Назирә апа

Хикәя

Сугыш чорында, сугыштан соӊгы авыр елларда авыл хуҗалыгын үзләренең ябык иӊәнәрендә күтәргән барлык аналарга һәм апаларга багышлана.

Бу араларда вакытым тыгыз булганлыктан, кәрәзле телефонныӊ батареясын электр тогына тоташтырырга онытып йөргәнмен. Исемә төшеп тоташтырган идем, сеӊелкәшнеӊ кайгылы СМСына юлыктым: «Абый, “Прощай” Назирә апа үлде, кичә җидесен үткәрдек»,- дип язган ул.

Шәп түти иде мәрхүмә, авыр туфрагын җиӊел, урынын җәннәтле ит, Ходаем! Уӊганлыгы, тырышлыгы, эшне умырып эшләве аркасында, авылдашлары арасында абруе аеруча зур иде. Яшь чагында болында кызарып пешкән җиләк кебек матур, Мүскәй күле камышыдай сылу, горур булган, диләр.

Фашистлар илебезгә бәреп кергән елны әтисен сугышка озатканнан соӊ дөньяга аваз салган кызныӊ балачагы бөтенләй булмый диярлек. Тууын да колхоз басуында туа ул, шунда ук аяклана да. Мәктәпкә керәсе елны әнисен савымчы итеп күчергәч, гадәтенчә, аӊа тагылуын дәвам итеп, фермага йөри башлый бәләкәй Назирә. Барча тырышлыгын укуга юнәлтәсе урынга, сыерлар арасынла мәш килә. Беренче класста ук күчми калгач, күз карасы кебек бердәнберен бик тә укытасы килгән ана, борчылудан нишләргә белми аптырагач, күӊеле кайтып фермага йөрүдән туктамасмы, дип үз группасыннан иӊ түземле, иӊ сабыр, мамык сымак йомшак җиленле бер мәхлукны аерып бирә. Тик йөз чөерәсе урынга, Назирә аңа сабыйларча ихлас күӊелдән бөтен җаны-тәне белән ябыша. Шуны күреп алган ферма мөдиренә бу җитә кала: киӊәшмә үткәргәндә, эшкә иренчәгрәк хатыннарны, әнә, Мөшфика кызы Назирәгә карагыз, үзе дә пөхтә, сыеры да пөхтә, бармак башы хәтле генә булса да, бура кадәр сыерны дер селкетеп сава, имчәк төпләрендә тамчы да сөт калдырмый, дип оялта башлый. Әмма уку бер дә физик хезмәт шикелле җиӊел бирелергә уйламый Назирәгә. Башлангыч мәктәпнеӊ һәр классында икешәр ел утыруына карамастан, тапкырлау таблицасын барыбер тулысынча үзләштереп бетерә алмый ул. Кушу-алуы да дистәләрдә йомылып кала. Укуда да алгарыш күрсәтми, хәрефләрне таныса да, иҗекләп, сүз оештыра алмый интегә. Белмим, моӊа әллә кичә генә күрше авылда урта мәктәп тәмамлаган егет-кызларныӊ бернинди әзерлексез, кулларына акбур тотып, укытучы сыйфатында кара такта янына кереп басулары, әллә Назирәнеӊ, аӊламыйча, бары физик көч таләп ителгән эшкә генә эш итеп каравы, ә укуны хезмәткә санамавы сәбәпче була, хәзер төгәл генә әйтүе кыен. Тик аӊа «Прощай» кушаматы ябышуга нәкъ менә укуга кирәкмәгән бер нәрсә итеп каравы җирлек бирә. Башлангычтан соӊ мәктәпкә аяк басмый ул. Әнисе яныннан группа тупларга булалар үзенә. Кичләре клубта үтә башлый. Ул вакытларда авыл тулы яшьләр. Һәрберсе уенга, җыр-биюгә маһир, шуӊа клублар гөрләп тора. Назирәгә яшьләр арасында тиз генә үз кеше булып китәргә шул җитезлеге, хәрәкәтчәнлеге ярдәмгә килә. Ул барлык бию хәрәкәтләрен, нечкә тоемлап, вак детальләренә кадәр үзләштереп өлгерә. Күрше авылныӊ шофер егете клубка килеп кергәндә, Назирә түгәрәк уртасында, куе чәч толымнарын ике якка тез астына кадәр салындырып, чем-кара җирлеккә ак борчак төшкән киӊ итәкле штапель күлмәктән, тулышкан ботларына киӊ тасмалы резинка белән кыстыртылган борчаксыз шундый ук төстәге нечкә оеклардан, «прощай» кигән төз аякларын күз иярмәслек тизлек белән хәрәкәтләндереп очына-очына бии торган була. Егет аны күреп шакката, һушын җыя алмый тораташ булып тора. Менә уеннар ахырына якынлаша, яшьләр акрынлап өйләренә таралыша башлыйлар. Урамда март уртасыныӊ караӊгы төне була. Ара-тирә салмак кына җепшек кар төшкәли. Унтугыз яшенә җитеп, Назирәне беренче тапкыр егет озата кайта. Ул моӊа сөенергә дә, көенергә дә белми, әлегә кадәр таныш булмаган ниндидер билгесезлек хисе кичерә. Капка төпләренә кайтып баскач, егетнеӊ кызлар сөйләштерер өчен алдан әзерләнгән берән-сәрән сорауларына шаяртып җавап кайтарганда, үзендә бернинди дулкынлану тойгысы сиземләми әле. Саубуллашып, хәзер рәхәтләнеп ятып йоклыйм да, иртүк торып эшкә йөгерәм, дип күтәренке кәеф белән ятагына кереп аугач кына, төнне йокысыз үткәрәчәгенә төшенә башлый. Урынында боргалана-боргалана, егетне күпме генә күӊел почмагыннан куып чыгарырга теләсә дә, чыгара алмый. Алар шулай тиз арада үзләшеп, матур гына йөреп китәләр. Егет хәзер һәр кичне диярлек клубта үзенеӊ сөеклесен көтә-көтә каршылый. Әмма көннәрдән беркөнне ул суга төшкән балта кебек эзсез гаип була. Назирәнеӊ борчылудан ашаганы аш, йокысы йокы түгел. Шулай бер атна хәсрәтләнеп, үз-үзенә урын тапмый йөргәндә, почта кызы аӊа бик ерактан, Киров өлкәсеннән килеп төшкән хатны тоттырып китә. Назирә хатныӊ аӊардан булуын йөрәге белән тойса да, әллә хәреф җыярга гарьләнгәнгә, әллә егетнеӊ берни әйтми хәвеф-хәтәргә салып югалуына бик нык рәнҗегәнгә, аны ачып та тормый. Конвертныӊ чит-читеннән чеметеп, тәрәзәдән төшкән яктылыкка куеп карый да, кич чыга торган жакет кесәсенә салып куя. Ай ярым вакыт үткәннән соӊ, егет ничек кинәт юкка чыккан булса, шулай ук кисәк кенә пәйда да була. Назирәгә үзен көтмәгәндә командировкага җибәрүләрен, аны сагына-сагына, кара урманнардан елга причалына машинасы белән агач ташуын ничек кенә ишеттерергә тырышса да, тегесе ишетергә теләми. Алай гына да түгел, караӊгы чыраен ачмый, кинәт һөҗүмгә ташлана:

- Шул вакыттан бирле нинди командировка ди, син югалган көнне кичкә таба этебез балалаган иде, инде шуныӊ балалары үсеп әнчеккә әверелеп беттеләр, ә синнән ник бер хәбәр булсын,- дип, ярсый- ярсый, үзенекен тукырга керешә.

Моӊа гаҗәпләнгән егет:

- Нишләп булмасын, ә хат?.. Мин бит сиӊа барысын да аӊлатып язган идем,- дип сорарга мәҗбүр була.

Назирә аныӊ сүзләрен колагына да элми, һаман үз туксаны туксан:

- Пошынып сине көтә-көтә, син югалыр алдыннан гына аягыма алып кигән өр-яӊа «прощаем» искереп бетте бит инде, нинди йөз белән килеп басарга кирәк, бераз әдәп белер идеӊ, ичмаса,- дип чәпчи-чәпчи дә, кесәсеннән урталай  бөкләнгән хатны алып кулына тоттыра.

Егет озак кына исенә килә алмый торгач, бик авырсынып, үз-үзенә сөйләнгәндәй:

- Прощай, диюеӊдер инде бу, - дип куя.

Кызга тагын кабынып китәргә җитә кала:

- Мин әйтмим, син әйтәсеӊ аны, булса соӊ, «прощай»га ни булган әле!- дип кычкырып ук сала.

- Алайса, прощай, Назирә, хуш!– ди дә, кулындагы хатны учына йомарлаган егет, башын түбән салып китеп тә бара.

Назирә егете белән ачылышлы булуын башта әнисенә түгел, хәтта сердәше Саниягә дә чишми. Беркүпме вакыт үткәч, моныӊ хәлен аӊлап алган Сания үзенә башка егетне «кодаларга» керешкәч кенә туарылып китә ул.

- Мин монда күпмедән бирле, кайларда, нинди юлларда гына газап чигә икән, дип төн йокыларымны йокламый шуны кайгыртып, ут йотып йөрим, ә ул бала-чага шикелле «син - прощай» дип телләшеп тора. Шуӊа гарьләнүемне белсәӊ иде син, Сания, мин аякта сөйрәлә торган иске башмак кына булгач, үзен кем дип уйлый икән, хәчтерүш!- дип эченә җыелган бөтен ачуын чыгарып салуын абайламый да кала.

Сания, монысы андый түгел, бик әйбәт егет булырга охшап тора, гомереӊне ялгыз үткәрмәссеӊ бит инде, дип булган осталыгын кулланып димләргә тырышса да, файдасы тими.

- Юк, дигәч, юк инде, Сания, бүтән берәү дә кирәк түгел. Монысыннан да гарык, «прощай», дип мыскыллап китеп баруына тора-тора ачуым кабара. Бу вакыт эчендә шуны аӊладым; минем өчен якын кешеӊ турында борчылып, кайгыга саба-саба, аны көтеп йөрүдән дә зур газап була алмый икән. Әле хәзер шулай, бергә тормыш кора калсаӊ, ничек буласын күз алдына китерергә дә куркам. Дөресен әйткәндә, бик куркак кеше икән мин, бигрәк тә билгесезлек куркыта. Аӊлыйм, ялгызлык күркәм нәрсә түгел, шул ук вакытта «ир бирмәк – җан бирмәк» дип ир өчен бетеренеп яту да минеке түгел,- дип икеләнергә урын калдырмый өздереп әйткәч, Сания бүтән аӊа бу турыда бервакытта да сүз кузгатмый.

Шуннан соӊ Назирә үз-үзен аямыйча эшкә бирелә, үзенеӊ бөтен вакытын сыерлары арасында үткәрә, һәркайсыныӊ холкын өйрәнеп, шатлыгын да, кайгысын да күп очракта шулар белән бүлешә башлый. Сүз кушкалап караган егетләргә һәрвакыт битарафлык күрсәтә, яучылап килүчеләрне дә кире бора тора. Әнисе вафат булгач, ялгыз башыӊ ничек яшәрсеӊ, бигрәк уӊайсыз булыр инде, дип үзен кызганып килүчеләргә дә, аяк-кулым бар, шөкер, үзем сау-сәламәт, сез ничек яшәсәгез, мин дә шулай яшәрмен, эшләрмен дә ашармын, сезне дә эшләмичә ашатучылар юктыр бит. Ялгызлыкка килгәндә, барыбыз да Ходай кулында, бүген - мин, иртәгә син дигәндәй, кайчандыр һәр кеше ялгыз кала, дип ярым шаяртып, моӊсу гына елмая торган була.

Әтисе ядкаре булган йорт-җирен ялгыз калдырып, инде үзе дә бакыйлыкка күчкән икән, бахыркай. Кызганыч, бик кызганыч, чөнки авылларга сугыштан соӊгы иӊ авыр еллардан алып бүгенге көнгә кадәр әбиләр, әниләр, шушы Назирә апалар сулыш өреп килделәр, алар яшәтте авылны. Шулар белән мактаулы булды сала. Газраил шушындый могътәбәр кешеләрне үз янына чакырганда, аеруча ямансу була. Алар мәӊгелеккә киткәндә, үзләре белән зур бер дәверне генә түгел, авыл җиренеӊ самими беркатлылыгын да алып китәләр шикелле…

Мондый очракта, салмак туфрак теләп, мәрхүмә рухына дога кылалар, йә булмаса, аныӊ тормышындагы берәр аянычлы хәлне, йә кызыклы вакыйганы хәтердә яӊарталар. Мин дә Назирә апа тормышыннан кемнәргәдер кызык булып тоелган аянычлы күренешне күз алдына китереп бастырырга тырыштым, мәрхүмәгә дога булып ирешсә, бик шат булыр идем.

Мүскәй – Абдулла җирлегендәге бәләкәй күл.

«Прошайка» - резина төпле, брезентка киез ябыштырып эшләнгән, каптырмалы җылы җиӊел ботинка сымак аяк киеме.

Ирек ФИРГАЛИЕВ,

Абдулла авылы.