Яңгыр кебек бул... Игелек кыл!

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Бүгенге вәгазебез “Яңгыр кебек бул... Игелек кыл!” дип атала.

Галәм - ул кешегә нинди күркәм, затлы сыйфатларга ия булу кирәклеген һәм кайсы тискәре сыйфатлардан мөмкин кадәр ераграк булу тиешлеген матур, төгәл итеп аңлатучы иксез-чиксез зур китап. Әлеге галәм китабы уңай һәм тискәре үрнәкләр күргәзмәсе булып тора. Әгәр кеше күк белән җирне рухи күзлектән чыгып күзәтсә, бик күп нәрсәне укыр һәм үзенә сабак алыр, шуның нәтиҗәсендә үзенә тормыш юлын сайлар иде. Җир йөзендәге бер генә китап та безгә агачларның, елаучы боланның, кошлар белән бал кортларының, шулай ук безне җимешләре белән туендыручы җирнең, планетабызны яктыртучы кояшның, җирне нурландыручы күкнең нәрсә хакында сөйләвен аңлатып бирә алмый. Аларга колак салучылар яңа үрләр яулап, дөньяның гүзәллегенә төшенәчәк.

Галәм ишетелмәс шигъри юллар аркылы сизгер йөрәкләр һәм күрүче күзләр хуҗаларын юмартлык һәм киң күңеллелек серләренә төшендерә, моннан соң аларга башка төрле киңәшләр кирәкми инде. Һичшиксез, кеше шушы чынбарлыкны, хакыйкатьне өйрәнергә һәм нәкъ менә үзе турында кайгырган кебек үк башкалар хакында да борчылырга, аларга рухи гүзәллекне аңларга ярдәм итәргә, киң күңеллелек, юмартлык күрсәтергә, Аллаһы Тәгалә үзенә биргәнне мохтаҗлар белән бүлешергә тиеш.

Гыйбрәтле күзләр белән караучыларга яшерен хәзинәләр ачыла башлый, алар Аллаһының барлыгын һәм берлеген раслый. Галәм ишетелмәс шигырьләрне пышылдый сыман, Аллаһы Раббыбызның ихтыяры шундый. Раббыбыз боларны барысын да уйлану һәм аның киң кодрәте алдында безнең бөтенләй дә юк нәрсәләр икәнебезне аңлау өчен махсус булдырган. Аллаһының “Укы” дигән беренче әмерендә дә илаһи серләр яшеренгән бит. Шундый уйланулар нәтиҗәсендә, кеше үзенең көчсез икәнлеген һәм Раббыбызның бөек, кодрәтле Зат булуын тирәнтен аңлый. Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен ахыргача аңлап, үз нәфесенең ни дәрәҗәдә көчсез һәм зәгыйфь булуына төшенә.

Аллаһы Тәгалә үзенең колларын шул дәрәҗәгә күтәрү өчен, өстенлеген һәм олы кодрәтен күрсәтеп, күзләргә һәм җаннарга болай дип аңлата: “Ул шундый Аллаһ: җиде күкне яратты, киң рәхмәтенең яратылышында син һич җитешсезлек күрмәссең. Тагын да күз сал әле, берәр ярык күрерсеңме? Тагын да ике тапкыр күз сал әле. Синең күзләрең арыган хәлдә, хур булып кайтыр” (“Әл-Мөлек” сүрәсе, 3-4 аять).

Һичшиксез, күктә төрле зурлыктагы йолдызлар иксез-чиксез, илаһи календарь буенча эшләүче кояш бер генә мизгелгә дә бетмәс энергиясе белән җирдә яшәешне тәэмин итә, ай аның өчен көзге булып тора. Раббыбызның әлеге барлыклары гүзәл һәм гаҗәпләнерлек, алар мең еллар буе сүнмичә, бернинди хатасыз хәрәкәт итә.

Бер-берсенә һич тә ошамаган җимешләр һәм яшелчәләр үстерүче җир - Аллаһы Тәгаләнең олы кодрәтенә тагын бер дәлил. Җирнең коры өлешенә эләккән су шушы урыннарны сугара һәм җанландыра. Бу - Аллаһының җанландыру көче, яңарыш һәм яшәеш чыганагы.

Әлеге бөек һәм кабатланмас зиннәтләр, шушы могҗизалар, һәр мизгел кешене Кодрәт иясе булган Аллаһы турында уйланырга мәҗбүр итә. Әмма күпчелек кешеләр, әллә ялгышулары аркасында инде, әллә күзләре күреп тә, сукыр булулары нәтиҗәсендәме, шушы гайре табигый нәрсәләрне инкарь итәләр. Ахыр чиктә, бик күп үрнәкләр һәм илаһи серләр, рухи яктан сукыр                                   кешеләрнең күз алдыннан узып, миләренә һәм аңнарына үтеп керә алмыйча, кыяга эләккән яңгыр тамчысы сыман юкка чыга.

Югыйсә, бераз гына булса да уйланып карасаң, барысы да аңлашыла бит, чөнки гыйбадәт кылуда ихласлык һәм тәкъвалык уйланулар нәтиҗәсендә арта. Мәсәлән, намаз вакытында без укыган һәр аятьнең мәгънәсе безне камиллеккә илтә, гыйбадәтебезне тагын да дөресрәк итә. Аллаһы Тәгалә болай ди: “Аллаһка сәҗдә кыл һәм якынлаш!” (“Әл-Галәк” сүрәсе, 19 нчы аять). Биредә колны тирәнтен уйланулары һәм калебенең кабул итүе Аллаһка якынайта.

Галәм уйлый белүчеләр өчен мәктәп ул. Бу тормыш мәктәбендә хәтта белемсезләр дә укырга һәм тирә-якны аңларга, сабак алырга сәләтле. Алар барлык серләрне, хикмәтне һәм хакыйкатьне аңлый башлый. Һәр яфрак, һәр чәчәк, һәр җимеш алар өчен китапка әверелә. Сәди Шираҗи болай дигән: “Камиллеккә ирешүче өчен һәр яфрак китап томнарына әйләнә. Ә ваемсызлар өчен хәтта агач та бер яфрак түгел”.

Кыскасы, галәмдәге бөтен барлыклар бары тик ишетә, уйлый белүчеләргә генә аңлаталар.

Планетабыз кешегә хезмәт итү өчен булдырылган. Шулай итеп, бик күп барлыклар, үзләре өчен нәрсәдер эшләп, кирәгеннән артыгын ясап ташлый. Моның сәбәбе билгеле - башкаларның, аеруча да кешенең ихтыяҗларын канәгатьләндерү. Мәсәлән, нибары 45 көн генә яшәгән бал корты һәрвакыт үзе һәм дәвамнары өчен бал җитештерү белән мәшгуль. Хикмәт шунда ки, ул бал запасыннан кеше дә файдалана алсын өчен тырыша. Сыер үзенең бозавы ашый алсын өчен сөт бирә, әмма сөтнең күпчелек өлеше кешегә - хуҗасына кала. Әйтик, яңа алмагач үсеп чыксын өчен нибары бер орлык кирәк, ә алмагач алмалары сыгылып төшәрлек итеп уңыш бирә. Уйлый, фикер йөртә белүчеләр өчен монда хикмәт, сабак бар.

Акыллы, белемле һәм зирәк кешеләр, җимешләре өлгереп халыкны сыйларга ашыгучы агачлар кебек, тыйнаклык һәм ихласлык сыйфатларына ия була. Шуңа күрә кеше, беренче чиратта, үзенең өстенлеген һәм тәкәбберлеген ачыктан-ачык күрсәтүче теләкләреннән - нәфесеннән арынып, эчке, рухи дөньясын хәзинәгә әверелдерергә тиеш. Әлеге хәзинәдә теләсә кайсы барлык үзенә җан, күңел тынычлыгы табарлык булсын. Төгәлрәк әйткәндә, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) юлыннан баручылар саф, чиста сулы шарлавык, бик тә чиста су кебек булырга тиеш. Ягъни су кебек җанландыручы, шифа, сихәт өстәүче, ял иттерүче, яшелләндерүче булырга кирәк. Бүре дә, кош та су эчә алырлык буа кебек, кешегә гыйбадәт кылырга ярдәм итүче шадырван - фонтан кебек чиста булырга кирәк. 

Ә хәзер суның могҗизалы сәяхәте турында уйлап карыйк әле. Болытлардан төшкән су кайчак уңдырышлы туфракка эләгеп, аны сугаруга, җанландыруга сәбәпче була, ә кайчак кыялы яки балчыклы урынга, комлыкка төшеп юкка чыга. Әмма су тамуының нәтиҗәсе күзгә күренмәскә дә мөмкин. Андый чакта ул туфрак катламнарын үтеп кереп, шифалы чишмәгә әйләнә һәм җир өстенә бәреп чыгу мизгелен көтә.

Җир өстендәге су кешегә төрле яктан файда китерә - ашарга, эчәргә әзерлибез, юабыз, чистартабыз һәм шул рәвешле су үзе дә пычрана. Пычрак су исә кояш җылысында парга әйләнә һәм болытка әверелеп, яңадан җиргә тама.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә җирне җанландыручы болыт рәвешендәге суның мәрхәмәтен кешеләргә иң яхшы үрнәк итеп күрсәтә: “Җилләрне җибәрүче Аллаһ бит. Шуннан алар болыт кузгаталар да. Шулай итеп, Без җирне үлек булып торганнан соң, болыт белән терелтеп җибәрәбез. Менә шуның кебек яңадан терелер” (“Фатыр” сүрәсе, 9 нчы аять).

Кешегә, кечкенә тамчы рәвешендә анасы карынында булганнан соң, җан керә, ул дөньяга килә, үсә һәм, ниһаять, җәмгыять белән аралаша башлый. Табигатенә (фитрый иман) салынган соклану һәм гүзәллек сыйфатлары нәфесе һәм гөнаһлары аркасында пычрана башлый. Әгәр ул Аллаһының әмере һәм ихтыяры белән тәүбә итеп, башкаларга карата игелек кыла башласа, адашу юлыннан хакыйкать - мәрхәмәт, тәрбиялелек, камиллек юлына басачак. Шулай итеп, кеше үзенең асылында саф, чиста ул, пычрак һәм таплар аңа соңрак элегә, әмма алар мәңгелек түгел, ә менә сафлык һәм гыйлемлелек калебтә мәңгелеккә калачак. Шуңа күрә кеше пычрактан чистарынып, югарырак дәрәҗәгә күтәрелә. Аллаһы Тәгалә рухи дәрәҗәсе ягыннан өскәрәк күтәрелгән кешегә үзенең эш-гамәлләре, акыллы сүзе, күңеле белән мохтаҗларга ярдәм итү бурычын йөкли.

Хөрмәтле җәмәгать! Мөселманнар һәрвакыт законнарны, җәмгыятьтә кабул ителгән мораль нормаларын һәм кагыйдәләрне үтәүләре белән аерылып тора. Чөнки Аллаһы Раббыбыз мөэминнәргә кагыйдәләр буенча яшәргә, барча кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга, аларны олыларга һәм хөрмәтләргә куша.

Бүген безнең илебездә дин һәм вөҗдан иреге гарантияләнә. Мөселманнарга ислам дине кушканча яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган - мәчетләр төзелә һәм ачыла, менә берничә ел инде Болгар ислам академиясе эшләп килә, өлкә ифтарлары үткәрелә, Ульяновскида мөселман балалары өчен балалар бакчасы сафка бастырылачак.

Соңгы елларда илебез законнарына бик күп уңай үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, Россия Федерациясе Конституциясе традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калу кирәклеген билгели, ә Раббыбызга ышану төп законда безнең җәмгыятебезне берләштерүче көч сыйфатында китерелә.

Әлһәмдүлилләһи шөкер, бүгенге вәгазебездә сөйләп үткәннәрне гамәлгә ашыру өчен дәүләтебездә бөтен шартлар да бар.

Аллаһы Тәгалә безгә шундый дәрәҗәгә ирешергә насыйп итсен. Безнең гамәлләребез һәм әхлагыбызны яңгыр суы кебек чиста, саф, үтә күренмәле итсен. Безне шәфкать, мәрхәмәт һәм һидаять чыганагы итсен. Безгә җирдәге пычрак белән тутыктан котылырга ярдәм итсен. Безнең җаннарыбызны үзенә алганда алар күкләргә омтылучы су кебек чиста, саф һәм пакь булсын. Әмин!

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.