Рибадан килгән акча – хәрәм мал

Җомга вәгазе

Хөрмәтле җәмәгать! Бу атнадагы хотбәбездә риба, рибачылык, ягъни табышны законсыз юл белeн алуның гөнаhлы эш-гамәл булуы турында аңлатырга тырышырбыз.

Риба төшенчeсе күплек һәм арту дигән мәгънәне аңлата. Динебездә риба иң зур гөнаhларның берсе булып санала hәм әhли сөннәт вәль җәмәгать галимнәре фикере буенча ул хәрәм дип хөкем ителә.

Коръәни-Кәримдә «Бәкара» сүрәсенең 275 нче аятендә риба турында болай дип әйтелгән: «Риба ашаучылар, ягъни бурычка биреп торган өчен арттырып алучылар каберләреннән шайтан булып ташланган кеше кеби бик яман сурәттә кубарылырлар. Риба сәүдә кебек хәләл, диюләре өчен бу газап аларга тиеш булды. Аллаh сәүдә эшләрен хәләл итте, риба эшләрен хәрәм кылды. Рибаның хәрәм икәнлеге турында Раббысыннан вәгазь килгәннән соң, берәү риба алудан тыелса, вәгазь килгәнче алган рибасы үзенә хәләлдер. Вәгазьгә хәтле риба алучыларның эше Аллаhыга тапшырылыр. Бу аять иңгәннән соң да рибаны хәләл санап, алуларын дәвам итсәләр, алар - ут әһелләре. Алар анда мәңгегә калырлар».

Аллаhы Раббыбыз pибаның хәрәм булуы турында безгә ачык итеп әйтә, шуңа күрә рибаны хәләл итеп санаучы иманнан чыга, чөнки ул Коръән аятенә каршы килгән була.

Бөек галим Ибни Кәсирнең (р.а.) тәфсирендә, бу дөньяда риба белән эш итүче кешеләр каберләреннән шайтан үзләрен басып алган кебек бик авыр хәлдә кубарылырлар, дип әйтелгән.

Ибн Аббас (р.а.) болай дип әйткән: “Риба ашаучылар Кыямәт көнендә асфиксия приступлары белeн кубарылырлар”.

Асфиксия - ул кешенең тыны кысылган вакыт, кайчак кешегә hава җитми һәм сулыш алалмый башлый.

Риба алу hәм риба ашауның зур гөнаh булуы, Ахирәт көнендә ул кешеләрнең хәле чиксез авыр булачагы хакында бик күп хәдисләр бар.

Имам Бохари хәзрәтләренең хәдис җыентыгында Самура ибн Җундуптан (р.а.) риваять итәлгән хәдисе-шәрифтә cөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.) төш күрүе турында бәян ителә. Анда болай дип әйтелгән: “Без су урынына кан ага торган бер елга янына килдек. Елганың уртасында бер кеше басып тора иде, теге якта, елганың читендә тагын бер кеше баскан иде, аның янында ташлар бар иде. Кеше кан эченнән чыгарга җыенган саен читтә басып торучы, авызына таш бәреп, ул кешене урынына кире кайтара иде”.

Бу хәдистән әлеге кешеләрнең риба ашаучылар булуы аңлашыла.

Имам Мәлик (р.а.) риваять иткән башка хәдисе-шәрифтә болай дип әйтелгән: “Сезне hәлaк итә торган җиде зур гөнаhтан сакланыгыз: Аллаhка ширек кылу, сихер белән шөгыльләнү, хаксыз җиргә кеше yтерy, риба ашау, ятимнәр малын ашау, сугыш кырыннан качу hәм намуслы хатыннарга яла ягу”.

Имам Мөслимнән (р.а.) хәдис болай дип риваять ителә: “Пәйгамбәребез (с.а.в.) риба ашаучы кешене, рибага бирүчене, рибаны рәсмиләштерүче кешене hәм аларның шahитларын ләгънәт итте, чөнки алар бөтенесе дә бертигез дәрәҗәдә гөнаhлы”.

Аллаhы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Аллаh риба белән кергән малны hәлак итә, ә сәдакасы бирелгән малны арттыра”.

Аллаhы Тәгалә бу аяте-кәримәдә рибадан килгән акчаның тиз арада юкка чыгуы турында аңлата. Ул хәрәм акча яки хәрәм мал, шуңа күрә бер яктан керсә, икенче яктан чыгып китә. Аллаhы Тәгалә ул малның бәрәкәтен ала. Малын хәрәм юл белән табучы кешегә дөньяда hәм Ахирәттә дә бик авыр булыр, ул кеше каты газап күрер.

Аллаhы Тәгалә бу турыда болай дип әйтә: Әйт: “пакь илә нәҗес, хак илә батыйл hич тигез булмас”,- дип, гәрчә, сине нәҗеснең күплеге гаҗәпләндерсә дә! Әй, акыл ияләре! Аллаhыдан куркыгыз - нәҗес һәм батыйл эшләрдән сакланыгыз! Шаять, өстенлек табарсыз - котылырсыз”.

Аллаhы Тәгалә барчабызны да хәрәм эшләрдән hәм хәрәм мал ашаудан сакласын.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.