Татар галименең чираттагы уңышы

Ульяновск дәүләт педагогия университетының профессиональ белем бирү технологияләре кафедрасы доценты, педагогия фәннәре кандидаты Эдуард Гайнеевның фәнни хезмәте җиңүче дипломы белән билгеләнде.

«Урта hөнәри белем бирү» журналы «Мәктәптән алып вузга кадәр профессиональ белем бирү» девизы астында мәкаләләр hәм фәнни-методик материаллар конкурсы үткәргән. Федераль дәрәҗәдәге фәнни-популяр басма шундый девизны очраклы рәвештә генә сайламаган икән. Соңгы вакытта өзлексез гыйлем бирүнең мөhим чылбыры буларак hөнәри белем бирү тармагы үсешендә, ягъни кадрлар әзерләүдә, яңадан әзерләүдә hәм аларның квалификациясен күтәрүдә уңай якка үзгәрешләр күзәтелә башлаган. Мисал өчен, кайбер тармакларга кадрлар әзерләү өчен дәүләт заказы булдырыла, белем бирү оешмаларының эш бирүчеләр, социаль партнерлар белән хезмәттәшлеге киңәя, WоrldSkills хәрәкәтендә катнашучы студентлар саны арта бара.

Танылган милләттәшебез Эдуард Гайнеевның фәнни эше «Булачак квалификацияле эшченең hөнәри-иҗади эшчәнлеген булдыру» дип исемләнгән темага багышланган. Педуниверситет доценты - Россия Федерациясе башлангыч профессиональ белем бирүнең Почетлы хезмәткәре, «2009 ел мастеры» Бөтенроссия конкурсында җиңүче дигән мактаулы исемнәр иясе, шулай ук 180нән артык фәнни hәм 90 рационализаторлык тәкъдиме авторы. Хезмәт елларын яшь буынга аң-белем бирүгә багышлаган татар галиме фәнни-методик эшләнмәләр бөтенроссия конкурсларында, «Иң яхшы фәнни мәкалә» конкурсында hәм Ульяновск өлкәсенең профессиональ осталык бәйгеләрендә күп тапкыр җиңүче дә әле.

Эдуард Гайнеев өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән актив хезмәттәшлек итә, милли темага оештырылган фәнни-практик конференцияләрдә катнаша hәм регион татарлары турында чыгышлар ясый.