Май таңнары сагышлата, никтер, күңелне?...

Гөлсинә Ханәфи

Мәңгелекме хәтер?

Якты бүлмә. Ачык тәрәзәдән

Саф җил исә - майның таң җиле.

Җитмеш биш ел җирне назлап исә

Бәхет җиле – тынычлык җиле!..

 

Дулкынланып көткән май таңнары

Сагышлата никтер күңелне?...

Җиңү көне шатлык-кайгылары

Бергә кушылганга түгелме?..

 

...Җитмеш еллар элек - ул заманда

Кояш шулай балкып янгандыр.

Сирин исерткәндер хуш исенә,

Алмагачлар чәчәк аткандыр...

 

...Чабатасын киеп әти, бәгърем,

Юл чатына чыгып баскандыр?

Сугыш утларында юкка чыккан

Үз әтисен көтеп баккандыр...

 

Тирә-яклар шатлык кичергәндә,

Өметенә төренеп яткандыр...

Кайгы канат җәйгән авыл зары –

Ятимлектән дәва булгандыр?...

 

Җиңү алып килгән тыныч тормыш,

Бар нәрсәдән кыйммәт булгандыр!?

Авырлыклар чыныктырган көче -

Кальбенә сеңеп калгандыр.

 

...Урамда – май.

Никтер сагышлы ай?..

Мәңгелеккә бәхилләшкән ай...

Мәңгелекме хәтер, әти, җаным?!.

…Бар нәрсәгә шаһит күктә ай…

 

Без бурычлы

 Нинди изге китапларда

Язылган җавап:

Хакыйкатьне кем табала —

Җепләрен ялгап?

 

Аңсызлар белән шагыйрьләр,

Әллә тик алар -

Киләчәк белән үткәнне

Ялгыйлар аңлап.

 

Күпләргә көлке бу гайрәт,

Кемгәдер — харап.

Тиледән таләп аз диләр,

Шагыйрьгә карап.

 

Нәрсә ул — үткән?

Ул күптән

Дөньядан киткән.

Яшәү һаман алга бара,

Чигенми чиктән.

 

Әйе, шулай -

Яшәү өчен юк яңа юллар.

Башка юнәлеш бирмәгән

Хакыйкать аңар.

Ә үткәннәр — үткән,

Янган утын череме.                                                                                           

Ничек кенә әйләндермә -

Көллек өеме.                                                                                                                                                                                                       

 

Ә хәтер?

Кем үткән аның чәнчү басуын,

Һәр атлаган адым тойган

Канның саркуын?

 

Үткәннәр бар.

Калган алар кыйпылчык булып -

Фронттан кайтучыларның

Хатере тулып.

 

Үткәннәр бар!

Парадларда - ялтырау орденнар,

Ленинград балалары,

Үлмәс батырлар.

 

Гомер буена сүрелмәс -

Әрнү, түземнәр.

Сискәндереп уятучы

Шартлау, үлемнәр...

 

Һаман яндыра йөрәкне

Освенцим, Дахау -

Көлле төтен...

Ул кичереш — мәңгелек сорхау...

 

Без исәнбез,

Шуңа дөрли йөрәк гел яна.

Исемсез солдат кабере -

Мәңгелек яра.                                                                                    

 

Кинотасма, фоторәсем -

Соры-кара төс.

Сугыштан кайтмаган солдат...

Түз, йөрәкләр, түз...                                                                                       

 

Уй фикердә чагыла, сүнми

Гаеплек уты.

Рәхмәтлеме дип буыннар -                                                                           

Рәхимле коты?

 

Раслап яшәр өчен,

Бүләк - гомерләр безгә.

Яшәсен җирдә тынычлык!

Туган ил — изге!..

 

Рәхмәтлебез

Кеше күңеле,

Хәтере чиксез тирән:

Иңнәрендә — сугыш әфәте,

Толлык ачысы, балалар үстергән

Сугыштан соң еллар хәсрәте.

 

Сугыштан соң килмәгән тынычлык,

Еллар буе тилмереп көткән

Яшәр өчен җиңеллек һәм туклык,

Өметләр - таралып сүрелгән.

 

Шушы арган-алҗыган кешенең

Йөрәгенә кара кан сауган -

Төзәлмәслек бер җәрәхәт:

Хәбәр -                                      

Яу кырында эзсез югалган.

 

Күрешүдән өмете өзелеп,

Күпме ана улын югалткан;

«Әтиегез тиздән кайтыр!..», - үксеп                                                                                  

Елаган баласын юаткан.

 

Әмма акланмады суык өмет,                                            

Тозлы яшьләр тагын ачырак.

Кайгы-хәсрәт сөңде йөрәкләргә                  

Тирән үтеп, тагын катырак.

 

...Сокландыра шунысы, өлкән буын

Бу газапка түзде, чыныкты.

Ат урынына җигелеп сабан тартты,

Артка калмас өчен тырышты.

 

Үз көчләре белән тормыш тартты,

Күнектеләр ачы хафага.

Көчле рухлы булган ятим халык,

Бирешмәде авыр газапка.

 

Илнең күген кара болыт каплап,

Михнәт ничек корыс булмасын,

Халык түзде.

Түзде, ләкин белде

Җиңү өчен җанын куясын.

 

Чыдам булуның да чиге була,

Адәм баласының кайгысы

Эзсез үтми, китерә дә суга,

Егып сала нәләт ачысы.

 

Күңелләрдә күпме югалту,

Күпме газап, хасрәт сызлана?..

Җиңү көне, искә алу көне -

Якты хөрмәт булып саклана.

 

Чиксез рәхмәт Сезгә чыдам буын,                                                                    

Үзегездә көчләр таптыгыз.

Ватаныбыз аякка бассын дип,                                                      

Нужа камытын киеп тарттыгыз.

Тыл төрәге булган хатын-кызлар

Тынычлыкка юллар салдыгыз.

Әти-әни - сугыш балалары,

Безгә герой булып калдыгыз.

   

Изге җаннар,

Бөек Җиңү көнен

Безнең өчен яулап алдыгыз.

Якты гомер, рәхәт тормыш биреп,

Безгә маяк булып яныгыз!              

Олы хөрмәт Сезгә, халкыбыз!

 

Елый һава

 Кара болыт күтәрелде ургып,

Җиңү көне күген каплады.

Агачларны җил талкыды! Убылып,

Яфраклар карышып шаулады.

 

Күк күкрәде, яңгырады шартлау,

Өре тамчы тамды, шаунады.

Соры һава көнгә кырыс карап,

Шулай булачагын аклады.

 

Шәһәр бәйрәм төсләрендә балкый -

Бизәлгән.

Көн аңа таң калды!

Тантаналы көнне көткән халык,

Урамнан бәйрәмгә агылды.

 

Дулаган җил болытларны җыйды,

Чиләкләп яңгырын койдырды...

Төссез һава каралганнан кара,

Яңгыр болытлары куерды.

Елый һава – күз яшьләрен юа...

Юеш асфальт...

Төркем - берлектә!

Җиңү көне - күктә күкрәү... Халык

Тынычлык сагында, иректә!                                                                                 

 

Күрегез

Тын алмый тукталам

Таш һәйкәл янында...

Геройлар үзгәрде...

Пъедестал башында

 

Үз-үзен аклаган,

Читләшеп хезмәттән:

Тир түгеп йөрмәгән

Хуҗалык, хөкемәткә.

 

Аларга дан җырлый

Үткәнне күрмәгән,

Тарихка таш орып,

Кем-кемен белмәгән!?.

 

Күрегез, бар алар -

Бизмәнгә җан куйган,

Киерелеп тормаган,

Ышыкта нур булган!

 

Ул лаек исемнәр -

Исемлек чигендә...

Әй, заман, рәнҗетмә

Картларны бүгендә!?

 

...Бу һәйкәл – куелган

Чын герой хакына!

Хакыйкать күмелгән

Мәрмәр таш астына...

 

Очраклы кулында

Үткәннең язмышы...

Ясалма шатлыкның -

Бушлыкка... алкышы...

 

Вакытлы

Бакыйлык иленә озата барганда,

Җавабын ничекләр бирер, дип, калганда -

Кемнәрдер безгә жәл... - ник кырыс, дип, әҗәл!?.

Гүя, без-үзебез бу җирдә меңъяшәр!..

 

Кемнәрдер безгә  жәл – вакытлы... Вакытлы...

Дәвамлы тик вакыт – җәннәтле... тамуглы...

Өметләр дә төрле: тәхетле, бәхетле!

Ләхетләр - туфрактан...

Табутлар якутлы

Кемнеңдер!..

 

Аера, кемгә ничек тәкъдир:

Безгәдер кабер дә, ләхет тә кара җир?..

Бар нәрсә вакытлы... Кулларда – таныклык:

Күкләргә үзебезне кем итеп таныттык?..

 

Куарга. Куарга һәм куып тотарга!..

Ашкына чал нәфес - җил куа бер карга...

Юк вакыт – үткәнгә әйләнеп карарга...

Таң атып, көн баей... Бик кыска ул ара...

 

...Яшисе килә бик – чын кеше буласы!

Һәр мизгел, һәр көннән -

төп мәгънә табасы...