Бергә һәм бердәм булыйк!

Җомга вәгазе

Галәмнәр тәрбиячесе булган Аллаһы Тәгаләгә барча олуглауларыбыз, хәмед-сәнәләребез һәм мактауларыбыз булсын. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага (с.а.в.с.) күңелләребез түреннән чыккан салават-шәрифәләребез һәм сәлам-догаларыбыз барып ирешсен. Шулай ук аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа ияргән бәндәләргә Аллаһының рәхмәте булсын.

Кадерле мөэминнәр! Бу атнадагы хотбәбез дәүләт бәйрәменә - Халыклар бердәмлеге көненә багышлана.

Аллаһы Раббыбыз җир йөзендә яшәүче бөтен кешеләрне дә бер ата белән бер анадан яралткан. Без – төрле милләт һәм дин вәкилләре, барчабыз да үзара туганнар, кардәшләр. Шуңа күрә бөтен милләтләр дә Аллаһы Тәгалә каршында бертигез булып санала.

Аллаһы Тәгалә адәм балалары арасында кемне күбрәк ярата икән, дигән сорауга җавапны Раббыбыз Коръәни-Кәримдә Үзе бирә: “Әй, адәм балалары! Хактыр ки, без сезне бер ир вә бер хатыннан яралттык. Бер-берегез белән аралашыгыз, бер-берегез белән танышыгыз, дип сезне кавемнәр һәм кабиләләргә аердык. Хактыр ки, гөнаһ кылудан курыккан кеше Аллаһы каршында иң олы абруй казаныр. Шөбһәсездер ки, Аллаһы барысын да белеп, хәбәрдар булып тора”. 

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Дөреслектә дә, Аллаһы Тәгалә сезнең сурәтләрегезгә һәм төсләрегезгә карамас, Аллаһы Тәгалә сезнең калебләрегезгә һәм кылган гамәлләрегезгә карар”.

Башка хәдисе-шәрифтә Пәйгамбәребез (с.а.в.) болай дип әйткән: “Дөреслектә дә, Аллаһу Аззә вә Җәллә миңа сезнең түбәнчелекле булуыгызны вәхи кылды. Шул хәтле түбәнчелекле булырга кирәк ки, беркем дә үзенең башкалардан өстенрәк булуы турында уйламасын”.

Әлеге аятьтән һәм хәдисләрдән шунысы аңлашыла: без бер ата белән бер анадан яратылдык. Безнең арабызда Аллаһка иң якын булган кешеләр - Раббыбыздан иң күп куркучылар. Аллаһы Раббыбыз безнең тәннәребез, чәчләребез һәм күзләребез нинди төстә булуына карамый, чөнки болар барысы да дөньяда яшәгән вакытта гына кирәкле нәрсәләр. Ә Ахирәт көнендә безнең өчен иң кирәкле нәрсә -  ул күңелләребездәге тәкъвалык хисе һәм кылган изге гамәлләребез. Без бер-беребез белән бары тик яхшы, изге эшләр эшләүдә генә узышырга, ярышырга тиеш. Үзеңне һәрвакытта да башкалардан түбәнрәк итеп күрергә тырышырга кирәк. Менә шул вакытта гына без дөрес юлда булырбыз. Тирә-ягыбыздагы кешеләрне күрмичә, тәкәбберләнеп, масаеп, борыннарыбызны өскә күтәреп, әгәр яраса, башкаларның башына басып узарга әзер булып йөрсәк, без җәннәтне күрергә түгел, аның хәтта исен дә исни алмабыз.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Кемнең йөрәгендә тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлек булса да, ул кеше җәннәткә кермәс”. Ягъни беркемнең дә башка милләттән булган кешене кимсетергә, түбәнсетергә, мыскыл итәргә хакы юк. Башка дин вәкилләренә карата матур, күркәм мөгамәләдә булырга кирәк. Үзебезнең матурлыгыбыз, әдәпле һәм тәртипле булуыбыз белән динебезнең иң дөрес һәм хак дин булуын күрсәтергә тиешбез. Иманлы кешенең теле сөйләмәсә дә, үзенең кыяфәте, үз-үзен тотуы, башкаларга мөнәсәбәте белән Ислам дине турында ачык сөйләп торыр, диелгән. Кешенең үз-үзен ничек тотуыннан ук аның иманлы булуы аңлашылырга тиеш. Шуңа күрә саф вә пакь динебез күршеләребез, башка милләт вәкилләре белән һәрвакытта да яхшы мөгамәләдә булырга чакыра.

Аллаһы Тәгалә күңелләребезне иман, һидаять һәм Коръән нуры белән нурландырсын. Барчабызга да хакны хак итеп күрергә һәм хакка иярүчеләрдән, бергә һәм бердәм булырга насыйп итсен. Әмин.

 

“Әй, адәм балалары! Хактыр ки, без сезне бер ир вә бер хатыннан яралттык. Бер-берегез белән аралашыгыз, бер-берегез белән танышыгыз, дип сезне кавемнәр һәм кабиләләргә аердык. Хактыр ки, гөнаһ кылудан курыккан кеше Аллаһы каршында иң олы абруй казаныр. Шөбһәсездер ки, Аллаһы барысын да белеп, хәбәрдар булып тора”.

* * * 

“Дөреслектә дә, Аллаһы Тәгалә сезнең сурәтләрегезгә һәм төсләрегезгә карамас, Аллаһы Тәгалә сезнең калебләрегезгә һәм кылган гамәлләрегезгә карар”.

* * *

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, әфәндебез һәм пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.

Шәригать өч зур бүлеккә бүленә: гакыйдә – иман нигезләре, фикһ мәсьәләләре һәм әхлак. Бу дөньяда һәрбер кешенең бурычлары бар. Адәм баласының Аллаһы Тәгалә каршында бурычлары бар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) сөннәтенә туры китереп гыйбадәт һәм эш-гамәлләр кылу, үзебезгә, туганнарыбызга һәм тирә-юньдәгеләргә карата мөнәсәбәтебез шул бурычларга керә.

Бүгенге хотбәбез тирә-ягыбыздагы кешеләр, төгәлрәге, күршеләребез турында. Аларның мөселман булуы яки булмавы мөһим түгел. Күршеләр белән дөрес мөнәсәбәтләр кору мөселманның әхлак дәрәҗәсенә бәйле.

Чынлыкта, күршеләребез – иң якын кешеләребез. Безнең өчен аларны Аллаһы Тәгалә сайлый, шуңа күрә бу мәсьәләдә гаепне үзеңнән эзләргә кирәк. Кайчак күршеләребезнең үз-үзләрен дөрес тотмавына зарланабыз. Ә үзебезгә кисәтү ясасалар, ачуланабыз. Ислам динендәге бөек кешеләрнең дә зарланырлык күршеләре булган. Әмма алар мөселманның күркәм әхлагын күреп, шуңа сокланып, үрнәк алып ислам динен кабул итү бәхетенә ирешкәннәр.

Бүген кешеләрнең күбесе хәтта иң якын күршеләре белән дә таныш түгел. Инглизләрдә, коймаң биегрәк булган саен күршең яхшырак, дигән әйтем бар. Мөселман кешесе мөселман булмаган халыкларга үрнәк күрсәтергә тиеш. Күршең синең ничек яшәвеңне белеп тора бит. Мөселман кешесенең тормышыннан чыгып, динебезгә бәя бирәләр. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез аркылы күршеләребез нинди булуына карамастан, аларның хакын хакларга, аларны хөрмәт итәргә кушкан.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Җабраил миңа күршеләргә мөнәсәбәт турында шуның кадәр күп сөйләде ки, ул аларны варислар исәбенә кертер инде, дип уйлап куйдым” (Бохари).

Әлеге хәдистә күршеләргә карата нинди мөнәсәбәт күрсәтү кирәклеге турында тирән мәгънә салынган. Ул начар булгач, мин ничек аңа карата яхшы булыйм инде, дип әйтер кайберләре.

Әгәр берәр төрле бәла-каза килсә, беренче булып күршеләр ярдәм кулы сузарга тиеш.

Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле (с.а.в.с.) тагын бер хәдисендә болай дип әйткән: “Әй, Әбү Зәрр! Син шулпа пешергән саен, күршеләреңне дә сыйларлык булсын өчен, анда суны күбрәк өстә” (Мөслим).

Мөселман бәйрәме көннәрендә нәрсәне дә булса күршеләр белән бүлешү соңыннан зур файда китерәчәк. Рамазан бәйрәме көнне бер мөселман кардәшебез үз подъездында яшәүче барлык күршеләренә дә чәкчәк тараткан. Әлеге изге эштән мөселман үзе дә, күршеләре дә канәгатьлек хисе кичергәннәр. Бәйрәм көннәрендә моны һәркайсыбыз эшли ала бит. Белегез, шуннан соң күршеләрегезнең үзегезгә дә, динебезгә дә мөнәсәбәте яхшы якка үзгәрәчәк.

Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) тагын бер хәдисендә болай диелгән: “Беркем дә хәтта күршесенең стенасына казык кагып та зыян китерергә тиеш түгел” (Бохари).

Кайчак күршеләребез күңелне төшерерлек нәрсәләр эшләп ташлый. Әлбәттә инде, аңа начарлык белән җавап бирәсе килә. Әмма шәригатебез тынычланырга, сабырлык күрсәтергә, тирәнтен уйлап карарга һәм яхшылык белән җавап бирергә куша. Озак вакыт үзара мөнәсәбәтләрне ачыклауга караганда, начарлыкка яхшылык белән җавап бирү күпкә отышлырак. Күршесе белән ачуланышу, талашу мөселман кешесен һич тә бизәми.

Исламда монахлык дигән нәрсә юк, туганнар һәм күршеләр белән аралаша белергә кирәк. Аллаһы тарафыннан монда зур хикмәт салынган. Без – мөселманнар башкалар өчен үрнәк булырга тиеш. Әгәр безнең үз-үзебезне тотышыбыз, тәртибебез башкаларга ошый икән, димәк, Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәтен үтибез булып чыга.

Күршелекне хак вә пакь динебезгә өндәү сыйфатында файдаланырга кирәк. Шәригать буенча күршеләребезгә карата безнең хакларыбыз бар. Безгә аларны динисламга, намазга өндәү бурычы йөкләнгән. Күршеләребез Кыямәт көнендә безнең өчен дәлил дә, безгә каршы дәлил дә булырга мөмкин.

4 ноябрь – безнең илебез өчен мөһим дата, Халыклар бердәмлеге көне. Һәр мөселман өчен бердәмлек – иманның бер өлеше. Җәмәгатьнең гыйбадәттә бердәмлеге. Туганлык җепләрен саклау. Мохтаҗ булсалар, хәтта чит-ят кешеләргә дә булышу. Зәкят, сәдака бирү аркылы ярдәм итү. Хәтта мораль яктан булышу да сөннәт булып санала, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) безне шуңа өндәгән. Күршеләр белән җылы, яхшы мөнәсәбәттә булу – Туган илебез гражданнары бердәмлегенең бер өлеше. Барысы белән дә аңлашып, гармониядә яшәү – Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәте. Дин кардәшләребезнең бердәмлеге, туганнар бердәмлеге, күршеләр бердәмлеге – илебез бәхетле киләчәгенең нигезе.

Аллаһы Тәгалә безгә тирә-юньдәге кешеләрне исламга китерерлек күркәм әхлак насыйп итсен.

Йә, Аллаһ, Синең юлыңда көрәшүче сугышчыларыбызның рухын, иманын ныгыт, явызлыклар, гаделсезлек, фетнә, коткы һәм намуссызлык таралудан безнең Туган илебезне, Ватаныбызны сакла!

Йә, Аллаһ, безнең җәмгыятебезне ныгыт, безне тетрәнүләрдән, ачлыктан, җимерелүләрдән, төрле явызлыклардан сакла!

Йә, Аллаһ, Синнән Җирне сугышлар һәм кан коюлардан саклавыңны сорыйбыз!

Йә, Аллаһ, безгә барлык сынауларны да үтәргә көч-куәт, сабырлык бир!

Раббыбыз, Синнән Җирдә тынычлык, дөреслек һәм гаделлек урнаштыруыңны сорыйбыз!

Йә, Аллаһ, Гаделлек һәм Ватанны саклау хакына газиз гомерләрен корбан иткән сугышчыларыбызның рухларын шат кыл, аларга мәрхәмәтле бул, гөнаһларын кичер, ярлыка!

Аллаһы Тәгаләдән җир йөзендәге барча кешеләргә дус-тату, аңлашып, бер-берсенең уңышларына шатланып яшәргә, ике дөнья бәхетенә ирешергә һәм Үзенә бертуктаусыз рәхмәтле булырга, шөкрана кылырга насыйп итүен догалар кылып сорыйбыз. Әмин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.