2022 елда бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

“Өмет” редакциясе күптәнге традиция буенча үзенең укучыларына бүләк әзерләде. Газетабызның бу атна санында 2022 елга бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаре дөнья күрәчәк. Быел Ульяновск өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезне ике мөһим вакыйга - федераль Сабантуй һәм Идел Болгарстаны дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 булуга багышланган тантаналы чаралар көтә.