Әтиләребезнең кадерен белик!

Җомга вәгазе 

Кадерле мөэмин кардәшләребез! Бу атнадагы хотбәбез әтиләребезне хөрмәт итү кирәклеге турында булачак.

Әниләребезне яраткан кебек үк, без әтиләребезне дә яратырга һәм хөрмәт итәргә бурычлыбыз. Бала бөтен яктан да төгәл, камил булсын өчен Аллаhы Тәгалә аны әти-әниле итеп яралта. Әгәр җир йөзендә аларның берсе генә булмаса да, бала ятимлектә үсәчәк. Без әтиләребезне яратырга hәм аларның ризалыгын алып калырга тырышырга тиеш.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип әйткән: “Раббыбызның ризалыгы әтиләребезнең ризалыгындадыр, Аллаhының ачулануы әтиләребезнең ачулануындадыр”. Икенче бер хәдистә болай диелгән: “Бер бала үзенең әтиcен кол хәлендә эзләп тапса hәм аны сатып алып азат итсә, әтисенең үз өстендә булган хакын тулысынча үтәгән булыр”. Бу хәдисләрдә сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) әтиләребезгә карата яхшы мөгамәләдә булырга hәм аларның кадерен белергә чакыра.

Рүхүл Бәян тәфсирендә болай дип әйтелгән: “Каты йөрәкле hәм ачулы хуҗасы янында кол ничек түбәнчелекле булса, аңа каршы сөйләмәсә, син дә әти-әниең янында түбәнчелекле hәм йомшак холыклы кол кебек бул”.

Әтиләребез безне ашатып, киендереп үстерәләр, көченнән килгән хәтле матур тәрбия бирергә тырышалар. Әниләребез башкарган эшне әтиләребез эшли алмаган кебек үк, әтиләребезгә бирелгән вазыйфаны әниләребез җиренә җиткереп үти алмыйлар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип әйткән: “Хур булсын, бите җиргә сөртелеп дәрәҗәсе төшсен, оятка калсын!” “Кем, әй, Аллаhының Рәсүле?”- дип сораганнар сәхaбәләр. «Әти-әнисе яки аларның икесенең берсе картайгач, аларга ярдәм итеп, булышып җәннәткә керә алмаган кеше”,- дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Ягъни бала чакта әти-әниләребез безне карап үстергән кебек үк, алар картайгач, икесен дә җиренә җиткереп тәрбияләсәк, җәннәткә керәчәкбез. Әти-әниләребез җәннәткә керү өчен безгә сәбәпчеләр.

Безгә җитмеш яшь тулса да, әти-әниләребез өчен hаман бала булып калабыз. Аллаhы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “Аллаhы хөкем итте вә әмер бирде: фәкать Аллаhыга гына гыйбадәт кылырга heм ата-анага изгелек эшләргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга "уф" та димәгел, вә каhәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки, аларга hәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйләгел. Вә аларга шәфкать итеп рәхим канатларыңны җәйгел! Вә әйт: ий, Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән кебек, Син дә аларга дөньяда hәм Ахирәттә шәфкать кыйл!”(«Исра» сүрәсе, 23-24).

Әти-әниләрнең балалары өстендә ун төрле хаклары бар. Менә aлар:

  1. Әгәр ризыксыз калсалар - ашатырга.
  2. Ярдәмгә мохтаҗ булсалар - булышырга.
  3. Чакырсалар – җавап бирергә, яннарына барырга.
  4. Кушкан нәрсәләре дингә каршы килмәсә, сүзләрен тыңларга hәм буйсынырга.
  5. Кием алырга кирәк булса, көчебездән килгән кадәр киендерергә.
  6. Әти-әниләребез белән сөйләшкән вакытта каты hәм авыр сүзләр әйтмичә, күңелне күтәрә торган йомшак сүзләр сөйләргә.
  7. Урамда йөргән вакытта артларыннан барырга, алга чыкмаска.
  8. Yзең өчен нәрсә яратсаң, алар өчен дә шул ук нәрсәләрне яратырга.
  9. Yзеңә теләмәгән нәрсәләрне аларга да теләмәскә.
  10. Yзебез өчен гафулык сораган вакытта алар өчен дә дога кылырга.

Әгәр мөселман кешесе үзенең әти-әнисе өчен дога кылмаса, ул фәкыйрь булыр. Аларга дога кылу кешенең байлыкта яшәвенә сәбәп була.

«Ибраhим» сүрәсенең 41 нче аятендә әти-әниләребез өчен ничек дога кылу кирәклеге турында әйтелгән: “Ий, Раббыбыз, үземне вә ата-анамны hәм барча мөэминнәрне ярлыка, Кыямәт көнендә хур итмә!”

Гайсә (г.с.) беркөнне каберләр яныннан узып барган вакытта бер ир кешенең каберендә газап кылуын күреп ала. Сәфәрдән кире әйләнеп кайтканда бу кешенең кабереннән нур балкуын күрә. Гайсә (г.с.) бу хәлгә бик тә гаҗәпләнә hәм кулларын күтәреп дога кыла: “Әй, Аллаhым! Күптән түгел генә бу кабердәге кеше газап чигә иде, ә хәзер нур эчендә балкып ята, моның хикмәте нәрсәдә, йa, Раббым?” Аллаhы Тәгалә фәрештә аша аңа вәхи җибәрә: “Бу ир кешенең хатыны корсаклы булып калды. Аларның малайлары туды. Бала үсә төшкәч, әнисе аны мәдрәсәгә илтте hәм ул анда «Бисмилләhир рахмәнир рахим»ны әйтергә өйрәнде. Шуның хөрмәтенә Мин аның әтисенең бөтен гөнаhларын гафу иттем, хәлен җиңеләйттем”. Без дә, мөхтәрәм җәмәгать, мәрхүм әти-әниләребез рухына Коръән аятьләре укып багышласак, әлбәттә инде, аларга файдасы булачак.

Аллаhы Тәгалә безгә исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп яшәргә насыйп итсен!

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.