Врачларның эшен җиңеләйтүче җайланма

Ульяновск дәүләт техник университеты студенты кеше канының кислоталылыгы дәрәҗәсен тиз арада үлчәү өчен җайланма булдырган.

Яшь галим - УлГТУ студенты Ләйсән Юсупованың проекты инновацияләргә булышлык күрсәтү фондының «УМНИК» конкурсында җиңүче итеп табылган. Милләттәшебез әлеге проектны тормышка ашыру өчен акчалата грант алачак. Губернатор Сергей Морозов сәләтле татар кызын диплом белән бүләкләде.

- Әлеге уйлап табу, чын мәгънәсендә, уникаль, ягъни тиңдәшсез булып санала, чөнки ул канның кислоталылыгын үлчәү нәтиҗәләрен тиз арада белү мөмкинлеге бирә. Якынча исәпләүләр буенча, бу җайланма врачларга вакытны 25 процентка экономияләү мөмкинлеге тудыра. Кеше гомерен саклап калуга бәйле катлаулы ситуацияләрдә, мәсәлән, авыру операция бүлмәсендә ятканда яки ашыгыч ярдәм машинасында барганда бу җайланма бик тә кирәкле булачак. Әлеге җайланманың тагын бер җитди өстенлеге бар - анда бер тапкыр гына файдаланыла торган инә-скарификаторлар кулланыла. Бу инәләр, башка җайланмалар белән чагыштырганда, анализларның төгәллеген - 10 процентка, куркынычсызлыгын 30 процентка арттыру мөмкинлеге бирә,- дип хәбәр итә өлкә Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.