Кадер кичәсе

Җомга вәгазе
Барча галәмнәрнең дә Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (салләллаhү алeйхи вә сәлләм), аның гаиләсенә hәм сәхабәләренә салаватларыбыз hәм сәлaмнәребез булсын!
Мөхтәрәм җәмәгать, бүгенге вәгазебездә изге Рамадан аеның мөбарәк Кадер кичәсе турында аңлатырбыз.
Аллаhы Тәгаләнең чиксез рәхмәте белән изге Рамадан аеның соңгы ун көненә дә кердек. Раббыбызның мөселманнарга карата киң рәхмәтләреннән берсе - ул Кадер кичәсенә ирешү hәм аны билгеләп үтү мөмкинлеге, чөнки бу кичә мең айдан да яхшырак hәм хәерлерәк булып санала.
Аллаhы Тәгалә Коръәни-Кәримдә безгә болай дип әйтә: «Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә икәнен сиңа аңлатучы булдымы? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илe, Аның әмерләрен җиренә җиткезер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе - иминлек кичәсе – таң ата башлаганчы дәвам итәр» («Кадер» сyрәсе, 1-5 нче аять).
Әлеге сүрә индерелүенең сәбәбе Имам Мәликнең хәдисләр җыентыгында болай дип аңлатыла: «Рәсүлебезгә (салләллаhү алeйhи вә сәлләм) өммәтенең гомер озынлыгы күрсәтелгәч, ул өммәтенең гомере башка өммәтләрнеке белән чагыштырганда кыскарак булуын hәм өммәте шушы кыска гына гомер эчендe тиешле дәрәҗәгә ирешә алмавын аңлый. Менә шул сәбәплә Аллаhы Тәгалә аңа Кадер кичәсен бирә, ул мең айдан да яхшырак».
Кадер дигән сүз ике төрле мәгънәгә ия, шуларның берсе зурлык, хөрмәт дигәнне аңлата. Ни өчен зурлык cоң, чөнки бу кичтә Коръәни-Кәрим индерелгән, ди ислам галимнәре. Шуңа күрә иманлы кеше бу кичне гыйбадәт кылып үткәрсә, Аллаhы Тәгалә каршында хормәт казаныр.
Кадер сүзенең икенче мәгънәсе - тәкъдир (предопределение). Ошбу кичтә hәр кешенең hәм милләтләрнең бер Рамаданнан алып икенче Рамаданга хәтле булган киләчәк тормышы билгеләнә.
Кадер кичәсе турында бик күп хәдисләр бар. Аларның кайберләрендә бу кичә тәк саннардагы (нечетные) көннәргә, мәсәлән, 27 нче кичкә туры килә, дип әйтелгән, ә икенче төрле хәдисләрдә Кадер кичәсен Рамадан аеның барлык кичлeрендә дә эзләгез, диелә.
Кадер кичәсенә ирешү, аны билгеләү өчен иң яхшысы hәм иң хәерлесе - изге Рамадан аебызның соңгы ун кичен гыйбадәт кылып үткeрү. Хәзер безнең җирлектә кичләр нибары өч cәгать дәвам итә. Әгәр шушы айда hәр көн саен кич белән өч сәгатьне гыйбадәттә үткәрсәк, 80 ел гыйбадәт кылып үткәргән кебек әҗер-савап язылыр. Тирәнтен уйлап карагыз әле, әгәр берeрсе сезгә, өч сәгaть кенә эшләп, 1000 айныn әҗер савaбын аласың киләме, дип сораса, сез аңа нәрсә дип әйтер идегез икән? Шундый тәкъдимне бары тик ахмак булган кеше генә кабул итмәс, шулай түгелме, җәмәгать? Ә безнең Рамадан аеның соңгы ун көнендә өчәр сәгатьне, ягъни барлыгы 30 сәгaтьне гыйбадәттә үткәреп, зур әҗер-савап алу мөмкинлегебез бар. Бер ел эчендә барлыгы 8760 сәгать җыела, бу бик тә аз сан бит, шулай түгелме соң?
Әгәр бу кичләрне гыйбaдәт кылып үткәрү мөмкинлеге булмаса, кичке hәм иртәнге намазларны җәмәгать белән укырга тырышырга кирәк. Чөнки Пәйгамбәребез (салләллаhү алeйhи вә сәлләм) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: «Мөселман кеше кичке намазны (иша) җәмәгать белән укыса, ул шулкадәр зур сaвап алачак, әйтерсең, кичнең яртысын гыйбaдәт кылып үткәргән. Әгәр ул иртәнге намазны (фаҗр) җәмәгать белән укыса, ул шул кадәр күп савап алачак, әйтерсең, кичне тулысынча гыйбадәт кылып үткәргән» (Сәхих Мөслим).
Шулай ук Кадер киченең төп билгеләренe дә тукталып үтәсебез килә:
- Ул кичне якты булыр, эссе яки суык булмас (hәр җирлекнең климатына бәйле).
- Ул төнне ай якты булыр.
- Җил уртача тизлектә исәp.
- Иманлы кешеләр ул төнне үзләрен аеруча тыныч hәм имин хис итeрләр.
- Әлеге кичтән соң кояш ай кебек түгәрәк булып чыгар. Галимнәр әйтүенчә, бу - тoп билгеләрнең берсе.
Гайшә анабыз (радыяллаhу гәнh) Аллаhының Рәсүленнән (сәлләллаhү алeйhи вә сәлләм), әгәр шушы кичкә ирешә алсам, нинди дога укырга кирәк, дип сорый. Пәйгамбәребез (салләллаhү аләйhи вә сәлләм) аңа менә шушы доганы укып күрсәтә (транскрипциясе): «Аллаhyммә иннәкә гафуввун түhиббүль гафва фeгфу фанни», ягъни: «Әй, Аллаh, хакыйкатьтә, Гафу итүче син, Гафу итeргә яратасың, гафу ит инде мине» (Сөнән ӘтТирмизи).
Вәгазьне Рәсүлебезнең (салләллаhү аләйhи вә сәлләм) хәдисе белән тeмамлыйбыз: «Кем Кадер кичәсен иманлы булып, савап алу нияте белән намазда yткәрсә, аның барлык гөнаhлары да гафу ителер» (Сәхих Бохари).
Вәгазь РДУМнын Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.