Ахирәт тормышыбызга әзерләник!

Җомга вәгазе

Бүгенге вәгазебез мәңгелек дөньяга әзерләнүне күздә тоткан яшәү рәвеше алып бару кирәклеге турында булыр.

Аллаһы Раббыбыз “Әл-Мөлек” сүрәсендә болай дип әйтә: “Ул Аллаһ шундыйдыр: сезнең кайсыгыз эш ягыннан яхшырак булуыгызны сынау өчен, үлемне һәм тереклекне яратты (бар итте). Ул Аллаһ - гафу итүче һәм хөрмәтледер” (2 нче аять). Аллаһы Раббыбызның сүзләреннән аңлашылганча, үлем белән тереклек кешене сынау - кемнең эш-гамәлләре яхшырак булуын ачыклау, фани дөньяның бары тик мәңгелек дөньяга әзерләнү чарасы булуын күрсәтү өчен яратылган.

Коръәни-Кәримнең башка аятендә болай дип әйтелә: “И кешеләр, Аллаһның вәгъдәсе, һичшиксез, хак. Шулай булгач, сезне дөньяда тормыш алдый күрмәсен. Шулай ук сезне нинди булса чыныккан алдау да Аллаһ белән алдый күрмәсен” (“Фатыр” сүрәсе, 5 нче аять).

Әлеге аятьнең тәфсирендә болай диелгән: “Хакыйкатьтә, ничек кенә булмасын, мәңгелек дөньяга күчү вакыты килеп җитеп, ул җәзага яки бүләккә әвереләчәк. Шуңа күрә фани дөнья сезне алдый, ымсындыра күрмәсен. “Бүгенге тормышның рәхәтен күреп калыйк әле, иртәгә ни булса, шул булыр”,- дип әйтә күрмәгез. Дөнья мәшәкатьләренә кереп чумып, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәү кирәклеге турында онытып җибәрмәгез. Фани дөнья хакына бакыйлыкны корбан итмәгез. Яшьлек еллары узып, картлык көннәре килгән кебек үк, фани тормыш та бик тиз үтеп, мәңгелек дөньяга күчү мизгеле килеп җитәчәк. Шуңа күрә бик тә сак, уяу булыгыз, Шайтан вәсвәсәләренә бирешмәгез. Шайтан исә, Аллаһы ул Юмарт, Кичерүче, Мәрхәмәтле, Ул сезне ташламас, дигән булып, сезне гөнаһ кылырга, уйлап тормыйча гына, җиңел акыл белән эш итәргә, бар нәрсәдә дә ваемсызлык күрсәтергә этәрә. Чынлыкта, асылда Аллаһы Раббыбыз шундый Ул. Әмма Аны шундый итеп кенә аңлау Аллаһы Тәгаләдән курку хисе булмауны, димәк, Ул үзенең тәкъвалы колларына вәгъдә иткән әҗер-саваплардан, җәннәттән мәхрүм ителүне аңлата” (“Әлмалылы” тәфсире).

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Акыллы, уйлый белүче кеше - ул басынкылык күрсәтеп (үзенең нәфесен йөгәнләп), бакый дөнья, мәңгелек тормыш хакына изге гамәлләр кылучы. Ә зәгыйфь кеше - ул Аллаһыга өмет-ышаныч баглап та, үзен дөньяви теләкләренә буйсындырып яшәүче” (Сүнән әт-Тирмизи, 4 нче том, 219 нчы бит).

Югарыда әйтеп үтелгәннәрдән без шуны төгәл аңларга тиеш: әгәр фани дөнья кешенең йөрәгенә, калебенә үтеп кереп, аны Аллаһы Тәгаләне телгә алудан, намаздан, зәкяттән һәм башка дини бурычларны үтәүдән ерагайтса, шулай ук әҗер-саваплар эшләү теләгеннән читләштерсә, аның гомере бушка, заяга узган булып чыга. Әмма шул ук вакытта ул динебез тарафыннан билгеләнгән барлык бурычларны җиренә җиткереп үтәп, фани дөньяда яшәү вакытын бакыйлыкка әзерләнүгә багышласа, гомерен файдалы, мәгънәле итеп үткәргән була.

Аллаһы Тәгалә “ән-Нур” сүрәсендә үзләренең тормышларын дөрес якка юнәлтүче кешеләрне менә мондый сүзләр белән мактый: “Аларны сату-алу эше дә Аллаһны искә төшерүдән, намаз укудан, малларының зәкятен бирүдән тынычландырмый торган ирләр. Алар кыямәт көненнән куркалар. Ул көндә күңелләр тетрәп, күзләр әйләнәчәк” (“Ән-Нур”, 37 нче аять).

Кадерле мөселман кардәшләребез! Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү нияте белән бакыйлыкка әзерләнүче кешеләр бу дөньяны үзләренә буйсындырачак. Башка кешенең мәңгелек дөньясын коткару юнәлешендә аеруча зур тырышлык куючылар, ягъни Аллаһы юлында булучылар фани дөньядагы тормышларын файдалы итеп тәмамлар.

Ә инде Ахирәт тормышы турында бөтенләй онытып, фани дөнья хакына гына яшәүчеләр нәтиҗәдә беренчесен дә, икенчесен дә югалтачак. Тугрылыклы хәлифләрнең берсе моны болай дип аңлаткан: “Бу дөнья, әйтерсең лә, шәүлә. Син кояшка аркаң белән борылгач, шәүлә алдыңа төшә башлый, ничек кенә ераклашсаң да, аны куып тота алмыйсың. Фани дөнья да нәкъ менә шәүлә кебек. Ул һәрвакыт синнән бер адымга алдан бара. Әгәр кеше борылып, кояшка таба юнәлсә, шәүлә аның артыңнан калмаячак. Кеше үз шәүләсе артыннан барырмы икән соң? Йөзебезне хакыйкатькә таба юнәлтеп, шәүләне үзебезгә буйсындырган кебек, фани дөньяны да буйсындырып яшәргә кирәк. Дөнья хакына гына тырышучы Ахирәт тормышын югалтачак. Ахирәт тормышы өчен тырышучы фани дөнья бәхетенә дә ирешәчәк”.

Хаклыкта, санаулы гына булган гомер сәгатьләре бик тиз үтеп китә. Фани дөньяда үткәргән мәшәкатьле тормыштан бернәрсә дә калмый. Ә ахирәт тормышы - мәңгелек ул. Аның анда нинди булуы бары тик үзебездән генә тора. Үлгәннән соң безне нәрсә - мәңгелек рәхәт, ләззәт яки җәза, газап, тәмуг уты көтәме? Шуңа күрә ныклап уйларга, уйланырга һәм нәтиҗә ясарга кирәк.

Дөреслектә, синең тормышыңның иң матур вакыты дөньяви мәшәкатьләр белән үткән, алар бары тик Аллаһы Тәгаләнең дошманнарын гына шатландырган, ә алда иң кыен, авыр чор - картлык көннәре көтә. Әгәр шушы авыр көннәрне дә Аллаһының ризалыгына ирешү ниятендә үткәрмәсәк, узган тормышыбыз нинди генә шатлыклы, матур булмасын, гөнаһларыбыз кимесен өчен игелекле эш-гамәлләр кылмасак, әҗер-саваплар эшләмәсәк, “иртәгә” Аллаһы Тәгалә каршына нинди йөз белән барып басарбыз? Нәрсәгә өметләнәбез соң? Каян ярдәм көтәбез? Гафләт, ваемсызлык йокысыннан кайчан уянырбыз икән? Колакларыбызга тыгып куйган ваемсызлык пробкаларын кайчан алып ташларбыз? Әгәр шулай эшләсәк, һичшиксез, безнең күзләребездәге һәм колакларыбыздагы пәрдә юкка чыгачак. Әгәр болай эшләмәсәк, безгә беркем дә һәм берничек тә ярдәм итә алмас. Безнең кулыбызда бары тик кайгыру һәм үкенүдән гыйбарәт кирәксез табыш кына булачак. Әйдәгез, үзебез исән-сау вакытта, аякларыбыз йөреп торганда эшкә керешик, игелекле һәм изгелекле гамәлләр кылыйк, калебләребезне сафландырыйк!

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.