Бәйрәмнәрдә гөнаһлы эшләрдән ерак булыйк!

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Озакка сузылган ял көннәре алдыннан безнең ил халкы дәүләт, милли һәм дини бәйрәмнәрне билгеләп үтүе турында искә төшереп узу урынлы булыр. Мөселманнар Ураза гаете белән Корбан гаетен бәйрәм итә. Дин кардәшләребез бу көнне тәһарәтләнеп, чиста киемнәр киеп, мәчеткә, гает намазына юл тота. Анда көн саен биш вакыт намаз укымаган ир-атлар, яшьләр һәм малайлар да бара. Ә хатын-кызлар бәйрәм табыны әзерләп, кунаклар көтә. Бәйрәм көннәрендә мөселманнар сәдака бирә, балаларын, якыннарын бүләкләр белән сөендерә, туганнарының хәлен белешә. Һәрбер иманлы кешегә үзенең бала-оныкларына дин нигезләрен өйрәтү, мөселман бәйрәмнәрен билгеләп үтү бурычы йөкләнгән.

Ел дәвамында дөньяви тормышыбызга бәйле истәлекле даталар да очрый. Аларның күбесендә Ислам диненең нигезен тәшкил иткән рухи кыйммәтләр дә чагылыш таба. Мисал өчен, Халыклар бердәмлеге көне, Әниләр көне, Укытучылар көне, Әтиләр көне, Ватанны саклаучылар көне әнә шундыйлардан. Әлеге даталарны билгеләп үтүнең бернинди начарлыгы да юк, чөнки Ислам динебез нәкъ менә шушы рухи кыйммәтләрне өстен куя. Бу даталар динебез тарафыннан тыелмаган, алар башка милләт һәм дин вәкилләренә, ата-аналарга, мөгаллимнәргә һәм илне дошманнан яклаучыларга хөрмәт күрсәтү кирәклеге турында исебезгә төшерә.

Шулай ук аерым республикаларда һәм өлкәләрдә билгеләп үтелгән бәйрәмнәр дә бар. Милли йолалар һәм гореф-гадәтләрне җәелдерүне күздә тоткан бәйрәмнәр әнә шунда керә. Әгәр әлеге чаралар Ислам дине рөхсәт иткән чикләрдән чыкмый икән, аларны хәрәм дип санарга кирәкми. Мәсәлән, мөселманга алкоголь – исерткеч эчемлекләр эчәргә ярамый. Аракы эчүдән җәмгыятькә дә, дәүләткә дә бернинди файда юк. Иманлы кеше һәр бәйрәмнән, ниндидер вакыйгадан үзенә рухи азык, мораль яктан файда эзләргә һәм табарга тиеш. Әгәр бәйрәм яки вакыйга гөнаһлы гамәлләр кылуга этәрә, гаилә тормышында һәм финанс эшләрендә проблемалар китереп чыгара икән, бу инде берничек тә шатлыклы бәйрәм булмый, чынлыкта, бу кайгы-хәсрәткә, фаҗигагә илтүче бәйрәм була.

Иманлы кеше Ислам динендә тыелган эш-гамәлләрне кылганда акланырга һәм чикләрне узарга тиеш түгел. Бу дөньяда бөтен нәрсәне дә югалтырга мөмкин, бары тик иманны, инануны гына югалтырга һич тә ярамый. Фәкать иманлы булу гына кешегә бу дөньяда һәм ахирәттә, бакыйлыкта тулы бәхет китерәчәк. Иманны югалтып, бу дөньяда бәхетле булып яшәргә дә мөмкин, ләкин ахирәттә моның өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирергә, тәмуг газабын кичерергә туры киләчәк.

Адәм балалары еш ясый торган ике хата турында искә төшереп үтик әле. Дингә ышанучы мөселман кешесе бәйрәмне исерткеч эчемлекләр булган табын артында билгеләп үтеп, гөнаһ эшли. Шуннан соң ул, хәзер миңа мәчеткә йөрергә ярамый инде, дип уйлый башлый. Бу – зур ялгышу, болай уйларга һич тә ярамый. Аллаһы Тәгаләнең адәм балалары өчен тәүбә итү капкалары һәрвакыт ачык. Һәрбер кеше ялгышырга, хаталанырга, гөнаһ кылырга мөмкин. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Адәмнең барлык балалары да хата ясый, әмма хаталанучылар арасында иң яхшысы – тәүбә итүчесе” (Тирмизи).

Намаз укучы кеше изге булырга тиеш, аның ялгышырга хакы юк, дип уйлаучылар да хата ясый. Һичшиксез, иманлы кеше һәрвакыт һәм бар җирдә дә үзен дөрес итеп тотарга, башкаларга яхшы яктан үрнәк күрсәтергә тиеш. Бәйрәмнәр кешегә фәкать рухи яктан файда гына китерергә тиеш. Мөселманнар ел саен зурлап билгеләп үтә торган ике бәйрәм – Ураза бәйрәме белән Корбан бәйрәме бар. Дөньяви бәйрәмнәргә игътибар биреп, дини бәйрәмнәребез турында онытмыйк, киләчәк буыннарга традицияләребезне, гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбызны өйрәтик. Яңа ел уңаеннан якыннарыбызга бүләк биргәндә, бала-оныкларыбызга мөселман календаре буенча да Яңа ел булуы турында әйтеп үтәргә онытмыйк!

Аллаһы Раббыбыз безгә һидаять юлыннан барырга насыйп итсен, җир йөзендә белеп кылган һәм белми кылган гөнаһларыбыз өчен тәмуг утыннан сакласын, безгә киләчәк буыннарга лаеклы үрнәк булырга мөмкинлек бирсен!

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.