Дин кардәшләр булып яшик!

Җомга вәгазе

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез! Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Барыгыз да бергә Аллаһының арканына (Китабына һәм диненә) ныклап ябышыгыз һәм (әһле китап кебек ихтилафка төшеп, хакыйкатьтән һәм бер-берегездән) аерылмагыз. Аллаһының сезгә биргән (игелек һәм) нигъмәтен истә тотыгыз. Сез (җаһилият чорында бик озак еллар буе бер-берсе белән сугышкан) дошманнар булганда, Ул (сезне Ислам дине белән шәрәфләндереп), күңелләрегездә (татулык һәм бер-берегезгә карата җылылык яратып), өлфәт бердәмлек барлыкка китерде, һәм сез Аның (бу) нигъмәте белән (бер-берсен бик якын күргән) кардәшләр булдыгыз. Сез (кяферлегегез сәбәпле), җәһәннәм ярының читендә идегез, (Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәламне җибәреп), Ул сезне аннан коткарды. Аллаһы аятьләрен сезгә шулай бәян итә, бәлки, сез һидаять табарсыз”.

Әлеге аятьтә телгә алынган Аллаһының арканы – ул динебез Ислам һәм илаһи Китабыбыз Коръән. Раббыбыз безне бердәм һәм бергә булып яшәргә өнди. Мөселманнар Аллаһының кануннарын бергәләп үтәргә һәм бер-берсеннән аерылмаска бурычлы. Мәсәлән, җәмәгать белән намаз укыганда буш ара калдырмыйча, җилкәләрне тидерергә тырышабыз. Атнага бер тапкыр булса да мөселман кардәшләр җәмәгать белән очрашсын өчен Аллаһы Тәгалә җомга намазын ир-атларга фарыз кылган. Хәдистә әйтелгәнчә, җәмәгать белән укыган намазның дәрәҗәсе ялгыз укыган намаздан 27 мәртәбә артыграк.

Мөселман булганчы үзара дошманлашып яшәгән кайбер кешеләр Ислам динен кабул иткәннән соң бер-берсенә карата кардәш була. Аятьтә әйтелгәнчә, Аллаһы аларның йөрәкләренә өлфәт мәхәббәт хисе сала.

Кеше шулай яратылган инде - җәмгыятьтә булып, башкалар белән бергә яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә безне дин кардәшләр,  ягъни бер көч булып, бердәмлектә яшәргә өнди.

Кардәшлек ике төрле була - дин кардәшлеге һәм кан кардәшлеге. Дин кардәшлеге өстенрәк санала. Ата-аналарыбыз безне кан кардәшлегендә берләштерсә, дин кардәшлегендә бер Аллаһка гына ышануыбыз, бер Пәйгамбәрнең өммәте булуыбыз, китабыбыз Коръәни-Кәрим, кыйблабыз, ният-максатларыбыз уртак булуы, бер үк сәбәп белән Раббыбызга сәҗдә, гыйбадәт кылуыбыз һәм башка сәбәпләр берләштерә. Ягъни кан кардәшлегенә караганда, дин кардәшлеге буенча берләштерүче сәбәпләр бик күп.

Җир йөзендә төрле сәбәпләр аркасында берләшкән җәмгыятьләр күп. Мәсәлән, сәүдә эшләре буенча берләшкән төркемнәр бар. Җәмгыять булсалар да, аларда кардәшлек бердәмлеге юк. Үхуввәт, ягъни дин кардәшлеге бары тик Исламда һәм мөселман җәмгыятендә генә була ала. Башкалар җәмгыятьтән дөньяви файда көтәләр, ә Исламда андый нәрсә юк. Мөселманнар бары тик Аллаһы ризалыгы өчен бер-берсен яраталар, хөрмәт итәләр.

Коръәннең “Әлү-Имран” сүрәсендә болай дип әйтелгән: “(Диндә бергәлек тәэмин итә алган) ап-ачык дәлилләр килгәннән соң, бүлгәләнгән һәм (тагын да берләшү урынына Аллаһы Тәгаләнең тәүхиде һәм ярлыкавы хакында) үзара ихтилаф итүчеләр кебек булмагыз”. Ягъни кайбер мөселманнар үзләрен башкалардан өстен куеп җәмәгатьтән аерылалар. Болай булырга тиеш түгел. Мин өстенрәк, алардан аерылып торам, дигән сүзләр – бары тик шайтан сүзләре. Ул үзен Адәмнән (аләйһиссәлам) өстен итеп саный һәм шул сәбәпле җәннәттән куылып, ләгънәт кылына. Шуңа күрә мөселманнарда мондый тәкәбберлек булырга тиеш түгел.

Мәсәлән, җомга көнне намазга җыенган берәүнең машинасы ватылып, ул үзен өстен санап мәчеткә автобус белән бармыйча, өендә утырып калса, шайтанга охшаган булыр. Коръән аятенең дәвамында: “Әнә шулар өчен бик зур газап булачак”,- дип әйтелә.

Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вәссәлам) болай дип әйткән: “Сезгә җәмәгать белән бергә булырга кушам (ягъни бердәм булырга әмер итәм) һәм җәмәгатьтән аерылуны тыям. Чөнки шайтан башкалардан аерылып ялгыз калучылар белән бергә булыр. Җәннәтнең иң матур урынына ирешергә теләгән кеше җәмәгатьтән аерылмасын. Изгелеккә сөенеп, начарлыкка борчылган кеше чын мөселмандыр”.

Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вәссәлам) мөселманнарның хәлен аңлатып болай дип әйткән: “Һичшиксез, мөселманнар бер-берсенә карата бинаның кирпечләре кебек, алар бер-берсен тотып торалар”. Башка хәдистә: “Мөселманнар бер-берсен яратуда һәм  шәфкатьле булуда бер тән кебек - бер әгъзасы авыртса, бөтен тәне авырта, газаплана”,- дип әйтелгән. Ягъни бер мөселман хәсрәткә төшсә, калганнары да аның өчен кайгыра. Мәсәлән, кешенең теше авыртса, бөтен тәне сызлый сыман тоела, ул йоклый һәм ашый алмый һ.б. Ягъни бер теш аркасында бөтен тәне сызлый. Шулай ук бер мөселманга кайгы килсә, башка мөселманнар иң кимендә аның кебек кайгырырга тиеш була. Кызганычка каршы, бүгенге хәлебез башка төрле шул. Мөселман кеше башка бер мөселман кардәшенең проблемасын күрсә, аның өчен кайгырмый, киресенчә, үзендә шундый проблема булмавына сөенә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вәссәлам) өммәтенең 73 төркемгә бүленүен һәм бары тик бер төркемнең генә җәннәткә керәчәген беләбез. Ул төркем әһли-сөннәт вәл-җәмәгать дип атала. Бу дөньяда үзең өчен генә шатланып яшәү дөрес булмас, башка мөселманнар өчен дә кайгырып, алар хак юлны тапсын өчен дога кылырга кирәк.

Изге кешеләрдән берсе: “Бер тапкыр “Әлхәмдүлилләһ” дип әйттем, аннары 40 ел буе тәүбә кылдым”,- дигән. Бервакыт аның янына авылдашы килеп, авылыбызда бөтен өйләр янды, бары тик синең йортың генә янмыйча калды, дип хәбәр биргәч, изге кеше, “Әлхәмдүлилләһ”, дигән һәм хатасын аңлаган. Ул хәбәрне ишеткәч, авылдашларының кайгысы турында уйламаган, алар өчен кайгырмаган, шуңа үкенеп тәүбә кыла башлаган.

Мөселман кеше башка мөселманның кайгысы өчен кайгырырга, борчылырга, ә шатлыгы өчен шатланырга, сөенергә тиеш.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да кардәшлек мәхәббәтен һәм динебезне дөрес аңлап, изгелекләр кылып яшәргә насыйп итсен.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.