“...Хәләл ризыкларны гына ашагыз!”

Җомга вәгазе

Кадерле мөселман кардәшләребез! Бүгенге хотбәбез хәләл ризык турында булыр.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Ий, кешеләр! Җирдә булган пакь, хәләл ризыкларны гына ашагыз! Вә шәйтан артыннан иярмәгез. Дөреслектә, ул сезгә ачык дошман!” (2:168). Коръәннең башка аяте-кәримәсендә болай дип әйтелә: “(ул Пәйгамбәр аларга) яхшы-пакь нәрсәләрне хәләл кылыр, зарарлы-пычрак нәрсәләрне аларга хәрәм кылыр” (7:157). Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Хәләлне табарга тырышу һәрбер мөселман өстендә фарыз булып тора”. Башка хәдисе-шәрифтә болай диелгән: “Дөреслектә, хәрәм ризык ашап үскән тән тәмуг утына гына лаеклы була”. Аллаһы Раббыбыз хәләл ризык ашау һәм малыбызны хәләл юл белән табарга тырышу кирәклеге хакында Коръәни-Кәримнең күп аятьләрендә хәбәр бирә. Аллаһы Раббыбыз безгә ачыктан-ачык, “хәләл ризыкларны гына ашагыз”, дип әмер итә.

Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә хәләл сүзе “шәригать ягыннан тыелмаган, рөхсәт ителгән, ару-пакь” дигән мәгънәне аңлата. Ашамлык һәм эчемлеккә, ягъни ризыкларга гына түгел, шәригать тарафыннан тыелмаган бөтен нәрсәгә хәләл дип әйтергә ярый. Гайбәт һәм начар сүзләр булмаган сөйләшү хәләл була, өстебездәге киемнәребез шәригать ягыннан тыелган булмаса, андый киемне кию хәләл санала, шулай ук башка бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Бу хотбәдә хәләл ризыкны һәм малны хәләл юл белән табарга тырышучы кешенең дәрәҗәсе турында аңлатырга тырышачакбыз.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: “Бугазлаганда өстенә Аллаһы исеме әйтелмәгән ризыкны ашамагыз. Чөнки бу, һичшиксез, гөнаһ эштер...” (6:121). Шуңа күрә малны бугазлаган вакытта, “Бисмилләһи Аллаһу Әкбәр”, дигән сүзләр әйтелмичә чалынган хайванның ите мөселманнар өчен хәләл түгел. Имансыз кеше бугазлаган хайванның да итен ашарга ярамый. Шулай ук кайнар суга төшереп яки ток белән сугып үтерелгән хайваннарның итен ашарга ярамый. Ләкин ток суккач хайван үлмәсә һәм Аллаһы исеме белән бугазланып җаны чыгарылса, ашарга ярый.

Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелә: “Сез мөэминнәргә үлгән хайван ите, бугаз каны, дуңгыз ите һәм суйганда Аллаһыдан башка затның исеме зикер ителеп суелган хайван ите хәрәм булды, янә буылып үлгән, сугылып үлгән, биеклектән егылып төшеп үлгән, бер хайван тарафыннан сөзеп яки тибеп үтерелгән хайван ите, янә ерткыч хайван үтергән хайванның ите хәрәмдер, әгәр биртелгән яки ерткыч хайван җәрәхәтләгән хайваннарны үлмәс борын Аллаһы исемен зикер итеп, бугазлап өлгерсәгез – ите хәләлдер...” (5:3). 

Кайбер кешеләр иманга зур зарар китерә торган хата ясый. Хәләл булмаган сыер, сарык яки тавык итен кибеттән сатып алалар да, пешереп өстәлгә куйгач, өй хуҗасы пычагын тотып тавыкның канатын күтәрә дә, бисмиллаһ, дип әйтеп кисеп җибәрә һәм, утырыгыз, балалар, хәзер бу ит хәләл була инде, дип әйтә. Пешеп чыккач, бисмиллаһ әйтеп киселү белән генә ит берничек тә хәләл була алмый. Бугазлаган чакта Аллаһы исеме зикер ителмәсә, җаны чыккач, без нәрсә генә эшләсәк тә, ул итне хәләлгә әйләндерә алмыйбыз. Кайбер мөселманнар, бары тик дуңгыз ите генә ашарга ярамый, калган итләр бөтенесе дә хәләл, дип уйлый һәм шул фикердән чыгып, сыер, сарык яки тавык итен кибеттән сатып алалар һәм бер дә курыкмыйча ашыйлар. Ничек чалынган булуын һәм кем бугазлаганын белмичә, ачыкламыйча, теләсә нинди итне сатып алырга ярамый. Нинди генә хайван ите, хәтта дөя ите булса да, әгәр шәригать кануннары буенча, ягъни динебез кушканча чалынмаган булса, ул ит хәрәм булу ягыннан дуңгыз ите белән бер дәрәҗәдә тора.

Әгәр кемдер итне хәләл дип әйтеп сата икән, ул бөтен гөнаһны үз өстенә ала. Ягъни безнең өстебездән төшә, ләкин итне хәләл дип сатучы шикле һәм иманы зәгыйфь булган кешеләрдән сак булырга кирәк. Әгәр күңелебездә шик булса, итне кайдан китергәннәрен, ничек чалганнарын сорап, тикшереп алырга кирәк. Чөнки ит сату белән шөгыльләнүче кайбер кешеләр хәләл дип язган этикеткалар юнәтәләр дә, шәригать кануннары буенча чалынмаган ит белән сәүдә итеп яталар.

Кибетләрдә пакетта сатыла торган пилмәннәр һәм шуңа охшаш башка итле ризыкларның өстенә татарча төрле сүзләр языла. Аларга карап, йә татарча язылган, димәк, хәләлдер инде, дип әйтү һәм болай уйлау дөрес түгел. Пакеттан хәләл дигән язуны эзләргә кирәк, әгәр язылмаган булса, андый очракта ризыкны алмагыз.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Кем кырык көн хәләл ризык ашаса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең калебен нурландырыр һәм йөрәгеннән хикмәт чишмәләрен теленә юллап җибәрер”.

Хәләл юл белән акча эшләп табу кирәклеге хакында Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисләрендә болай дип әйтелгән: «Кем гаиләсенең һәм балаларының ризыгын хәләл яктан гына булдырырга тырышса, Аллаһы юлында зур тырышлык күрсәтүче кебек булыр. Намуслы буларак дөньясын хәләлдән табарга теләсә, бу кеше шәһитләр белән бер дәрәҗәдә булачак». Тагын бер хәдисе-шәрифтә болай диелгән: “Дөреслектә, гыйбадәт ун өлештән тора, аның тугызы ризыкны хәләл юл белән табарга тырышуда”, ягъни хәләл ризык табар өчен тырышлык күрсәтеп үткәргән вакыт гыйбадәт кылып уздырган вакыт кебек. Башка хәдистә болай дип әйтелгән: “Кем хәләл юл белән ризык табарга тырышса, һәм кичен өенә арыган килеш кайтып ятса, Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәтенә ирешкән хәлдә ятар, иртән Аллаһы Тәгалә аңардан разый булган хәлдә урыныннан торыр”.  

Аллаһы Раббыбыз хәләлне генә ашарга һәм малны хәләл юл белән табарга насыйп итсен! Әмин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.

 

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Без ил җитәкчелегенең Украина җирендә тынычлык һәм татулык урнаштыру буенча тырышлыгын уңай бәялибез.

Аллаһы Тәгаләдән хакыйкатьне алга сөрү һәм тынычлык урнаштыру, Туган илне һәм якыннарын яклау хакына гомерләрен кызганмаган сугышчыларның рухларын шат кылуын сорыйбыз. Раббыбыздан аларга карата шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булуын, гөнаһларын кичерүен һәм әҗер-саваплар насыйп итүен сорыйбыз.

Йә, Аллаһ, Синең юлыңда көрәшүче сугышчыларыбызга көч-куәт бир, Туган илебезне явызлыктан, төрле фетнәләр таралуыннан сакла.

Йә, Аллаһ, без Синнән тынычлык һәм татулык урнаштыруыңны, дөньяны төрле низаглардан саклавыңны сорыйбыз.

Йә, Аллаһ, безнең җәмгыятебезне бердәм һәм ныклы итсәң иде, безне экономик тетрәнүләрдән һәм төрле явызлык-лардан сакласаң иде.

Аллаһы Раббыбыз, барчабызга да сәламәтлек һәм тынычлык, җитәкчеләребезгә игелек, Туган илебезгә барлык авырлыкларны да лаеклы рәвештә һәм бердәм булып үтәргә насыйп итсәң иде. Йә, Аллаһ, бөтен дөньяда тынычлык, дөреслек, гаделлек урнаштырсаң иде!