Лабит генералы

Яңа Малыклы районы туган якны өйрәнү музеенда данлыклы якташыбыз - авиация генерал-лейтенанты Ахмәтгәрәй Нәсибулла улы Рамазанов турында мәгълүматлар саклана.

Ахмәтгәрәй Нәсибулла улы Рамазанов 1901 елның 25 октябрендә Яңа Малыклы районы Лабит авылында күп балалы ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Армиягә киткәнче, 1914-1918 елларда авылның хәлле крестьяны хуҗалыгында ялланып эшли. Аннары яңа гына оешкан Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, Гражданнар сугышында катнаша, Польша фронтында була. Ә 1924-1927 елларда ерак Таҗикстан җирендә басмачылар хәрәкәтен юк итүгә үзеннән зур өлеш кертә. 1939 елда Халхин-Голда япон милитаристларына каршы сугышта батырлык үрнәкләре күрсәтә. Заманалар авыр булуына да карамастан, Рамазанов белем алырга вакыт hәм мөмкинлек таба. 1934 елда ук инде очучы-күзәтүче hөнәрен үзләштерә. Аннары политсоставны яңадан әзерләү курсларын уңышлы тәмамлый. Бөек Ватан сугышына кадәр Ерак Көнчыгышта авиация буенча өлкән инспектор вазыйфаларын башкара. Шулай ук Хәрби-hава көчләре, ягъни ВВС штабы начальнигының политчасть буенча урынбасары булып эшли. Сугыш елларында аңа Икенче hава армиясе Брянск фронтының ВВС хәрби комиссары, Хәрби совет әгъзасы булып хезмәт итәргә туры килә. Милләттәшебез 1945 елның 9 маенда Бөек Җиңү көнен Чехословакия башкаласы Прага шәhәрендә каршылый.

Ватанга, Туган илгә тугрылыклы hәм намуслы хезмәте өчен Ахмәтгәрәй Нәсибулла улы ике тапкыр Ленин ордены, биш мәртәбә Кызыл Байрак ордены, Кызыл Йолдыз ордены, I нче дәрәҗәле Богдан Хмельницкий ордены, II нче дәрәҗәле Суворов ордены, РККАның 20 еллыгы медале hәм Советлар Союзының башка медальләре белән бүләкләнә. Якташыбыз шулай ук Польша республикасының дүрт бүлeген, Чехословакия республикасының биш бүлeген, Советлар Союзы ветераны почет билгесен, исемле сәгатьләр hәм башка истәлекле бүләкләр алу бәхетенә ирешә. Ул үзенең истәлекләре тупланган «Годы и люди» исемле китап бастырып чыгара, «Звезды и крылья» журналына мәкаләләр яза.

Авиация генерал-лейтенанты Ахмәтгәрәй Нәсибулла улы Рамазанов 1978 елда вафат була hәм Мәскәү шәhәренең Данилов зиратында җирләнә.

Бүген Яңа Малыклы районы Әбдери авылының бер урамы Генерал Рамазанов исемен йөртә.