Иманлы кеше – иң яхшы күрше

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), аның гаиләсенә, барлык сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа ияреп баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле җәмәгать, бүгенге вәгазебез “Иманлы кеше – иң яхшы күрше” дигән темага булыр.

Һичшиксез, безнең һәркайсыбыз Аллаһы Тәгалә разый булырлык бәхетле тормыш белән яшәргә тели. Әмма мондый тормышка тирә-юнебездә үзләренең хокукларын һәм бер-берсенә карата булган бурычларын белүче бәхетле кешеләр яшәгәндә генә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә әгәр без бәхетле җәмгыять булдырырга телибез икән, беренче чиратта, тирә-ягыбызда көн күрүче кешеләргә, ягъни күршеләребезгә карата бурычларыбызны белергә тиеш. Чөнки чынлыкта һәркайсыбызның күршесе бар.

Димәк, бәхетле җәмгыять төзү өчен иң әүвәл бер-берсен якыннан торып яхшы белүче кешеләр арасында ихтирамлы мөнәсәбәтләр булдырырга кирәк. Моңа ничек, ни рәвешле ирешергә соң?

Әлбәттә инде, иманлы кеше үзен борчыган барлык сорауларга да җавапны Коръәни-Кәрим белән Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) хәдисләре һәм эш-гамәлләрендә эзләргә тиеш.

Коръән белән Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) сөннәтендә күршеләрнең хокуклары турында нәрсә әйтелгән соң?

  1. Күршеләрегез белән таныш булмасагыз да, аларга карата игелекле, яхшы булыгыз.

Коръәни-Кәримдә болай диелгән: “Аллаһка гыйбадәт кылыгыз. Аңа бернәрсәне дә ширек кушмагыз. Ата белән анага, якыннарга, ятимнәргә, мескеннәргә, якын күршегә, ерак күршегә, янәшәдәге иптәшләргә, юлда калучыга һәм уң кулыгыз ия булган нәрсәләргә (коллар, җарияләр һәм хезмәтчеләргә) игелек кылыгыз...” (“Ән-Ниса” сүрәсе, 36 нчы аять).

Аллаһы Раббыбыз әлеге аятьтә күршегә карата игелекле, яхшы мөнәсәбәтне Үзенә гыйбадәт кылуга тиңли, шул рәвешле күрше хакының әһәмиятен күрсәтә.

Шулай ук Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) сөннәтендә күршегә яхшы мөнәсәбәттә булуның әһәмияте турында бик күп хәдисләр очрый.

Имам Әхмәд Абдулла ибн Имраннан Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе хакында тапшырылган: “Җәбраил миңа күршегә карата яхшы мөнәсәбәттә булу кирәклеге турында киңәш бирүен туктатмады, (шуның кадәр озак булды) һәм (Җәбраилнең (р.а.) моны Аллаһы әмере буенча эшләве аңлашыла) аны варислар исәбенә кертер дип уйладым” (Сәхих Бохари).

  1. Күршеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга кирәк.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) күршеләргә карата түбәндәге әдәп кагыйдәләрен үтәргә киңәш иткән: “Әгәр күршеләр сораса, бурычка акча бирергә. Күршеләрдә күңелсезлекләр килеп чыкса, ярдәмгә ашыгырга. Материаль авырлыклар кичергәндә булышырга. Шатлык-куанычларны да, кайгы-хәсрәтне дә бүлешергә. Әгәр өйдә тәмле ис чыгаручы ризык әзерләнә икән, һичшиксез, күршеләрне дә сыйларга кирәк. Күршеләр рөхсәтеннән башка аларга комачаулык итүче бернәрсә дә төзергә ярамый. Күршенең авырып ятуы турында ишеткәч, кереп хәлен белешергә кирәк. Күрше вафат булса, мәрхүмне зиратка кадәр озатырга һәм күмүдә катнашырга кирәк” (Хәйсәми).

  1. Үзегезнең гаилә әгъзаларын яраткан кебек үк күршеләрегезне дә яратыгыз.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Үзенең иптәшенә бик тә яхшы мөнәсәбәттә булучы Аллаһы Раббыбыз каршында иң яхшы иптәш булып исәпләнә, ә үзенең күршесенә иң яхшы мөнәсәбәттә булучы Аллаһы Тәгалә каршында иң яхшы күрше булып исәпләнә” (Тирмизи).

  1. Күршеләрегезнең хокукларын һәрвакытта да үтәгез.

Әбү Хүрәйрә (р.а.) Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе турында тапшырган: “Беркем дә хәтта стенасына казык кагып та күршесенә зыян китерергә тиеш түгел” (Сәхих Бохари).

  1. Әниләрегезне хөрмәт иткән кебек үк күршеләрегезне дә хөрмәт итегез.

Сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай әйткән: “Күршене хөрмәт итү әнине хөрмәт иткән кебек үк” (Ибн Әби Дөнья).

  1. Үзегездә булган нигъмәтләрне күршеләрегез белән бүлешегез.

Әбү Зәррдән (р.а.) Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе турында тапшырылган: “Әй, Әбү Зәрр, шулпа пешерсәң, күбрәк су өстә һәм үзеңнең күршеләрең турында кайгырт” (Сәхих Бохари).

  1. Күршеләрегезгә зыян эшләмәгез, зарар китермәгез.

Имам Әхмәд Микдәд ибн әль-Әсвәдтән Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе хакында тапшырган: “Зина кылу турында сез нәрсә әйтерсез?” “Бу – хәрәм (тыелган гамәл), Аллаһы һәм Аның Рәсүле аны кылуны тыйдылар. Ул Кыямәт көненә кадәр тыелган булачак”,- дип алар җавап бирделәр. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйтте: “Күрше хатыны белән зина кылуга  караганда, ун хатын-кыз белән зина кылу өчен кешегә азрак гөнаһ булачак”. Аннары ул (с.а.в.с.): “Урлашу турында нәрсә әйтерсез?”- дип сорады. “Бу – хәрәм (тыелган гамәл), Аллаһы һәм Аның Рәсүле аны кылуны тыйдылар. Ул Кыямәт көненә кадәр тыелган булып калачак”,- дип җавап бирде алар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйтте: “Күрше йортын талау белән чагыштырганда, ун йортны талаган өчен кешегә азрак гөнаһ булачак” (Әхмәд).

  1. Күршеләрегездән бүләкләр кабул итегез.

Әбү Хүрәйрә (р.а.) Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе турында хәбәр иткән: “Күршесе хәтта сарык тоягы бүләк итсә дә, беркем дә аңардан баш тартырга тиеш түгел” (Сәхих Бохари).

  1. Күршеләрегезгә тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итегез.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Күршесе ач икәнне белә торып, тук килеш йокларга ятучы миңа ышанмый” (Сәхих Бохари).

Галимнәр шулай ук, аятьләр һәм хәдисләргә таянып, күршеләрнең түбәндәге хакларын билгеләп үтәләр: син күршеңә беренче булып сәлам бирергә, аның хәлен сорап артык күп сораулар бирмәскә, авырып китсә яки кайгыга юлыкса, кереп хәлен белергә, хәсрәтен уртаклашырга, шатлыклы вакыйгалар уңаеннан котларга, аның сөенечен бүлешүеңне белдерергә, хаталарын гафу итәргә, үз йортыңның түбәсенә менеп, аның йортын карамаска, аңа өе турысына кайтып туктарга комачауламаска, өенә нәрсә алып кайтуын тикшереп тормаска, кайгы килсә, күңелен күтәрергә, үзе өйдә булмаган вакытта йортына күз-колак булырга, башкалар аның турында начар сөйләүне туктатырга, аның гаиләсендәге хатын-кызларга күз салмаска, балалары белән җылы итеп сөйләшергә, дини һәм дөньяви эшләрдә дөрес юлны күрсәтергә бурычлы.

Вәгазебезне Алла һы Рәсүленең (с.а.в.с.) хәдисе белән тәмамлыйбыз: “Аллаһыга һәм Кыямәт көненә инанучы үзенең күршесенә зыян салмасын” (Сәхих Бохари).

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.