Татар егетенең техник ачышы

Ульяновск дәүләт техник университеты студенты коронавирус буенча региональ оператив штаб oчен Vibеr челтәрендә чат-бот булдырган.

Әлеге чат-ботны УлГТУ студенты, «Цифромол» клубы әгъзасы Айрат Хуснетдинов ясаган икән. Vibеrда безнең төбәк региональ оператив штабының рәсми паблик-аккаунты булдырылган иде. Анда коронавирус белән бәйле ситуация буенча актуаль мәгълүмат, инфографика белән танышырга hәм ашыгыч ярдәм хезмәтләренең телефон номерларын эзләп табарга мөмкин. Айрат шушы каналдан файдаланучыларга уңайлы булсын өчен бик тә шәп чат-бот ясаган.

- Шушы хезмәтем нәтиҗәсендә, программалаштыру юнәлешенең яңа серләрен ачтым hәм шәхси резюмыма тагын бер пункт өстәдем. Бу проектка коронавирус пандемиясенә каршы көрәшкә үз өлешемне кертү максаты белән алындым. «Цифромол» клубында җәмгыятебез өчен аеруча әhәмиятле булган цифрлы проектларны тормышка ашыру hәм үз компетенцияләребезне үстерү белән шөгыльләнәбез,- дип сөйләде Айрат.

Айрат Хуснетдинов тырышлыгы белән булдырылган чат-бот СОVID-19 яңа коронавирус инфекциясе, аның төп билгеләре hәм профилактикалау чаралары, авырулар hәм алар белән аралашкан кешеләрнең карантинны кайда hәм ничек узулары турында тәфсилләп сөйли. Әлеге чат вирусны диагностикалау hәм дәвалау турында барысын да белә, шулай ук стационардан чыккач нинди таләпләр hәм кагыйдәләрне катгый рәвештә үтәү кирәклеге турында да төпле киңәшләрен бирә. Моннан тыш, чат-бот өлкән яшьтәге кешеләрне - өйләренә волонтер чакырту, актив яшьләрне доброволецлар сафларына керү тәртибе белән таныштыра. Челтәрнең онлайн-ярдәмчесе исә кунакны тиз арада өлкә Губернаторы Сергей Морозовның «Инстаграм»дагы рәсми сәхифәсенә юнәлтәчәк, анда төбәк башлыгының көндәлек мөрәҗәгатьләре белән танышырга мөмкин.