Пәйгамбәребезнең (c.а.в.с.) тормышы - безнең өчен үрнәк

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә, сөекле Пәйгамбeребез Мөхәммәдкә (салләллаhү аләйhи вә сәлләм), аның гаиләсенә hәм сәхабәләренә салаватларыбыз hәм сәлaмнәребез булсын.

Мөхтәрәм җәмәгать, бүгенге вәгазебездә мөселманнар охшарга тырышырга тиеш булган күркәм hәм матур үрнәк турында аңлатырбыз.

Аллаhы Тәгаләнең Yзе яраткан барча мәхлуклар арасында бары тик кешегә генә Аның бөтен күркәм исемнәренә дә ия булу рәхмәтен бирә. Раббыбыз адәм баласына берүк вакытта яхшы hәм начар сыйфатларга тартылу мөмкинлеге тудыра. Динебезнең төп максаты - кешеләрнең яман hәм начар холыкларын төзәтеп, үзгәртеп, аларны яхшы якка үзгәрү дәрәҗәсенә күтәрүдер. Кешеләрнең шушы ниятләре тормышка ашсын өчен аларга охшарга тырышу үрнәге кирәк - Усва-и Хәсәнә. Пәйгамбәрләрне җир йөзенә җибәрүнең сәбәпләреннән берсе - алар иң яхшы hәм камил кеше үрнәге.

Сөекле Пәйгамбәребезнең (салләллаhү аләйhи вә сәлләм) холык-фигыле иң камил дәрәҗәдә була.

Аллаhы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: «Сезнең өчен, Аллаhы Тәгаләгә өмет итүчеләр, Кыямәт көне булуына ышанучылар hәм Аллаhы Тәгаләне күп тапкырлар исләренә төшерүчеләр өчен Аллаhының Рәсүлендә күркәм үрнәк бар».

Бүгенгә бары тик бер пәйгамбәрнең генә тормышы тирәнтен hәм тәфсилләп өйрәнелгән, ул - Мөхәммәд Мостафаның (салләллаhү аләйhи вә сәлләм) тормыш юлы. Аның барлык эшләгән эшләре, сүзләре, тормыш юлы, кайгы-хәсрәтләре, шатлык-сөенечләре кешелек дөньясына мәгълүм. Пәйгамбәребезнең (салләллаhү аләйhи вә сәлләм) тормышы Кыямәт көненә кадәр барыбыз өчен дә үрнәктер.

Коръәни-Кәримдә аның турында болай дип әйтелә: «Хакыйкатьтә, син бөек әхлакка ия».

Пәйгамбәребезнең  (салләллаhү аләйhи вә сәлләм) яшәү рәвеше кеше эш-гамәлләренең гениаль системасыннан гыйбарәт. Аллаhы Тәгалә аны бөтен дөнья халкы өчен бар яктан да камил үрнәк итеп җибәрә. Аллаhы Раббыбыз аны гади халык, мохтаҗ кешеләр арасыннан сайлап ала hәм иң биек дәрәҗәгә, дәүләт башлыгы дәрәҗәсенә күтәрә. Җитәкче урыннарда утыручылар өчен ул иң яхшы үрнәк булып тора. Югары дәрәҗәгә фәкать үз көчең белән генә күтәрелү үрнәге ул. Моның өчен, әлбәттә, рухи яктан бай, ныклы иманлы, тәкъвалы булырга кирәк.

Рәсүлебез (салләллаhү аләйhи вә сәлләм) дин башлыгы hәм дәүләт башлыгы буларак безнең өчен иң яхшы үрнәк. Ул  кайгы-хәсрәт килгәндә сабыр итү hәм рәхмәтле булу үрнәге күрсәтә.

Әгәр син бай hәм көчле булсаң, бөтен Гарәпстанны үз кулында тоткан hәм юмартлыгы, тыйнаклыгы аркасында халыкның мәхәббәтен яулаган Пәйгамбәребезнең (салләллаhү аләйhи вe салләм) тормыш юлыннан үрнәк алырга омтыл.

Әгәр син зәгыйфь, көчсез булсаң, Рәсүлебезнең (салләллаhү аләйhи вә салләм) Мәккәдә мөшрикләр арасында ничек яшәгәнен бер мизгелгә генә булса да күз алдыңа китер.

Әгәр син мөгаллим булсаң, Пәйгамбәребезнең (салләллаhү аләйhи вә салләм) сyффә сәхабәләренә (Мәдинә мәчетендә белем алган беренче сәхабәләр) нинди ихлас күңел белән дәресләр биргәнен исеңә төшер.

Әгәр син укучы яки студент булсаң, Пәйгамбәребезнең (салләллаhү аләйhи вә салләм) Аллаhыдан иңдерелгән сүзләрне тапшыручы Җабраил (аләйhи вә салләм) каршысында ничек утыруын күз алдыңа китер.

Әгәр син хәзрәт булсаң, Пәйгамбәребезнең (салләллаhү аләйhи вә салләм) нинди матур, ягымлы тавыш белән вәгазьләр cөйләвен, үгет-нәсыйхәтләр бирүен күз алдыңа китерергә тырыш.

Әгәр син җәмәгатькә хаклыкны, дөреслекне җиткерергә теләсәң, Рәсүлебезнең (салләллаhү аләйhи вә сәлләм) тормышыннан үрнәк ал. Ул бер үзе, ялгыз килеш имансыз кешеләр арасына чыгып, аларны Ислам динен кабул итәргә өнди hәм чакыра.

Әгәр синең якыннарың булмаса, Абдуллаh белән Әминәнең яраткан, гөнаhсыз ятим нарасыен күз алдыңа китер hәм гыйбрәт ал.     

Әгәр син яшь егет яки кыз булсаң, Рәсүлебезнең (салләллаhү аләйhи вә салләм) югары әхлaклы булуыннан үрнәк алырга тырыш, ул бала чактан ук мал асраган, аларны караган.

Әгәр син гаилә корырга җыенсаң, иң әүвәл Пәйгамбәребезнең (салләллаһү аләйhи вә салләм) үгет-нәсыйхәтләре белән якыннан танышып чык.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Ватан өчен сугыш кырында мөселманнар өчен байрак, дөресрәге, солдатларның сугышчан рухын күтәрүче символ булып тора. Ул Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешү ниятендә динебез, иман ныклыгы, традицияләр һәм дәүләтчелекне саклап калу өчен көрәшә.

Әлбәттә инде, сөекле Пәйгамбәребезнең (салләллаһү аләйхи вә салләм) тормыш юлыннан үрнәкләр белән таныштыруны дәвам итәргә дә була.

1400 ел эчендә Ислам дине турында бик күп китаплар, фәнни хезмәтләр язылган, алар барысы да Коръәни-Кәрим китабын hәм Пәйгамбәребезнең (салләллаhү аләйhи вә салләм) тормышын ачыклыйлар.

7/8 октябрь – Пәйгамбәребезнең туган көне – Мәүлид ән-Нәби бәйрәме. Мәүлид уңаеннан мәҗлесләр һәм җыелышлар үткәрү – халыкны Аллаһы юлына тарту, Рәсүлебезне искә алу, аның әхлакый сыйфатлары белән таныштыру мөмкинлеге ул.

Мәүлид – мөселман җәмәгатьчелегенең традициясе, ул бик күп мөселман илләрендә билгеләп үтелә. Мәсәлән, Египет, Гарәп Әмирлекләре, Ливия, Иордания, Тунис белән Мароккода рәсим бәйрәм һәм эшләми торган ял көне булып санала. Пакистанда бу уңайдан өч көн рәттән ял итәләр. Согуд Гарәбстанында, аерым алганда, Мәккә шәһәрендә яшәүчеләр арасында да мәүлид тарафдарлары аз түгел. Шулай ук Әбү Хәнәфи мәзһәбенә керүче Идел буе мөселманнарында, ягъни бездә дә Мәүлид бәйрәме зурлап уздырыла. Өлкәбезнең бик күп мәхәлләләре быел да Мәүлид кичәләре үткәрергә ниятли.

Аллаhы Тәгаләдән барыбызны да Пәйгамбәребезнең (салләллаhү аләйhи вә салләм) юлы белән алып баруын дога кылып сорыйбыз.

 

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

2022 елның 21 сентябрендә Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте президиумының гадәттән тыш утырышы узды. Президиум Ватанны саклау һәм илнең оборонага сәләтлелеген ныгыту буенча чараларны хуплап белдерү белән чыкты. Шулай ук президиум, Россия Президентының “Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында” указын үтәү максатында, илебез гражданнарын милли бердәмлек һәм тупланганлык күрсәтергә чакырды.

Йә, Аллаһ, Синең юлыңда көрәшүче сугышчыларыбызның рухын, иманын ныгыт, явызлыклар, гаделсезлек, фетнә, коткы һәм намуссызлык таралудан безнең Туган илебезне, Ватаныбызны сакла!

Йә, Аллаһ, безнең җәмгыятебезне ныгыт, безне тетрәнүләрдән, ачлыктан, җимерелүләрдән, төрле явызлыклардан сакла!

Йә, Аллаһ, Синнән Җирне сугышлар һәм кан коюлардан саклавыңны сорыйбыз!

Йә, Аллаһ, безгә барлык сынауларны да үтәргә көч-куәт, сабырлык бир!

Раббыбыз, Синнән Җирдә тынычлык, дөреслек һәм гаделлек урнаштыруыңны сорыйбыз!

Йә, Аллаһ, Гаделлек һәм Ватанны саклау хакына газиз гомерләрен корбан иткән сугышчыларыбызның рухларын шат кыл, аларга мәрхәмәтле бул, гөнаһларын кичер, ярлыка!

Аллаһы Тәгаләдән җир йөзендәге барча кешеләргә дус-тату, аңлашып, бер-берсенең уңышларына шатланып яшәргә, ике дөнья бәхетенә ирешергә һәм Үзенә бертуктаусыз рәхмәтле булырга, шөкрана кылырга насыйп итүен догалар кылып сорыйбыз. Әмин.

Вәгазь Ульяновск өлкә мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.