Җан тынычлыгына ирешү юллары

Хәзерге вакытта җан вә күңел тынычлыгына ирешүе җиңел түгел. Кешеләр гел каядыр ашыга, ял итәргә вакытлары юк, өстәвенә, мәгълүмат та күбәеп китте. Бүген без еш кына вак-төяк нәрсәләргә дә борчылабыз.

Һәрбер кеше җан тынычлыгына үзенчә омтыла. Кемдер аны матди байлык туплауда күрә. Икенчеләре ниндидер социаль статуска ирешү юлында эзли. Җан тынычлыгы - ул кешенең эчке, рухи халәте. Кемдер азга да риза булып, үзенә күңел тынычлыгы таба, ә башкасына күп байлык та бик аз булып тоела.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Әлбәттә, Аллаһы зикере вә Коръән вәгазе белән генә күңелләр тынычланыр”. Димәк, Аллаһыны зикер итү – Аның тарафыннан билгеләнгән тәкъдиргә, язмышка риза булу ул. Коръәни-Кәримдә: “Онытсаң, Аллаһыны истә тот”,- дип әйтелә. (“Кәһеф” сүрәсе, 24 нче аять). Без еш кына Аллаһы турында онытып, Аның тәкъдире хикмәтләрен күрми башлыйбыз. Бөтен кайгы-хәсрәтләрнең сәбәбе шунда. Аллаһы биргән язмышка риза булуда бик зур рәхмәт яшеренгән. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең догасында Аллаһыдан болай дип сорый: “Йә, Аллаһ, миңа Синнән, тәкъдиреңә һәм нигъмәтләреңә риза булучы тыныч йөрәк бирүеңне сорыйм”.

Әлеге максатка ничек ирешә алабыз соң? Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Дөнья эшләрендә үзегездән өстен булганнарга түгел, түбән булганнарга карагыз, чөнки бу сезгә Аллаһы биргән нигъмәтләрне искә төшерер” (Бохари).

Дин – акыллы кешене үз теләге һәм ихтыяры белән дөнья һәм Ахирәт бәхетенә илтүче илаһи канун. Ахирәт бәхете – ул җәннәт. Бу дөньяның бәхете – ул “сәкинә”, ягъни җан тынычлыгы. Аны Аллаһы Тәгалә иманы нык булганнарга гына бирә. Җан тынычлыгына ирешеп, кеше иманын күпкә камилләштерә ала. Мөселман шуны аңлап яшәргә тиеш: әгәр ризалык күрсәтсә, бәлаләр аның өчен нигъмәт һәм рәхмәткә әйләнәчәк һәм Аллаһының ярдәме белән аларны уздырып җибәрергә җиңел булачак. Әгәр инде ризалык күрсәтмәсә, авырлыклар аның өчен тагын берничә тапкыр авыраеп, ризасызлык күрсәтүе сәбәпле, кайгы-хәсрәте күпкә артачак. Аллаһы тәкъдиренең (язмышның) хәерле булуына иман китерү кеше өчен бик мөһим һәм кирәкле. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Җаным Үзенең кулында булган зат белән ант итәм, Аллаһы иман иясенә нәрсә генә тәкъдир кылса да, ул аның өчен хәерле була. Әгәр аңа яхшылык килсә, ул Аллаһка шөкер итә һәм аның өчен хәерле була. Әгәр аңа бәла килсә, сабыр итә һәм аның өчен хәерле була. Һәм бу мөселманнан башкага бирелмәде” (Мөслим).

Җан тынычлыгына ирешү юллары күп булса да, чын тынычлыкны бары тик Аллаһы Тәгаләгә юнәлеп кенә табарга мөмкин. Тормышны Ислам дине кушканча алып барып кына җан тынычлыгына ирешергә була. Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәте белән кешегә матди һәм мәгънәви яктан хәерле нәрсәләрне тиешле кылган. Илаһи кануннарга буйсынган кеше бөтен нәрсәдә дә Аллаһының хикмәтләре булуын аңлый. Мондый кеше һәрвакыт фәкать яхшылыкка өметләнә. Безнең сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) – шуның күркәм үрнәге. Һәрхәлдә, ул Аллаһының хөкемнәренә риза булып, җан тынычлыгын саклый. Аның иң якын дусты һәм шәкерте Әбү Бәкер Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылганда Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) өчен бик нык борчыла. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) моны сизеп, аңа: “Курыкма, Аллаһы безнең белән”,- ди. Шуннан соң Әбү Бәкер беркайчан да һәм бернәрсә өчен дә кайгырмый, чөнки аның күңел тынычлыгы гомер буе саклана. Хәтта иң якын дусты һәм өндәүчесе – Пәйгамбәр (с.а.в.с.) вафат булгач та курыкмый. Ул Аллаһының хөкемен тыныч кабул итеп, мөселманнарны да шушы олуг сүзләр белән тынычландыра: “Кем Мөхәммәдкә табынган булса, ул Аллаһы хозурына күчте. Кем Аллаһка гыйбадәт кылса, Ул тере һәм үлемсез” (Бохари).

Коръәндә Аллаһы Тәгалә Ибраһим пәйгамбәрне безгә үрнәк итеп китерә. Мөшрикъләр Ибраһим (аләйһиссәлам) пәйгамбәрне утка ташлаганда, ул саклану һәм котылу өчен: “Аллаһы миңа җитә, Ул иң яхшы саклаучы”,- дип дога кыла (Бохари). Шундый тәкъвалык күрсәткән өчен Аллаһы утка: “Әй, ут, Ибраһимга салкын һәм зарарсыз бул”,- дип әмер итә (“Әнбия” сүрәсе, 69 нчы аять). Фани дөнья бәлаләре һәм авырлыкларыннан курыккан кешеләр өчен Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) иманны аңлата һәм Коръән кануннары белән сөннәтен калдыра. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “...Сез бер нәрсәне яратып теләрсез, чынлыкта, ул нәрсә сезнең өчен начарлыктыр һәм сез бер нәрсәне теләмәссез, чынлыкта, ул сезнең өчен яхшылык. Аллаһы Тәгалә бөтен нәрсәне белер, ләкин сез белмәссез”, - дип боера” (“Бәкара” сүрәсе, 216 нчы аять).

Тирә-ягыбызда ниләр генә булмасын, без моның Аллаһы Тәгаләнең бер хикмәте икәнлегенә инанабыз. Тирә-юнебездәге кайбер нәрсәләр ошап бетмәсә дә, аларның яхшылык белән тәмамлануына өметләнәбез. Авырлыклар һәрвакыт булачак, бары тик аларны дөрес кабул итә белергә генә кирәк. Иманлы кеше яхшылыкка шатланган кебек, Аллаһы Тәгалә биргән сынауларны да лаеклы рәвештә үтәргә тырышырга тиеш. Иң зур һәм иң авыр сынауларны пәйгамбәрләр үткән. Алар белән чагыштырганда, без зәгыйфь бәндәләр, әмма безнең җәмәгать җәннәткә барысыннан да иртәрәк керәчәк, шуңа омтылыйк һәм өметләник.

Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә бу дөньядагы барлык сынауларны, авырлыкларны үтәргә яшәү көче бирсен һәм вәгъдә ителгән җәннәтләренә керергә насыйп итсен.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.