Кыямәт көнендә шәфәгать кылу булачак ул

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, шәфәгатьчебез һәм әфәндебез Мөхәммәд Пәйгамбәргә сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын!

Кадерле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез Кыямәт көнендә шәфәгать кылу (заступничество) булуын исбатлауга багышлана.

“Шәфәгать” сүзе гарәп теленнән тәрҗемәдә өченче затларның хаталарын һәм гамәлләрен кичерүне, гафу кылуны сорау дигән мәгънәне аңлата. Икенче төрле әйткәндә, бу Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.а.в.с.) һәм башка тәкъва кешеләрнең Кыямәт көнендә кайбер гөнаһлы адәмнәрнең гөнаһларын кичерүне һәм кайбер иманлы кешеләрнең әҗер-савапларын арттыруны сорап Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итүе, ялваруы дигән сүз. Алар Аллаһы Раббыбызның рөхсәте белән иманлы кешеләр өчен шәфәгать кылачаклар.

Аллаһы Тәгалә, имансызларны тәмугта авыр җәза көтүе һәм хәлләре бик тә начар булачагы турында бәян итеп, Коръәни-Кәримдә: “Шәфәгатьчеләрнең шәфәгате аларга файда китермәс”,- дип әйтә (“Мөдәссир” сүрәсе, 48 нче аять). Бу аять шәфәгать кылу булуын күрсәтә. Чөнки шәфәгать кылу булмаса, аның турында сөйләү мәгънәсез. Аллаһының рөхсәте белән иманлылар шәфәгать кылыначак. Данлыклы “Аятел-Көрси” аятендә әнә шул хакта ачык әйтелә. “...Кем Аның рөхсәтеннән башка Аның каршында шәфәгать кыла алсын?” (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 255 нче аять).

Әгәр Аллаһы Тәгалә теләсә, сайланган кешеләргә шәфәгать кылу мөмкинлеге бирәчәк. Әмма әлеге кешеләр бары тик Раббыбыз коткарырга теләгән адәмнәрне генә шәфәгать кыла алачаклар. Монда урынлы сорау туа: шәфәгать кыла алучыларның гөнаһлары Аллаһы тарафыннан кичерелгәнме һәм Ул аларны Үзе сайлап алганмы, алайса, ни өчен алар арадашчы ролен үтиләр? Әлеге сорауга болай дип җавап бирергә мөмкин: беренчедән, шуны истә тотарга кирәк, Раббыбызның теләсә кайсы гамәле ниндидер мәгънәгә, хикмәткә ия һәм файда китерә. Бу очракта сайлап алынган кешеләрне күтәрү  һәм аларның Аллаһы Тәгалә каршында олуг дәрәҗәгә ия булуларын күрсәтү мәгънәсе салынган булуы ихтимал.

Әһле сөннәт вәль җәмәгать гакыйдәсе галимнәренең уртак фикеренчә, пәйгамбәрләр, тәкъва кешеләр, Изге Коръән, ураза тоту һәм Кәгъбәтуллаһ кебек изге урыннар һәм башкалар зур гөнаһлар эшләгән адәмнәр өчен шәфәгать кылачаклар. Әгәр Раббыбыз Үзенең шәфкате һәм мәрхәмәте белән гөнаһлыларны шәфәгатьчесез генә дә кичерә ала икән, Аның тарафыннан билгеләнгән кешенең шәфәгать кылуына ирешеп, Аллаһының гөнаһларыбызны гафу кылуына ирешү ихтималы тагын да күбрәк. Адашкан агымнарның кайбер вәкилләре шәфәгать кылу булуын инкарь итүләренә карамастан, әһле сөннәт вәль җәмәгать гакыйдәсе тарафдарлары арасында бу мәсьәләгә карата бернинди шикләнүләр һәм фикер төрлелеге юк. Бу иҗма – ислам дине галимнәренең уртак фикере белән раслана. Аятьләр, хәдисләр, дин галимнәренең бердәм фикере – иҗма белән дәлилләнгән нәрсәне – шәфәгать кылу булуын инкарь итүчеләрнең киләсе тормышларында зур зыян күрүләре бар. Ислам хокукына – фикһка багышланган “Бәһр Рәик” китабында болай дип әйтелә: “Бакый тормышта Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) шәфәгать кылуын, язып баручы фәрештәләр Кирәмән-Кәтибинны, Аллаһы Раббыбызның йөзен үз күзләре белән күрүне инкарь итүчеләргә ияреп намаз укырга кирәкми”.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Кыямәт көнендә шәфәгать кылу хокукы башта – пәйгамбәрләргә, аннары – дин галимнәренә, аннары газап чигүчеләргә биреләчәк” (Сүнән Ибн Мәҗә). Башка хәдистә болай диелгән: “Мин – Кыямәт көнендә кешелекнең әфәндесе. Кыямәт көнендә беренче булып минем каберем ачылачак, беренче булып миңа шәфәгать кылу хокукы биреләчәк һәм минем шәфәгатем кабул кылыначак” (Сәхих Мөслим).

Рәсүлебез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай ди: “Йөзләрен Кыйбла тарафына юнәлтүче кешеләрнең күбесе, аларның саны бары Аллаһыга гына мәгълүм, Раббыбызны тыңламаган, Аның тыйганнарыннан тыелмаган, Аңа каршы барган өчен тәмуг утына ыргытылачак. Миңа исә шәфәгать кылу хокукы биреләчәк. Мин Раббыбызга басып гыйбадәт кылачакмын һәм мактауларымны ирештерәчәкмен, аннары намазда булып, Аның исемен данлаячакмын. Ахыр чиктә, миңа: “Башыңны күтәр! Син сораган нәрсә сиңа бирелде. Бар, шәфәгать кыл һәм синең шәфәгатең кабул кылыначак”,- дип әйтеләчәк” (Бохари, Мөслим).

Кыямәт көнендә иманлы кешедән имансыз кешегә бернинди файда да булмас. Үлгәннән соң яңадан терелеп мәхшәр мәйданында җыелган кешеләргә фәкать шәфәгать кылу гына файда китерәчәк. Бер генә иманлы кешенең дә имансыз кешене шәфәгать кылу хокукы булмас. Әмма иманлы кешенең гөнаһлы иманлы кешене шәфәгать кылу мөмкинлеге булыр. Шуны истә тотарга кирәк, шәфәгать кылу кешене “барысын да үтәп яшәгәннәр” дәрәҗәсенә күтәрә алмый. Оҗмахка керү нияте белән динебез кушканнарны үтәп, кайчак гөнаһ эшләгән кешеләр генә шәфәгать кылыначак. Әгәр башка төрле булса, игелекләр кылып яшәгән кешеләр белән игелек кылмыйча гына гомер итүчеләр арасында бернинди аерма да булмас иде. Кыямәт көнендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) мөселманнар өчен иң зур, иң бөек шәфәгатьче булыр. Шәфәгать кылуның берничә сәбәбе бар: Аллаһының гөнаһларыбызны кичерүе, ярлыкавы хакына; тәмуг утыннан котылу хакына; тәмугта җәзаларның җиңеләйтелүе хакына; Раббыбызның барлыгына һәм берлегенә инанучыларны тәмугтан чыгару хакына; җәннәттә дәрәҗәне арттыру хакына.

Шәфәгать – ул Аллаһы Тәгаләнең бөек шәфкате һәм мәрхәмәте. Ул аны тәкъвалы һәм хаталанучы кешеләрнең дәрәҗәсен күтәрү өчен биргән. Шәфәгатькә ирешүнең сәбәпләре төрле: кемдер Пәйгамбәребезне олылап салаватлар әйтә, кемдер Аллаһы юлында зур тырышлык һәм көч куя, кемдер Коръәнне күп итеп укый, кемдер өстәмә рәвештә ураза тота. Иманлы кешегә бакый тормышта ярдәм итәчәк сәбәпләр бик күп алар. Хәтта никах та иманлы ир белән хатынга җәннәттә кушылу өчен сәбәп булачак – аста булучы өстә булучы янына барачак.

Аллаһы Раббыбыз һәммәбезгә дә ике дөньяда да җиңеллекләр насыйп әйләсен. Безне динебездән ерагайтмасын, Үзенә ихлас күңел белән гыйбадәт кылу юлында калебебезне, иманыбызны ныгытсын, тырышлыгыбызны арттырсын. Безгә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) артыннан ияреп баручылардан булырга насыйп итсен.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.