Сайман авылының тузга язылмаган тарихы

Хыял

Элегрәк көзләрен һәрбер авылда диярлек гадәткә әйләнгән шөгыль -күкрәп  торган  уҗым  өстендә  атлар  саклау, атлар ашату булган. Атларны  кич  белән уҗымга куганнар, ә иртә  таң  атуга  алып  кайтканнар. Бу  төннәрне  яшүсмер  егетләр  үзләре  өчен  бәйрәм  күк  күргән. Һавада, җилкаләренә  иске-москы  бишмәтләрен  салып, учак янында төрле мәзәк  яки  үз башларыннан  үткән  кызыклы  хәлләрне  сөйләп, көзге кара төннәрне үткәргәннәр.

Бу гадәт безнең чорга җитеп, безне дә  җиләс  койрыгы  белән  генә  булса  да  сыйпап  үтте  дисәк, бозыгы  булмас, әмма  безгә  төн  кунарга  туры  килмәсә  дә, учакта бәрәңге каталатып  утыра  идек.

Беркөнне  Нәүмәтулла  бабай да, үзенең бердәнбер кырыкмыш  таен  уҗымга, замандаш, шаян  яшьләр  янына  алып  килгән,  күрәсең. Үзе белән  бер  яшьлек  кисетын кесәсеннән алып, кәгазь  кисәгенә  тәмәкесен төреп, учак  янына  утырган. Нәүмәтулла  бабай  үзе телгә бик бай булмаса  да, куйган  сорауларга  төпле, җиренә  җиткереп җавап кайтара торган  була.

Бабайның  холкына  төшенеп  җиткән  яшүсмер, аңа  бер-бер артлы  сораулар  яудырырга  керешәләр. Арадан берсе:

- Бабай, син патша  булсаң  нәрсә  ашар  идең?- дигән  сорауга, Нәүмәтулла  бабай  ачлык  елларын  исенә  төшерепме, ярлылыкта  үскәнгәме, бераз  уйга  калып:

- Минме, мин  патша  булсам,  оланнар, һәркөн  сөтле  бутка  гына  ашап  торыр  идем!- дигән.

Әүлия

Элек чувашлар да, татарлар да  бер гаилә кебек  күмәк  яшәп  килгәннәр. Кыр  эшләре  булсын, өмәләр, шабашка  эшләре - бөтенесен  дә  бергә  булдырганнар. Татарлар чуваш  телен  белгән, чувашлар татар телен үзләштергәннәр. Шуңа  күрә  авылыбызның  исеме  дә  Зур  Сайман дип  аталган. Шул  чорда  көз  көне, яшүсмер  егетләр, уҗымда төнлә  учак  ягып  атлар саклаганда, төрле  куркыныч  хәлләр, мәзәкләр  сөйләнеп  арыганнан  соң, яннарында  утырган чуваш  бабай сүз  башлый:

- Пезнең Сайманда,  өч  әүлия  бар...

- Кемнәр?- дип кызыксына  яшьләр. Бабай  сөйләгән  хикәясенә зур әһәмият күрсәтеп, беркүпме  вакыт  дәшми утырганнан соң:

- Персе - Бәшир  хазрәт, икенчесе - Евангелист  Григорий,- дигәч, бабай  яңадан тынып кала.

- Ә, өченчесе, өченчесе кем?!-  ди яшьләр, түземсезлек  күрсәтеп.

- Өчен–че–се...,- бабайның  һаман  өченче әүлияне әйтәсе килми.

- Бабай, әйт инде, әйт!- дип, яшьләр бабайга ялваралар.

- Өченчесе..., өченчесе..., үсепес  дип  пеләпес,– дигән бабай, мыек астыннан елмаеп.

Паевын  да  паерсың...

Сәүдәгәр  “Молочай” Мусасының  ялчысы  күрше  чуваш авылыннан  була. Рамазан  ае  керү  белән,  аңа  күп  икътибар  булмаганга, ул  да  беркөн  уразага  керергә  ният әйтә. Ураза  ае  җәйнең  иң  озын  көннәренә  туры килгән,  күрәсең.

Муса  абзый  бөтен  гаиләсе  белән  иртә сәгать икедә  уразага  керә, ялчы  чуваш  та  гаилә  белән  бергә  өстәл  артына  утыра. Өстәлдә  нинди  генә  ризык  юк! Күңелеңә хуш  килгәнен  авыз  ит.  Ялчы,  элек  түгел  ашап  карарга, боларны күзе  белән  дә  күрмәгән. Болай  ашап  ураза  тотарга  була, ди ялчы  үз-үзенә.

Иртәнге  сәгать  сигез, аш  вакыты, ялчының ашыйсы  килә. Ләкин түзә. Сәгать унике  җитә, Кояш  кыздыра!  Муса  абзыйның  гаиләсе  тыныч  кына  ял  итә.Ялчы  күккә карап  кояш  йөрешен күзәтеп  утыра. Кояш,  әйтерсең,  күкнең  нәкъ  челләсенә  эленеп  куелган, кыздыруын  гына  белә. Ялчының  шулхәтле  ашыйсы  килә! Әмма  ярамый, ният  иткән бит – гонаһ. Түзә  мескен. Кичке  аш  вакыты  җитә, ялчының  түзәрлеге  калмый, шулхәтле ашыйсы  килә  ялчының. Кояш  һаман  югарыда  әле,  гаризонтка төшеп  югалырга  уйламый  да! Ялчының  түгел  эшләргә, ятып  торырга  хәле  калмый. Соң, Кояшка  карап:

- Паевын да паерсың, но мин пулмам! – дип  кояш  белән  хушлашкан  Муса  абзыйның  ялчысы.

Концерт

Куйбышев  өлкәсендә, Зуевка  дигән  авылда, шабашкада  вакытта, авылга  концерт  белән  җырчы  артистлар  килә. Үмәр абый  белән  Төкфәт абый  концертта булалар. Фатирга  кайтып концерт  турында  берберсе белән  фикер алышып  утыралар  болар.

- Йә, Үмәр абый, концерт ничек иде, ошадымы?- ди  Төкфәт  абый

- Нинди  бу  концерт!- ди Үмәр абый чыраен  бозып. - Мин  Пенза  шәһәрендә  концерт  караган  идем, вот  ул  концерт  иде! Анда, аю мотоциклда  тырылдатып  йөргән  иде. ”Варига” кадәрле  эт унга  кадәр  санап  утыра. Ышанасыңмы  шул  эшкә? Атлар, үз  көченә  йөгереп барганда җайдак җиргә  сикереп төшеп, яңадан  кош  кебек  ат  өстенә очып  куна. Беләсеңме  шуны?!. Искиткеч  концерт  иде. Гомеремдә  мин  андый  концерт  күргәнем  булмады.

- Юк, Үмәр  абый, ул  концерт  түгел,  ул  ансамбль була,- ди  Төкфәт  абый.

Камыл  чапканда

Бервакыт  урак  өстендә  без бабай белән “Мечты Ильича” колхозы  кырына, “Кирган”га  камыл  чабарга  бардык. Елгаларда  үлән  катыш  камыл - тездән  дә  югары. Безгә нәкъ  шул  кирәк  тә  иде. Мин  атны  тугарганчы, бабай  чалгы  алып  чабарга  кереште. Беркүпме  вакыт  чапканнан  соң, без  ял  итәргә  утырдык. Ял  итеп  утырганда яныбызга  лесник  улы  Үмәр абый  дусты Харис  абый  белән  килеп  тукталдылар. Сәлам биреп исәнләштеләр. Аны-моны  сораштыргалап  торганда Үмәр абый  сүз  арасына кыстырып:

- Идрис  бабай, сине  үз  вакытыңда  беркем  дә җиңәлмәгән, хәтта  сугып  та  егыталмаганнар  дигән  фикер  дә  авыл  өстендә  йөри. Соравымны  кире  какма,  зинһар, минем  синең  белән  көрәшеп авылның  легендасын  җиңдем  дип  авыл  тарихына  кереп каласым  бар,- ди.

- Син, улым,  акылыңдамы? Бу  сүзләрне  уйлапмы  сөйлисең, или  шутить  итәсеңме? Миңа   сиксән  биш яшь бит, ә  сез - яшьләр.

- Бабай, мин  бик тә серьёзно  сөйлим – ди, Үмәр абый.

- Алай  булса,  тотын, – ди бабай. Үмәр абый бабай  тирәсендә  баскаланганчы, бабай   биленнән  кысып, җиргә дә күтәреп салды Үмәр  абыйны. Җирдә  аунап  яткан  дусты  Харис  абый  иелә  төшеп:

- Үмәр, дустым, бу  ни булдың?! Егерме  биш  яшеңдә  бер центнерлык  гәүдәң  белән  сиксән  биш яшьлек  карт  астына  калу - яман сүздән  дә яманрак  ул,-  дип әрләп  куйды  үзен.

М.Саюков.