Мәүлет Саюков хикәяләре

Сугыш биюгә комачауламый
Хикәя


Насир Юсупов туган авылыннан дистәләгән ирләр кебек 1914-нче елны Беренче Бөтендөнья сугышына алына. Сугыш аны Украина җирендә каршы ала. Алдагы сафта батырларча  сугыша. Күкрәген медаль белән бизи.
Бервакыт шулай сугыш туктап торган арада, Насир, үзенең алдынгы чиктәге окопташлары белән, батальоннан ерак булмаган хуторга увольнениягә китәләр. Хутор, күләме белән зур түгел, шуңа да ерактан, яшеллеккә күмелгән бер җимеш бакчасы кебек күренә. Монда алма, груша, чия, абрикос — биниһая!
Хуторга керү белән солдатлар туйга тап булалар. Туй бер йортның бакчасында, зур булмаган мәйданчыкта гөрләп тора. Урамнан үтеп барган солдатларны күреп, аларны да туй өстәленә чакырып алалар. Өстәлдә, сугыш вакытына да карамастан аш-су – мул, горилка - җаның теләгән кадәр эч! Солдатлар өстәл артына утырганда туйның иң кызган чагы була. Оештырган бәйгенең җыр һәм такмаклар конкурсы бетеп, туй, бию ярышына күчкән була. Биюләр башлана. Насир яшьтән үк биергә яраткан кеше, биергә атлыгып тора башлый. Ул, үзе дә урта буйлы,чандыр гәүдәле, нәкъ менә биер өчен генә дөньяга килгән диярсең, хәтта аның йөрешендә дә шундый илаһи җиңеллек тоела ки, әйтерсең, җиргә басмыйча, һавадан йөреп бара кебек!
Ниһаять, туйдагы кунаклар арасыннан:
- Солдатларны!.. Солдатларны биетик!.. - дигән тавышлар ишетелә башлый. Насир шуны гына көткән күк уртага атылып чыга. Биеп китә. Бөтен туй кунаклары таң калып бу искиткеч күренешне күзәтә. Насир янына бер яшь ханым да кушыла. Насир ничек, нәрсә биесә, ханым шуны җиренә җиткереп кабатлый. Бу, хикмәт бит!. Һәр хәрәкәте - табышмак! Насирны бернинди мәҗлесләрдә дә алдыртканнары булмый. Менә бит, кая килеп көлкегә калырга?! Юк, Насир андыйлардан түгел, ул җиңеп чыгарга тиеш. Ул, хатын кешегә оттырырга тиеш түгел!
Насир балеттагыча, орчык кебек озак пируэт әйләнә. Ханым пируэтны Насирдан да шомарак булдыра.Туй кунаклары хәзер аңа кул чабарга керешә. Насир бию дәвамында күккә атыла, төшеп җиткәндә аякларын җәеп, шпакатка утыра. Ханым да бу күнегүне кабатлый, ләкин ул, шпагатка утырып кына калмый, ә кунакларга ихтыярсыз гына күлмәк итәген тездән өскәрәк күтәреп ала.  Кунаклар дәррәү кул чаба, көлке, сызгырыш куба. Бу тамашадан соң, Насирның башында оригиналь фикер туа. Ул, бию хәрәкәтендә куллары өстендә биергә керешә. Ханым бу номердан тыела. Туй кунаклары ничек кенә өндәмәсеннәр, кыстамасыннар - биеми. Билгеле ки, ул вакытларда Украина якларында хатын-кыз эчке киемнәр кулланмаганнар, җәй көннәрендә ялангач тәнгә күлмәк кенә киеп йөргәннәр. Шуңадыр бәлки ул, кул өстендә биюдән баш тарткан.
Насирга биегәне өчен туй бүләге итеп, бер чирек горелка бүләк итәләр.

 

Каракуль якалы пальто

Хикәя

- Әтиең хат җибәргән улым, -ди әнисе Рөстәмгә. Ул,  Ырынбур өлкәсндә бер колхозда эшлибез, эшебез бик  уңышлы дип язган.  Эшләре өчен колхоз аларга  күп ук хезмәт хакы түләгән .Әтиең хат ахырында өстәмә итеп: ”Улым Рөстәмгә пальто алдым. Кара сукнодан тегелгән. Каракуль якалы. Өр-яңа пальто”,- дип язган. Улым, пальто турында  дусларыңа да сөйләмә, сер булып калсын. Серең мәктәпкә киеп баргач кына ачылыр. Ишеттеңме!-Ишеттем, әнием, ишеттем,- ди Рөстәм, ишектән чыгып барганда. Каракуль якалы пальто! Бу шатлыкны Рөстәм ничек үзенең якын дустыннан яшерсен!? Юк, ул Хариска сөйләргә тиеш. Рөстәм, урамда Харисны күреп: ”Харис, әле минем пальтом бар, ишетәсеңме, Харис! Әтием алган. Әнием хатта укыган. Бу шатлыгымны мин сиңа сер итеп кенә сөйләдем. Син кемгә дә сөйләмә, килештекме? - Килештек,- ди Харис. - Мәктәпкә генә киеп йөрермен. Кадерләп тотармын пальтомны. Безнең класста хәзергә беркемнең дә яңа пальтосы юк. Ә минем бар! Әнием әйтә, каракуль яка бик кыйммәтле, ди. Каракуль сарыклар безнең яклардә юк икән. Аларны Урта Азия якларында гына үрчетәләр, күрәсең. Каракуль  сарык бәрәненең тиресен эшкәртеп ясала икән. Ишетәсеңме, Харис!? Эх! Хәзер көз генә булса да, өр-яңа каракуль якалы пальтомны мәктәпкә киеп барыр идем. Минем өр-яңа пальтом бар, дип мактаныр идем. Әнием каракуль якалы пальто турында хатта укыганнан соң, мин йортта тагын да тырышыбрак эшли башладым.. Әнием белән һәркөнне иртә сәгать өчтән торып, урманга утынга йөрдем. Печән вакытында әниемә печән чабарга булыштым. Айбагар кырыннан малларарга  чүп үлән йолкып ашаттым. Көннең бервакытында дусларым белән буада су коенырга да өлгерә идем. Шушындый тыгыз графикта мин җәйнең үтеп киткәнен дә сизми калдым.

Менә мин тилмереп көткән салкын көз дә килеп җитте. Әти дә үзенең артилы белән эштән кайтып килгән. Мин урамнан городки уйнап өйгә керсәм, Әти, түр башында җырлап утырган җиз самовар янында, шакмак шикәр  белән чәй эчеп утыра иде. Ә янында әни нәрсәдер сөйләп тора.

- Әйдә, кил улым, утыр яныма.

- Әти, кайттыңмы!?

- Кайттым, улым, кайттым.

- Миңа каракуль якалы пальто китердеңме, әти?

- Китердем улым, китердем. Әнисе, капчыкны чишеп Рөстәмгә каракуль якалы пальтоны бир әле,-ди әти. Әни, зур киндер капчык авызын чишеп, кәнфит, прәннекләр белән бергә яткан өр-яңа каракуль якалы пальтоны да чыгарды.

- Бусы, улым, сиңа абзар эшләрен, көтү җыештерганың өчен,- ди әти, өстәл артыннан торып өр-яңа каракуль пальтоны миңа  кияргә булышты.

- Йә, улым, әле көзгедә карап кил үзеңне. Ничек, зур түгелме!?

- Рәхмәт, әти, зур түгел, әйтерсең, өстемә печкән!.

- Йә, ярар, улым, утыр өстәл артына, эч чәеңне, суытма. Әнисе, Рөстәмгә бир әле китергән күчтәнәчләрне, чәйләсен тәмле генә. Менә бит егет булдың, улым. Өстеңдә тузсын, саулык белән ки үзен.

Шул көннән мин көзге салкыннарны көтә башладым. Каракуль якалы пальомны дусларыма күрсәтәсе килеп тора.

Беркөнне әни мине уята:

- Тор, улым, мәктәпкә барасың бар. Бүген каракуль якалы пальтоңны киясең бар ахры, тышта кар яуган.

Шул мизгелдә миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Менә мин көткән көн дә килеп җитте. Мин өр-яңа каракуль якалы пальтоны киеп, әтинең берничә папиросы белән спичкәсен кесәгә куеп, мәктәпкә киттем. Өйдән бик ерак китмичә кесәдән папиросны чыгарып кабыздым да, зурларча урам буйлап тартып киләм. Мәктәп капкасына җиткәндә, капканы ачып мәктәп директоры килеп чыкты. Мин тиз генә директордан куркып, папиросны кесәгә яшердем дә, исәнләшеп, мәктәпкә кереп киттем. Класташларым пальтоны күреп, эчтән көнчелек күрсәтсәләр дә, котлау сүзләре дә яудырдылар.

Беренче дәрес үтте. Икенче дәрестә бөтен класска көчле өтек исе таралды. Укытучы апабыз, балалар кызык итеп, галанкага кәгазь бәрмәделәрме дип, галанка авызын да ачып карады, әмма берни дә тапмады. Дәрес ахырында стена буендагы гардеробтан ис кенә түгел, төтене дә күренә башлады.

- Карагыз әле, кайсыгыздыр яна-, дидем. Мин кесәмдәге  папиросны сүндермичә  директордан яшергәнемне онытканмын да. Бөтенесе дә йөгерешеп өс киемнәрен алып-алып селкеп карадылар. Минем генә пальто калды тагылып. Өтек исе дә, төтене дә минем пальтодан чыгып тора иде. Өстемә киеп, кесәмә тыгылсам... пальтомның каршысы уелып төшеп китте. Классташларым: ”Менә сиңа каракуль якалы пальто...менә сиңа каракуль”...- дип көлештеләр. Минем күзләремнән мөлдерәп яшьләр бәреп чыкты. Елап җибәрдем. Мин әле өйгә барып әниемә, әтиемә нәрсә әйтермен? Ничек пальтомны күрсәтермен!? Мин мәктәптән турыдан-туры нәнәмә киттем. Ул бездән ерак тормый. Аның “Зингер” дигән тегү машинкасы бар. Ул гына мине бәладан коткарса. Нәнәм шундый кара сукно килештереп зур ук ямау ямап куйды. Ләкин берничә көндә сер булып торган ямаулык яүкәгә чыкты. Әни миңа бик каты ачуланды. Әти пальто өчен түгел, тәмәке тарткан өчен каеш белән артка тарткалады. Озак утыра алмый йөрдем. Шуннан соң тәмәке тартуны ташладым. Каракуль якалы пальтоны әни белән урманга утынга йөргәндә, арбада артка йомшак булсын дип астыма куеп йөри башладым. Менә ,серне беркегә дә сөйләргә ярамаганын шунда аңладым. Әни әйтте бит: ”Улым, пальтоң турында беркемгә дә сөйләмә, вакытына кадәр сер булып калсын”,- дип, ә мин сөйләдем. Шушы серне саклый белмәгәнгә, каракуль якалы пальтомны кадерләп кия алмадым.