“Дин – ул үгет-нәсыйхәт”

Җомга вәгазе

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанырга өндәү һәм үгет-нәсыйхәт бирү темасына багышлана.

Нәсыйхәт сүзе “вәгазь сөйләү”, “киңәш бирү”, “яхшылыкка өндәү”, “начарлыктан тыю”, “Аллаһының ризалыгына ирешү нияте белән нәрсәдер эшләү” дигән мәгънәне аңлата. Гарәп телендә “нәсыйхәт” сүзе бик күп төрле мәгънәгә ия. Кайбер гарәп лингвистлары раславынча, “нәсыйхәт һәм фәләх” сүзләре кебек башка бер генә сүз дә ике дөнья игелек һәм яхшылыкларының мәгънәсен тирәнтен итеп аңлатып бирә алмый.

Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримнең “Фуссыйләт” сүрәсендә болай дип әйтә: “Сүз белән (азан укып һәм вәгазь-нәсыйхәт кылып, кешеләрне) Аллаһка дәгъват итүче һәм (Аллаһ хозурында кабул ителә торган) изге гамәл кылган һәм: “Һичшиксез, мин мөселманнардан”,- диючедән дә күркәмрәк (сүзле) кем бар?”.

Хак вә пакь динебез Исламда мөселман кешесенең үзенең дин кардәшенә үгет-нәсыйхәт бирүе һәм башкаларны Аллаһы Тәгалә инанып һәм Аңа буйсынып яшәргә өндәве зур әһәмияткә ия.

Югарыда китерелгән аятьнең тәфсирендә шундый игелекле гамәлне кемнәр кылуы һәм ничек кылырга кирәклеге турында төгәл әйтелә. Аллаһыга инанырга өндәү – ул пәйгамбәрләр һәм аларның варислары юлы. Әлеге изге аять беренче чиратта сөекле Пәйгамбәребезне (с.а.в.с.), аның хөрмәтле сәхабәләрен, табигыйннарын  һәм тирән акыл белән Аллаһка дәгъват итүче тугрылыклы хәлифләрне күздә тота. Аллаһка дәгъват итү – ул Аллаһының барлыгына һәм берлегенә (Единобожие) инанырга, Аңа буйсынып яшәргә өндәү, күркәм сүз менә шул була инде.

Аллаһка дәгъват итүнең ике мөһим шарты бар, шуның беренчесе – Ислам. Ягъни дәгъват итүче мөселман кешесе булырга тиеш. Аның дәгъватында ширк (күпаллалык) булмасын. Ул Аллаһы Тәгаләне үзенең Раббысы итеп танырга һәм үзенең дәгъватына тугрылыклы булырга тиеш. Икенче шарт: аның эш-гамәлләре дәгъват сүзләренә тулысынча туры килсен. Дәгъват итү бары тик сүз булып кына калырга тиеш түгел. Дәгъват итүче берүк вакытта изге эш-гамәлләр кылырга бурычлы. Ягъни башкаларны дәгъват итү хокукына ия булу өчен үзеңә тамырдан үзгәрергә, әхлакый сыйфатларыңны, холкыңны камилләштерү, яхшырту өстендә эшләргә, икенче төрле әйткәндә, башкалар өчен бөтен яктан да үрнәк булырга кирәк.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә бу хакта болай дип әйткән: “Дин – ул үгет-нәсыйхәт, вәгазь бирү”. “Ә кем хакына нәсыйхәт соң?”- дип сораганнар аңардан. “Аллаһы Раббыбыз хакына, Аның Китабы хакына, Рәсүле хакына һәм барча мөселманнар хакына”,- дигән Пәйгамбәребез (с.а.в.с.).

Аллаһы Тәгалә хакына үгет-нәсыйхәт беренче чиратта Раббыбызга дәгъват итүне күздә тота. Әлеге төшенчәгә ширкны инкарь итү, гыйбадәттә ихласлык, Аллаһыга карата басынкылык һәм буйсынмаудан саклану, Аллаһы хакына мәхәббәт һәм нәфрәт күрсәтү, басынкыларга дустанә мөнәсәбәттә булу һәм тыңламаучыларга нәфрәт күрсәтү, шулай ук биргән нигъмәтләр өчен рәхмәтле булып дәгъват итү керә.

Дин – ул Аллаһының Китабы хакына үгет-нәсыйхәт һәм барлык дини китапларның да Аллаһтан иңдерелүенә, ә Изге Коръәни-Кәримнең соңгы китап булуына инану. Шулай ук Изге Коръәннең Аллаһы Раббыбыз сүзе булуына шәһадәт итәргә кирәк. Ул аны кешеләргә иңдергән һәм бозып күрсәтүдән, үзгәртүләрдән Үзе саклый. Аллаһының сүзе кешеләр сүзенә охшамаган булуына һәм адәм балалары Коръәни-Кәрим аятенә охшаш аять яза алмавына чын ихластан, бөтен күңел, калеб белән ышанырга кирәк. Шулай ук Изге Коръәнне өйрәнүдә, аңлауда һәм анда кушылганнарны җиренә җиткереп үтәүдә, аны яңа буын мөселманнарга өйрәтүдә, аларга аны саклап, алдагы буыннарга тапшыру бурычы йөкләнгән булуын җиткерүдә, Коръән кушканнарны үтәргә теләмәүчеләргә каршылык күрсәтүдә зур көч һәм тырышлык кую таләп ителә.

Дин – Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) хакына үгет-нәсыйхәт. Монда сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) Аллаһының колы һәм Рәсүле (с.а.в.с.) булуына, шулай ук ул безгә тапшырып калдырган һәм безне өндәгән нәрсәләргә, Аллаһының Рәсүленә (с.а.в.с.) мәхәббәт һәм тугрылык асылда Аллаһы Раббыбызга мәхәббәт һәм тугрылык булуына бөтен калеб белән ышану керә. Сөекле Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) бәйле булуын белдерүче кешене дус итеп, ә аның белән дошманлашучы кешене дошман итеп танырга кирәк. Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) сөннәтен торгызырга, диндә яңалыклардан һәм аларны кертүчеләрдән читләшергә, сөннәт белән бәйле булган фәннәрне өйрәнергә, аны башкаларга өйрәтергә, үз-үзеңдә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) холкын тәрбияләргә һәм аның тәртибе этикасын булдырырга кирәк.

Әсхабе кирамнар – хөрмәтле сәхабәләр, табигыйннар һәм алардан соң яшәгән ислам галимнәре Аллаһы юлында нәсыйхәт бирүдә һәм Аллаһка дәгъват итүдә зур тырышлык куйган һәм олуг хезмәт башкарганнар. Хакыйкатьтә, яхшылыкка өндәү һәм тыелганнар турында искә төшерү, кисәтү Ислам диненең төп принципларыннан берсе булып исәпләнә.

Аллаһы Раббыбыз хакыйкатькә ирешү юлында иманыбызны ныгытсын, тәкъвалыгыбызны арттырсын, калебләребезне сафландырсын иде.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.

 

“ӨМЕТ”кә язылырга онытмагыз!