Балаларыбызга дөрес тәрбия бирик!

Җомга вәгазе

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бу атнадагы вәгазебездә балаларны тәрбияләгәндә нәрcәгә күбрәк игътибар итәргә кирәклеге турында аңлатырбыз.

Аллаhы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Ий, мөэминнәр, үзегезне hәм өй җәмәгатегезне җәhәннәм утыннан саклагыз, ул утның утыны - кешеләр hәм ташлардыр”.

Али (р.а.) бу аятьне аңлатканда, саклагыз сүзен, гаиләләрегезгә гыйлем өйрәтегез hәм аларны әдәпләндерегез, дигән мәгънә белән ачыклаган.

Балаларыбызга дөрес әхлакый-рухи тәрбия бирү өчен, әлбәттә, иң башта үз-үзебезне тәрбия кылырга тиешбез. Чөнки балаларыбыз әти-әниләре нәрсә эшләгәнне күреп, тормыш юлында шуны ук кабатларга тырыша. Әгәр безнең үзебездә начар гадәтләр булса яки начар, гөнаhлы гамәлләр кылсак, кыскасы, үзебез әдәпсез, тәртипсез булсак, болар бөтенесе дә балаларыбызга күчеп кабатланачак. Шуңa күрә эшне үз-үзебезне тәрбияләүдән башларга кирәк.

Әти-әниләрнең үз балаларына карата берничә вазыйфасы бар:

Ата-ана үзенең нарасыена матур, мәгънәсе күркәм булган исем кушарга бурычлы. Чөнки кешенең исеме аның характерында hәм халык, җәмгыять белeн мөнәсәбәтләрдә зур роль уйный.

Балага динебез кагыйдәләрен өйрәтергә hәм дин тәрбиясе белән аны тәртипкә салырга кирәк.

Балаларыбызга яхшы тормыш иптәше табарга ярдәм итеп, никах укытырга кирәк.

Бу вазыйфаларның беренчесен hәм өченчесен яхшы үтибез. Ә менә уртадагысы, ягъни икенчесе турында күпчелек кешеләр бөтенләй оныта.

Балага дөрес әхлакый тәрбия бирү серләре исә түбәндәгеләр:

Балага ашата торган ризыкка зур игътибар бирергә кирәк. Yзебез дә хәләлне генә ашарга hәм, әлбәттә, балаларыбызны да хәләл ризыклар белән генә тукландырырга тиешбез. Чөнки хәләл ризык кешене яхшылыкка этәрә, хәрәм ашамлык исә магнит кебек начарлыкка тарта. Ашар алдыннан баланы “бис-миллаh” дип әйтергә, бары тик уң кулы белән генә ашарга, каршысында булган ризыкларны гына алырга, үз савытыннан гына ашарга өйрәтергә кирәк. Баланы ризыкка, аерым алганда, ипигә хөрмәт күрсәтергә өйрәтергә бурычлыбыз. Кайбер вакытта өстәлгә ипи генә куярга hәм гаиләне ашарга чакырырга кирәк, ди галимнәр. Бала табын артына утыргач, әлбәттә инде, ә ник өстәлдә ипидән башка бернәрсә дә юк, үзегез ашарга чакырдыгыз, нәрсә ашыйбыз соң, дип сорар. Балага, бүген ипи генә ашыйбыз, бу ризык түгелме, аш түгелме әллә, дип әйтергә кирәк. Шуннан соң бала, димәк, бары тик ипи генә дә ризык була ала, дип аңлаячак. Баланы ашап бетергәч, дога кылырга өйрәтергә кирәк. Ул догасын кылмыйча өстәл артыннан торып китмәсен. Баланы кулындагы әйберен башка кешеләр белән бүлешергә өйрәтергә кирәк. Кечкенә вакытта кешедә көнчелек хисе көчле була. Бала үз уенчыкларын hәм конфетларын бик тә ярата, аларны беркемгә дә бирергә теләми. Бу хисне юкка чыгару өчен ул урамда яшьтәшләре белән бергә уйнаган вакытта үз балабызны чакырып алып, аңа бер генә конфет түгел, ә берничә конфет бирергә hәм, бер конфетны үзең аша, калганнарын дусларыңа бир, дип әйтергә кирәк. Әгәр болай эшләсәк, аңарда эгоизм, ягъни үзе турында югары фикердә булу сыйфаты барлыкка килмәс.

Баланы ак төстәге кием кияргә ияләштерергә кирәк. Чөнки Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) ак төсне бик тә яраткан. Шулай ук ак кием пычранса, табы күренеп тора, шуңа күрә ул үзен ару-пакь тотарга ияләшер. Динебез чисталыкка нигезләнгән булуын аңлатырга кирәк. Чисталык - иманның яртысы. Шулай ук кием сайлаганда төсләргә игътибар бирергә кирәк. Малайларга бераз җитди, мәсәлән, күк, кара, куе яшел h.б. төстәге киемнәр алырга киңәш ителә. Ә кыз балага ачык, мәсәлән, кызыл, зәңгәр h.б. төсләр килешә. Шуны истә тотыйк: киемнең төсе кешенең характерына йогынты ясый.

Бала сөйләшә башлаганнан соң, аңардан иман кәлимәсен әйттерергә кирәк: “Ләә иләәhә иллә Аллаh Мөхәммәд РәсүлүАллаh”. Бу - иң бөек һәм иң олуг сүзләр, aларны кеше гомер буе әйтергә hәм исендә тотарга тиеш. Кызганычка, бик күп балалар бу турыда бөтенләй белми, хәтта ишеткәннәре дә юк. Иман кәлимәсен үз бала-оныкларыбызга гына түгел, туганнарыбызның балаларына да өйрәтергә онытмыйк. Алaрдан да бу сүзләрне hәрдаим әйттерергә тырышырга кирәк.

Баланың начар гамәл эшләмәвен теләсәк, аңа бу хакта турыдан-туры түгел, ә бераз башка төрлерәк сүзләр белән җиткеpергә кирәк. Мәсәлән, минем балам беркайчан да аракы эчмәс, яисә минем кызым cөйләшкәндә беркайчан да начар сүзләр кулланмый, дияргә мөмкин.

Баланың кемнәр белән сөйләшүе, аралашуы hәм интернетта кемнәр белән хат язышуы турында белеп торырга тиешбез. Урамга чыккач та, нинди кешеләрнең балалары белән бергә йөрүе турында кызыксынырга кирәк. Дустың кем булуын әйт, мин синең кем булуыңны әйтәм, ди татар халык мәкале.

Бүген интернетта күп төрле уеннар, сайтлар, хәбәрләшү өчен социаль челтәрләр бар. Аларның файдаcы булган кебек үк, зарар китерүчеләре, баланың психикасын боза торганнары да бик күп. Мәсәлән, күптән түгел интернетта балалар өчен мавыктыргыч уен чыкты. Бала шушы уенга кереп теркeлгәч, аны төзүчеләр төрле заданиеләр җибәрә башлый. Бала шулар аша узарга тиеш була. Син башка кешеләр кебек түгел, син сайлап алынган бала, дип аның башына сеңдерәләр. Илле көн узганнан соң, уенда җиңәр өчен бала йә кулындагы кан тамырлaрын кисәргә, йә балконнан сикерергә, йә тагын башка төрле куркыныч хәлдә үз-үзен үтерергә тиеш була. Кыскасы, газиз бала-оныкларыбызны яхшы юлга бастырырга, куркыныч нәрсәләрдән сакларга тиешбез. Бу максатка ирешү өчен аларга дини, рухи-әхлакый тәрбия бирергә тырышырга кирәк.

Аллahы Тәгалә балаларыбызга карата барлык вазыйфaлaрыбызны да үтәргә насыйп итсен. Амин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.