Динебезне җәелдерүгә үз өлешебезне кертик!

Җомга вәгазе

Галәмнәр тәрбиячесе булган Аллаһы Тәгаләгә барча олуглауларыбыз, хәмед-сәнәләребез һәм мактауларыбыз булсын. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага (с.а.в.с.) күңелләребез түреннән чыккан салават-шәрифәләребез һәм сәлам-догаларыбыз барып ирешсен. Шулай ук аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа ияргән бәндәләргә Аллаһының рәхмәте булсын.

Бүгенге вәгазебездә мәчетләр һәм мәдрәсәләрнең мөселманнар тормышындагы әһәмияте темасына тукталырбыз.

Әлхәмдүлилләһи шөкер, бүген Ульяновск шәһәрендә уннан артык мәчет һәм бер мәдрәсә уңышлы гына эшләп килә. Аллаһы Тәгаләне зикер кылып, искә төшереп, күңел тынычлыгы табарга теләгән чакта һәм ниндидер авырлыкка юлыгып, кайгыга баткан вакытта мөселман кешесе, әлбәттә инде, Раббысына дога кылу, Аңардан ярдәм сорау максаты белән мәчеткә бара. Мөселманнар шулай ук җомга көнне, Рамазан һәм Корбан гаете көннәрендә бәйрәм намазы, башка көннәрдә биш вакыт намазны укып Аллаһы каршында бурычларын үтәү өчен мәчетләргә яки мәдрәсәләргә юл тота.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Без - төрле милләт вәкилләре, бер-беребезгә  олы хөрмәт һәм ихтирам күрсәтеп, Аллаһының мәчетләрендә бергә җыелабыз. Раббыбыз үзенең киң рәхмәте белән безне берләштерә һәм без бер-беребезгә кардәш, туганнар булып дус-тату яшибез.

Бүген күпчелек мөселманнар мәдрәсә һәм мәчетләрнең иман әһелләре – Мөхәммәд өммәте өчен зур әһәмияткә ия булуын ахыргача аңлап бетермиләр. Аллаһы йортлары - мәдрәсә һәм мәчетләрнең әһәмиятен аңлау өчен иң әүвәл сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) тормыш юлына күз салырга кирәк. Белгәнебезчә, Аллаһының илчесе Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылып күченгәч, иң башта – мәчет, аннары мәдрәсә төзи. “Әсхабе-Сүффә” дип исемләнгән мәдрәсәдә, ягъни Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) мәчетенең төньягындагы навес астында яшәгән сәхабәләр дини белем алалар. Шушы навес астында көн күргән мөселманнарның бернәрсәсе дә һәм Мәдинә каласында туганнары да булмый. Алар һичнәрсә белән шөгыльләнмичә, Коръәни-Кәримне ятлау һәм Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) вәгазьләрен тыңлау белән генә мәшгуль була. Бу мөбарәк кешеләр бөтен вакытларын Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) янында уздырып, аңардан дини гыйлем алалар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) тарафыннан билгеләнгән башка мөгаллимнәр дә аларга Коръәни-Кәримне укыталар. Аннары Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) “Әсхабе-Сүффә” укытучыларын ислам динен кабул иткән кабиләләргә җибәрә. Шәкертләр Коръәнне һәм сөннәтне ятлау белән беррәттән, өммәт өчен файдалы эшләрдә дә катнашалар. “Әсхабе-Сүффә”дә якынча 400-500 шәкерт белем ала. Өйләнү сәбәпле мәдрәсәдән киткән сәхабәләр урынына өйләнмәгән егетләр килә. Берсе дә сәүдә яки башка эшләр белән шөгыльләнми. Аларга яшәү ихтыяҗларын канәгатьләндерергә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзе һәм бай сәхабәләр ярдәм итә. “Әсхабе-Сүффә”не бетергән Әбү Һүрәйрә Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) 7000 хәдисен риваять итә. Ул хәдисләрне иң күп риваять итүче сәхабә булып исәпләнә. Ничек шуның кадәр күп хәдисләрне риваять итә алдың, дип сорагач, ул:

“Шуның кадәр күп хәдисләрне риваять итүемә бер дә гаҗәпләнмәгез. Мөһаҗир кардәшләребез базарда сәүдә белән шөгыльләнеп, әнсар кардәшләребез кырлар һәм бакчаларда хезмәт иткән вакытта, мин Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисләрен – сүзләрен ятлау белән мәшгуль идем”,- дип белдерә (Тәҗридүс-Сәрих).

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) тормыш юлының шушы кыска гына бер өлешеннән дә мәдрәсә һәм мәчетләрнең барча мөселманнар өчен никадәр зур әһәмияткә ия булуы аңлашыла. Әгәр без саф вә пакь динебезне җанландырырга, тагын да киңрәк җәелдерергә теләсәк, мөселманнар өчен мәгънәви, рухи көч чыганагы булган мәдрәсәләр һәм мәчетләрне торгызырга, аларны тулы канлы тормыш белән яшәтергә тиеш. Әгәр үз заманында бай сәхабәләр гыйлем алу һәм динне тарату юлында фәкыйрь сәхабәләргә ярдәм итмәгән булса, бәлки, без хәзер монда шулай иркенләп, бергәләшеп утыра да алмас идек.

Хөрмәтле җәмәгать, шуңа күрә барыбыз да үз-үзебездән, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына, рәхмәтенә ирешү өчен бүген нәрсә эшләдем соң әле, дип сорарга һәм динебезне тарату юлында үзебезгә йөкләнгән бурычны аңлап, җиренә җиткереп, җаваплылык хисе тоеп үтәргә тиеш. Кемдер – сүзе, кемдер - гамәле, ә кемдер инде хәләл малы белән, һичьюгында начар, гайбәт сүзләрдән телен тыеп, динне киңрәк җәелдерүгә үз өлешен кертергә тырышсын иде.

Вәгазебезне Коръәни-Кәримдәге аятьнең мәгънәсен ирештерү белән тәмамлыйбыз: “Мәсҗидләр төзеп савап алучылар, фәкать Аллаһыга вә ахирәт көненә иман китергән һәм намазларын вакытында укып зәкятләрен биргән, һичкемнән курыкмыйча, Аллаһыдан гына курыккан хак мөэминнәрдер, бу эшләрне эшләгән кешеләрнең һидаятьтә булулары өметле” (“Тәүбә” сүрәсе, 18).

Аллаһы Тәгаләдән Үзенең юлында күбрәк изге гамәлләр кылдыруын дога кылып сорыйбыз.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.