Көрәшчеләр остазы

Танылган милләттәшебез - Димитровград шәhәре татар милли-мэдәни автономиясе рәисе, Ульяновск өлкәсенең татарча көрәш федерациясе президенты, Ульяновск өлкәсе hәм Татарстан Республикасының атказанган физик культура hәм спорт хезмәткәре, бик күп Сабантуйларның мәйдан батыры Фәнис Хатыйп улы Заббаров 4 майда 55 яшьлек юбилеен каршылый.

Милләт җанлы,татар рухлы көрәшчебез Фәнис Хатыйп улы Заббаров күрше Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туып үсә. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укыганда hәм Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән вакытта ук инде ул җәмәгать эшләре белән актив шөгыльләнә. Ә бил алышу, көч сынашу белән ун яшендә кызыксына башлый. Башта классик көрәш алымнарын үзләштерә, аннары татар милли көрәше белән җитди рәвештә мавыгып китә. Тырышлыкның уңай нәтиҗәсе озак көттерми - 1983 елда 18 яшьлек Фәнис Ульяновск өлкәсе Сабан туенда мәйдан батыры исеменэ лаек табыла.

Мөстәкыйль хезмәт юлын Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы Крупская исемендәге совхозында агроном сыйфатында башлап җибәргәч тә, бөтен көчен эшкә җигеп Новоселки клубында көрәш секциясе оештыра. Yзе дә эштән соң тренировкаларга йөри, бистә малайларын да спортка тарта. Озакламый ирекле көрәш буенча ярышларда катнашып hәм hәрвакытта да призлы урыннар яулап, спорт мастерына кандидат дигән мәртәбәле исем алу бәхетенә ирешә.

Тынгысыз йөрәкле Фәнис Хатыйп улы Димитровградта да спортның милли төрләре үсешенә бәhасез өлеш кертә. Ул hәр елны шәhәр Сабан туеның милли көрәш мәйданчыгын оештыруга бәйле барлык мәшәкатьләрне дә үз өстенә ала. 1999 елда яшь буынны спортка тарту нияте белән “Альянс” клубын оештыра. Яшүсмерләр белән бергә спорт залын ремонтлый, аннары кирәкле җиhазлар кайтарта. Хәзерге вакытта 150дән артык малай hәм егет аның кулы астында классик hәм милли татар көрәше белән шөгыльләнә. Сәләтле, аеруча тырыш heм оста укучылары – шәкертләре, шул исәптән Сергей Павлик та Россия hәм  бөтендөнья бәйгеләрендә призлы урыннар, чемпион исемен алалар. Фәнис Хатыйп улының ел саен татарча көрәш буенча Идел буе шәhәрләре ачык турнирын hәм өлкә беренчелеген үткәрүе, өлкә татар автономиясе белән берлектә авыл районнары мәктәпләрендә балалар өчен мастер-класслар оештыруы да чиксез соклану тудыра hәм әлеге хезмәте фәкать мактау, рәхмәт сүзләренә генә лаек.

Көрәшчеләр остазы үзе бодибилдинг буенча биш тапкыр дөнья чемпионы, 2009 елда Ульяновск шәhәрендә үткәрелгән федераль Сабан туеның абсолют батыры да әле.

Ульяновск өлкәсендә hәм Димитровград шәhәрендә спортны алга җибәрүдә актив катнашучы Фәнис Заббаров - өлкә Губернаторы hәм Законнар чыгару Җыелышының, Ульяновск шәhәр мэриясе hәм өлкә татар автономиясенең, Бөтендөнья татар конгрессы hәм Татарстан спорт министрлыгының, Димитровград шәhәр хакимиятенең Рәхмәт хатлары, шулай ук Ульяновск өлкәсе hәм Татарстан Республикасының атказанган физик культура hәм спорт хезмәткәре дигән дәрәҗәле hәм мактаулы исемнәр иясе.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.