Бүгенге көн герое

Вильдан Азизов - Павловка, Радищево hәм Иске Кулаткы районнары буенча янгыннарга каршы хезмәтнең өлкән инспекторы, эчке хезмәт подполковнигы.

МЧС hәм янгын сүндерү хезмәткәрләренең көндәлек мәшәкатьләре гаммәви мәгълүмат чараларында киң яктыртыла, шул ук вакытта аларның гаиләләре, өйләре, балалары, яраткан шөгыльләре булган гадәти кешеләр булуы турында сирәк күрсәтәләр hәм язалар.

Шуңа күрә дә бүген күп балалы әти кеше - МЧСник белән таныштырып yтәсебез килә. Вильдан Азизов менә 19 ел инде Павловка, Радищево hәм Иске Кулаткы районнары буенча ОНД hәм ПР өлкән инспекторы булып эшли. Ул - эчке хезмәт подполковнигы, өч кыз бала hәм әлегә нәни малай атасы.

Вильдан Азизов гомере буе МВД, ягъни эчке эшләр министрлыгы системасында эшләп, Иске Кулаткы РОВДсы начальнигы урынбасары вазыйфасыннан лаеклы ялга киткән әтисеннән үрнәк алып, физик яктан чыныгып үсә. Ул урта мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, югары белемгә ия булу hәм җилкәсенә погоннар тагу хыялы белән Россия МЧСы академиясенең Екатеринбург филиалына укырга керә.

Бүген Вильдан Сәгит улы коллективта дусларча мөнәсәбәтләр булдыру hәм саклап калу белән генә чикләнмичә, янгын часте хезмәткәрләре өчен бөтен яктан үрнәк тә булып тора. Ул футбол буенча команда капитаны да әле, янгын часте коллективын спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итеп, тренировкалар үткәрә, cпорт ярышлары оештыра hәм шул рәвешле алда торган бурычларны уңай хәл итү юлларын да билгели.

Вильдан Сәгит улы hәр янгынга, гадәттән тыш очракка шәхсән үзе барып, беренчеләрдән булып пожарны сүндерүдә, ЧПны бетерүдә, янгынның cәбәпләрен ачыклауда  hәм зыян күрүчеләргә ярдәм итүдә катнаша. Ул Иске Кулаткы районы территориясендә янгыннарны профилактикалауда зур роль уйный.