Өлкәбез - дуслык бишеге

В.Ф.Маргелов исемендәге 75 нче мәктәп коллективы Ульяновск өлкәсенең 79 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үтте.

Мәктәп директоры Татьяна Семеновна Пяткина балаларга үз телләрен өйрәтү, милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклап калу мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Ул җитәкләгән укытучылар коллективы - төрле милләт вәкилләре бу юнәлештә тырышып эшлиләр.

“Дуслык бәйрәме” мәктәпнең «Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше hәм мәдәнияте» дип аталган музеенда узды. Музей җитәкчесе, технология укытучысы Валентина Павловна Жукова башлангыч сыйныф балаларын өлкәбездә яшәүче рус, татар, чуваш, мордва халкының бәйрәмнәре, уеннары, киемнәре, ризыклары белән таныштыру өчен бай эчтәлекле сценарий язган. Рус халык сарафаны кигән 1Б сыйныф укучысы Анжелика Карякина ипи-тоз белән кунакларны каршы алып, бәйрәмне ачып жибәрде. Мәктәпнең психологы Резеда Фариз кызы Ханнанова бу чарага ныклап әзерләнгән. Ул сандык төбендә үз көнен көтеп торган тукымаларының иң нәфисен, иң гүзәлен сайлап алып, татар күлмәге тегеп куйган. 5В сыйныф укучысы Самира Забирова белән якташыбыз Ренат ага Харисның «Дус булырга кирәк…» исемле шигырен ятлаганнар. Яңа теккән күлмәген кигән Самираның татар телендә сөйләгән шигыре музей бүлмәсенең hәр почмагында яңгырады. 7Б сыйныф укучысы Ксения Зубарева нәни укучыларга татар халкының милли бәйрәмнәре турында сөйләде. Балалар «Тубәтәй уены»н уйнап алдылар. Башлангыч сыйныф укытучысы Лидия Дмитриевна  Кокоркина 4А сыйныф укучылары белән мордва халык уеннарын өйрәнеп,  кунакларны да уйнатты. 8В сыйныф укучысы Эльвира Васильева чуваш халкының тәмле милли сыйлары белән таныштырып үтте.

Йөзгә якын бала өлкәбездә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүреше белән якыннан таныштылар. Төрле милләт балалары Сабан туен үз халкының бәйрәме дип санаган.  Җир йөзенә дуслык орлыклары менә шулай сибелә икән ул.

Йолдыз МУСТАФИНА.