гыйлемле абыстайлар, остабикәләр бик тә кирәк”,- диде Глинат ханым.

Рузия ХӘЛИМОВА.