Безне борчыган проблемаларның сәбәпләре

Җомга вәгазе

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, барлык сәхабәләренә, Кыямәт көненә кадәр аңа ияреп баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-сәнәләребез булсын.

Билгеле булганча, тән белән җан арасында тыгыз элемтә бар, шуңа күрә аларны тулы бер нәрсәнең аерылгысыз өлеше итеп танып, безгә физик һәм рухи гармониягә омтылырга кирәк. Алар арасында тигезлекне саклау бик тә мөһим. Ә моңа уйларыбыз һәм ниятләребез (ягъни эчке рухи халәт) белән сүзләребез һәм гамәлләребез (ягъни тышкы чагылыш) арасында үзара килешү булганда гына ирешергә мөмкин. Изге Коръәндә “инандык һәм изге гамәлләр кылдык” дигән сүзләр 70 тапкыр очрый. “Инандык” фигыле иманлы кешенең эчке дөньясын, чын йөрәктән ният кылуын күздә тота. “Изге гамәлләр кылдык” – ул иманның эш-гамәлләрдә чагылышы (тышкы дөнья). Шулай итеп, эш-гамәлләр кешенең калебен, рухи халәтен, эчке һәм тышкы дөньясының ни дәрәҗәдә гармониядә, килешеп яшәвен күрсәтә.

Физик һәм рухи халәте бер-берсе белән бәйле, ягъни гармониядә булганда гына кеше шәхес буларак үсә, үсеш юлыннан бара. Әгәр анда берәр чит-ят элемент килеп керсә, үсеш туктап кала. Теләсә нинди гөнаһлы эш-гамәл үсеш процессындагы балансны бозып ташлый, ягъни дисбаланска китерә. Бөек сәхабәләрнең берсе – Ибн Аббәс (р.а.) болай дип әйткән: “Хакыйкатьтә, яхшы, игелекле гамәл йөзгә – нур, калебкә – яктылык, ризыкка – киңлек, тәнгә көч-куәт өсти, кешеләрнең йөрәкләрендә мәхәббәт һәм хөрмәт хисен арттыра”. Гөнаһлы эш-гамәл, киресенчә, кешенең йөзен каралта, калебен катыра, тәнен көчсезләндерә, ризыгын киметә, кешеләр күңелендә нәфрәт хисе уята.

Тән авыртулары, безне үзебезне һәм якыннарыбызны борчыган проблемалар артында иманыбызның зәгыйфьлеге, төрле гөнаһлы эш-гамәлләр нәтиҗәләре торуы турында хәтта уйлап та карамыйбыз. Бик күп гасырлар элек Коръәни-Кәримдә бу хакта болай дип әйтелгән: “(И кеше!) Сиңа берәр яхшылык килсә, ул (синең тырышлыгың белән булмыйча) – Аллаһтан. Әмма сиңа берәр начарлык килсә, (ул да сәбәп булу ягыннан) синең үзеңнән” (“Ән-Ниса” сүрәсе, 79 нчы аять). Башка аятьтә болай диелгән: “Сезгә килгән һәр бәла – кулларыгыз казанган (начар) нәрсәләр сәбәпле. Ул бик күбен гафу итә” (“Әш-Шура” сүрәсе, 30 нчы аять).

Кеше яки җәмгыять үзе белән булган нәрсәләрнең тирән мәгънәсен бары тик үзе генә аңлый ала. Бик күп кешеләр үзләре белән килеп чыккан проблемаларда башкаларны гаепләргә ашыга, имеш, күз тидергәннәр, бозым ясаганнар һ.б. Чынлыкта, проблемаларның сәбәбе әлеге кешеләрнең үзләрендә, аларның яшәү рәвешендә, эш-гамәлләрендә яшеренгән бит. Кызганычка, күпләр шушы дөреслекне, хаклыкны танырга әзер түгел.

Бөек галим Мөдҗәһид (р.а.) болай дип әйткән: “Хакыйкатьтә, корылык башланса яки яңгырлар туктамаса, хайваннар адәм балалары арасындагы  гөнаһлы кешеләргә ләгънәт укыйлар, аларны каргыйлар. “Болар барысы да кешеләрнең гөнаһлары сәбәпле”,- ди хайваннар”.

Аллаһы Раббыбызның соңгы Рәсүле (с.а.в.с.) кешеләрнең эш-гамәлләре белән дөньядагы төрле тетрәнүләр – апокалипсисларның тыгыз бәйләнештә булуын ассызыклаган.

“Әй, күченүчеләр мәхәлләсе! (Әй, мөселманнар!) Биш күренеш... Әгәр шуларга юлыга калсагыз һәм алар аша сынаулар узарга туры килсә, Раббыбыздан сезне алардан саклавын сораячакмын (җәмгыятькә начар сыйфатлар хас булса, сезне алар белән пычратмауны Аллаһтан сорыйм).

  1. Әгәр берәр халыкта оятсызлык, бозыклык, зина кылу күренешләре барлыкка килеп, кешеләр бу турыда игълан итсә (җәмгыятьтә нормага әверелсә), алар арасында ата-бабалары моңа кадәр күрмәгән чума һәм башка авырулар таралачак.
  2. Әгәр кешеләргә ялганлау һәм алдап сату сыйфатлары хас булса, алар еллар буе җәза күреп, алга бару һәм үсеш прогрессы тукталачак, шулай ук юклык һәм идарә итүчеләрнең кыерсытулары белән сыналачак.
  3. Берәр төрле халык үз мөлкәтеннән зәкят сәдакасын түләмәсә, яңгырлардан мәхрүм ителәчәк (озак вакыт дәвамында). Әгәр янәшәдә генә хайваннар булмаса, алар ул яңгырны беркайчан да күрмәс иде.
  4. Әгәр кешеләр Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә биргән вәгъдәләрен бозсалар, шушы кешеләрнең дошманнарына алар өстеннән хакимлек итү хокукы биреләчәк. Һәм алар (дус булмаган кешеләр) кайбер нәрсәләрен үзләренә тартып алачак.
  5. Әгәр имамнар Аллаһының Китабыннан чыгып эш итмәсәләр, Раббыбыз аларга бәла-каза, кайгы-хәсрәт һәм бер-берсе аркылы мохтаҗлык бирәчәк (алар бер-берсе белән сыналачак)” (Ибн Мәҗе).

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) ундүрт гасыр элек, безне борчыган проблемаларга без үзебез, бары тик үзебез генә сәбәпче булып торабыз, дип әйткән.

Кешеләрнең барлык авырлыкларны да кылган эш-гамәлләре белән бәйләп карый белүе бик тә мөһим. Гадәти булмаган авыр ситуацияләр үз тәртибеңә анализ ясауга һәм аны үзгәртүгә этәргеч ясарга тиеш. Изге Коръәни-Кәримебез болай дип әйтә: “Алар (кешеләр) үз нәфесләрендә булганны алмаштырмый торып, Аллаһ кешеләрдә булганны алмаштырмый” (“Әр-Рагъд” сүрәсе, 11 нче аять).

Диндарлык, тәкъвалык һәм тугрылык, Аллаһы Тәгалә белән тиешле элемтәне һәрвакыт һәм бөтен җирдә дә саклап калырга омтылу кешенең фани дөньяда бәхетле тормыш белән яшәвенә һәм бакыйлыкта иң зур, олуг бүләк алуга гарантия бирә. Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелә: “Һәр мөэмин ир яки мөэминә хатын (иман шартларына шөбһәсез иман итеп) изге гамәл кылса, Без аңа (дөньяда да, кабердә дә, җәннәттә дә) бик күркәм тормыш бирәчәкбез. (Моннан соң алар үлемсез бер тормышка, фәкыйрьлек куркынычы булмаган бер байлыкка, саулыкка, югалмаячак милеккә һәм мәңгелек бер бәхеткә ирешәчәкләр). Һичшиксез, алар кылган нәрсәләрнең әҗерләрен иң күркәме белән бирәчәкбез” (“Ән-Нәхл” сүрәсе, 97 нче аять).

Аллаһы Тәгаләдән безнең илебезгә тиз арада җиңү шатлыгына ирешү һәм бөтен дөньяда гадел җәмгыять төзү мөмкинлеге бирүен догалар кылып сорыйбыз!

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.

 

“ӨМЕТ”кә язылырга онытмагыз!