Карсунда Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы

Карсун районында хәзер инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте айлыгына старт бирелде.

“Карсун районында ел саен район администрациясе һәм татар автономиясе инициативасы белән Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты – милли үзаңны үстерүгә, татар телен һәм мәдәниятен, халкыбызның тарихын өйрәнүгә, төрле милләт вәкилләре белән дуслык элемтәләрен ныгытуга этәргеч бирү. Барлык белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрендә – мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, авыл мәдәният йортларында һәм китапханәләрдә татар халкының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыруга юнәлдерелгән мәдәни массакүләм чаралар үткәрү каралган”,- ди татар автономиясенең район бүлекчәсе җитәкчесе Лекман Зиннюров.

Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы кысаларында беренче чара Карсун технологик техникумының 45 нче группасында үткәрелде. Гаиләләргә һәм балаларга социаль психологик ярдәм күрсәтү педагогы Татьяна Аюпова татар мәдәнияте темасына кызыклы һәм мавыктыргыч дәрес уздырды. Ә җирле татар автономиясе рәисе Лекман Зиннюров Ворлд Скиллс Россия чемпионатының төбәк этабында призлы урын алып кайткан Адилә Мурсалимованы истәлекле бүләге белән шатландырды. Адилә Ринат кызына Карсун АТПсы генераль директоры А.Н.Букин исеменнән дә акчалата приз тапшырылды.