Каргыш корбаны

Урам очына җитеп, авыл кырыенда урнашкан зиратның зәңгәргә буялган коймасы һәм зур капкасы каршына җитеп, туктап калды Гәрәй. Куаклар арасында басып торган яшел түбәле йортны күрүгә, тагын да каты итеп тибә башлаган йөрәк турысына кулын куйды. Бераз тынычлана төшкәч, йозак эленгән капка алдыннан үтеп китте дә, койма читеннән уңга борылып, аның авыл хуҗалыгы кырына карап торган зур булмаган ян капкасыннан эчке якка атлады. Чирәм арасында күренер-күренмәс сукмактан, зиратка мәңгелеккә күченгәннәрнең хәзер инде төп йорты булып саналган, җирләү өчен кирәк-яраклар сакланган өй ягына таба юнәлде. Ул - аның туган йорты...

Өйнең ал ягы, рамнары кайчандыр акка буялган тәрәзәләре белән, каршысында урнашкан, бер чардуган белән тотып алынган дүрт кабер һәм, билгеләнгән тагын бер булачак кабер ягына карап тора. Кабердә - Гәрәйнең әти-әнисе, бертуган абый-апасы. Бишенче урын - әлегә буш...  

Башка авылдашлары кебек, шәһәрдән авылга үз йөртларын, әти-әнисен күрергә ашкынып кайту мөмкинлеге юк аның. Чөнки, андый шатлыктан ул күптән мәхрүм...  Гәрәйнең йөрты да, гаиләсе дә - зиратта...

Менә бүгенге Гает көненә, һәр елдагыча зират кылырга кайтты ул. Мәчеткә кереп тиешле садакасын биреп чыкты да, авылның икенче очына таба җәяүләп юл тотты...

Сирәк кайта Гәрәй туган авылына. Аны биредә көтеп торучы бер якын кешесе дә калмады... ерак туганнары һәм авылдашларыннан кала. Туган нигезләрендә дә бер казык та юк. Алар яшәгән йорт урыны - күптән инде су буе чирәмлеге. Олы яшьтәге тирә-күршеләре үлеп бетте. Ә яшь буынны ул белми, күбесе - аны танымый...

Тирәли үтеп, кабер ташларына кулын куеп торып, һәрберсе белән ярым күңеленнән һәм үз-үзенә сөйләнеп исәнләшеп әйләнде дә, бераз тын алырга дип, кайчандыр үзе ясап бастырып куйган, кечерәк кенә эскәмиягә килеп утырды...

Берничә адым каршыда басып торган өйнең тәрәзәләрендә кояш нурлары уйный. Тирә-юньдә кошлар сайрый. Әйтерсең лә, аларның бер зары да юк. Кошлар бит табигатьнең иң ирекле затлары. Ул бәхет ияләренә кая да иркен, рәхәт! Оя ясарга куаклык кына булсын... Кешеләр өчен кайгылы урын булса, алар өчен бу - көндәгечә сайрашып яшәү бакчасы. Мында  аларга кем дә комачауламый. Койма белән әйләндерелеп алынган бу җирлек - аларның мохите...

Гәрәй, бермәлгә шундый уйларга бирелеп, үзенең бала чагын күз алдына китереп, гүя, үз бакчаларында, сайраган кошлар арасында утырып торган кебек тойды. Бу йортның әлегә сау-исән бердән-бер хуҗасы булуын һәм аның өчен дә бу урын якын булуын кошлар белми шул, дип көрсенеп куйды...

Аларның йорты, элек авыл кырыенда, су буенда урнашкан иде. Бормаланып аккан инешнең нәкъ борылышында, яр өстендә, тәрәзәләре белән инеш аръягындагы киң болынга, ерак булмаган тауларга һәм ике чакрым гына тау итәгенә сыенып утырган күрше авылга карап торуы хәтерендә.  Шулай ук, ярга арты белән төзелеп торган  башка йортлар, әллә кая кадәр сузылып китсә дә, яхшы күренә... Инеш буе комлыгына җитәр-җитмәс такта кыйма белән тотып алынган җиләк-җимеш, бәрәңге бакчалары да, уңдырышлы булып хәтерендә калган. Тик, ул йортның язмышы бәхетле булмады...

Әтисе упкынга эләгеп батып үлгәндә, Гәрәй нибары ике айлык сабый бала булган. Аңардан биш-алты яшь олы ир һәм кыз туганы белән, алар өчесе ятим калганнар. Ул күптәнге хәл - тулылык белән аңа үсмер чагында гына мәгьлүм булды. Әнисе аларны хәтәр шартлардан саклап калырга тырышуга бар көчен куйды. Шуңа да, әтисез калу сәбәбен, бераз үсеп, үз-үзен аңлый башлагач кына белде, билгеле.

Үскәндә, төрле хәлләрдә аны яклаучысы - абый-апасы булды. Әниләре авыл хуҗалыгы эшендә. Алар, әниләренә хәлдән килгән кадәр йорт эшләрендә дә, хуҗалыкта да булышып үстеләр. Әтисезлек дигән авыр йөкне, үз җилкәләрендә тулысынча тарттылар... Тик, ятимлек дигән бәхетсезлек, алар өчен язмыш сынауларының башы гына булган.

...Хәтерендә, җәй үтеп, яңа уку елы башлануы. Гәрәйнең икенче сменада, башлангыч сыйныфта укып йөргән чагы. Дәрес барган вакытта укытучыдан сорап чыгарып, югары сыйныф укучысы булган абыйсы мәктәптән алып китте аны. Ул бик нык борчулы иде, һәм өйгә дә йөгерә-йөгерә кайттылар алар. “Янгын!”, дигән сүзнең мәгънәсен дә үз күзе белән күргәннән соң гына аңлады Гәрәй. Ашыгып кайтып җиткәндә, аларның өй түбәсеннән чыккан ут болытларга җитә кебек, ә шартлаудан очкан шифер чаткылары өйгә якын килергә мөмкинлек бирми иде. Әле дә күз алдында - ул коточкыч күренеш!.. Су якын булуга карамстан, тиз арада сүндерә алмаганнардыр, күрәсең. Өй түбәсе тулысынча янды, өй җиһазларына да күпмедер зыян килде...

Авыл хуҗалыгы аларга авылда буш булган башка бер йортны бүлеп бирде. Күпмедер акча белән дә тәэмин итеп, булышлык итте. Янгыннан сакланып калган, яраклы булган берникадәр милекләрен алып, урам аша урнашкан икенче өйләренә ташындылыр... Ә соңыннан, колхоз ул өйнең янгын тимәгән ягын сүтеп, берникадәр ремонт ясап, түбәсен яңартып, зират йөртына күчереп салды...

...Әтисен хәтерләми ул. Аны фоторәсемнән күреп кенә белә. Чибәр кеше дип, телгә алуларын исенә төшерә. Әтиеңә охшагансың, дип әйтүче булганда, күңеле нечкәреп китә һәм, күргәне булмаса да, аны бик нык сагына иде. Гомере буе әтисе белән зиратта гына күрешә алды, дөресе, күрешкән кебек хис итте. Күпме сорауларына җавап алырга теләде ул, һәм... таяныч эзләде. Әтиле иптәшләренә кызыгып яшәде. Шуңа да, абыйсына якын булырга тырышты. Тик, ничек кенә бер-берсен якын итсәләр дә, ул аңа әтисен алыштыра алмады.

...Еллар үтте... Күптән инде, алдан абыйсы һәм соңрак Гәрәй үзе дә армия сафларын тәмамлап кайткан ир-егетләр. Гаилә корып җибәреп, тормыш юлына аяк басарга вакыт җиткән.  Туганы эзләнү юлында... Ә Гәрәй, үзе кебек ярым ятим, үги әни белән үскән авыл кызына күз салып, гаилә корып җибәрде. Шәһәргә китеп урнашты. Кыз-туганы да, башка шәһәргә китеп яши башлады. Гаиләсе бар, ике кыз бала үстерә. Барысы да яхшы. Яшә генә! Тормыш алар кулында, кебек тоела иде ул вакытта...

- Җан кисәкләрем, абыем..., апам, ник эшләдегез инде ул эшне?!. - дип, пышылдады Гәрәй, яңадан туганнары кабере янына килеп. - Нинди нәрсә этәрде сезне ул аяусыз эшкә?!. Ник мине ташлап киттегез?!.

Алдан - туган абыйсының, берничә елдан - апасының үз-үзләренә кул салып дөньядан китүләрен әле дә кичерә алмый ул. Икесенең ике төрле сәбәп, ике шарт. Тик икесе дә зиратта, туган йортлары каршында янәшә каберләрдә ята...

...Гаиләсе - җиденче буынга кадәр каргыш корбаны, дигән сүз каян чыкканын белмәсә дә, аның чынга ашуын, гомере буена тулаем татыды Гәрәй. Ни өчен? Кем гаепле?.. Кемгә барып тоташа нәсел-нәсәбе чылбырының башлангыч очы? Күптән дөнъядан киткән әби-бабаларына, яки әтисенәме?..Аның төп сәбәбен белергә ничек кенә теләсә дә, хәзер инде мөмкин түгел...

Тулылык белән булмаса да, авыл исендә сакланган кызганыч, гыйбрәтле хәлләрнең берсе иде әтисенең яшълек хаталары. Әйтеп узганча, сугыштан соң илленче елларда авылда иң күренекле егетләрнең берсе булып, бик күп чибәрләрне канлы яшь белән елаткан, дип искә алалар ул чор вакыйгасын. Әтисез үскән, җырда гына “әти” дип эндәшкән Зөбәрҗәт исемле кызының рәнҗүдән аккан күз яшьләреме?.. Әллә, алданып, баладан котылу юлы уңышсыз булып, икесенең дә гомере өзелеп гүргә кергән авылның бер чибәр кызының әрнү газабымы?.. Әллә инде “иреңнән аерыл, мин сине алам...” дип ышандырган сүзләрне чынга алып, ирсез дә, ялгыз да калып ерак шәһәргә китеп югалган тагын берәүнең каргышы ут булып төштеме икән аларның гаиләсе башына?.. Гәрәй боларны белми иде...

  Иң якын кешеләре, Ходай биргән гомерләренә һөҗүм итеп, бер-бер артлы бакый дөньяга күчтеләр. Ярый, абыйсының гаиләсе булмады... Ә туган сеңелесенең күңелендәге нинди уйлар, нинди сәбәп, күз-каш кебек ике нарасыеның ятим калуы да, хәтәр эшеннән туктата алмаган?..Һәм, ниндидер көчкә буйсынып, ихтыярсыз хәлдә үз-үзенә кул салган?.. Бертуганының кинәттән үлемен ул да авыр кичергән, күрәсең?!..

Каберләр өстендә озаеп үскән чүп үләннәрен яланкул гына өзгәләп, әнисенең каберенә күчеп чүгәләде Гәрәй. Әнисе - дүртенче кабердә ята...  Яман чир алып китте аны. Ана йөрәге түзем булса да, мәңгелеккә китү сәбәбе табылды... Гомер буе эзәрләп барган язмыш сынаулары һәм кайгылардан төергә әйләнгән кичерешләре җыелып, яман шешкә әверелгән...

 Ялгызлыктан интегеп гомер кичерде ул. Ләкин, балаларын үстереп, тәрбия бирүгә бар көчен куйды, авырлыкларга түзде... Тик, шуңа карамастан, хатын-кыз бәхетен аз булса татып карау хыялы белән яшәде. Ул вакытта үз-үзе турында уйлап карарга да вакыты булмаган ана, балалары кайсы-кая урнашып төпләнгәч, димләүгә ризалыгын белдереп, күрше авылга кияүгә киткән иде. Балалары риза да булмады, каршылык та күрсәтмәде, әлбәттә. Тормыш азагында гына булса да, әниләренең бәхетле булуын күрү теләге беләндер, мөгаен. Тик, бәхет дигәнең кемгәдер ачык йөз белән карый, ә кем өчендер яңгырдан соң чыккан салават күпере кебек күренеп кенә ала... Ахыр чиктә, ана үзе дә кәфенгә төренеп, зират ягына таба тапталган такыр юлдан, тиешле урынына кайтып урнашты...

Әтисе... Абыйсы... Апасы... Әнисе... “Әллә соң, туган йөрт гаиләне үз янына җыямы икән?!.” дигән уй, күптәннән тынгылык бирми... Ул өй аны да чакыра сыман... Шуңа, соңгы елларда яшәү мәгьнәсен күрми ул... Тик, каберләр тезелеп киткән мәйданчыгыкта гына җаны тынычлана, шуннан гына, яшәвен дәвам иттерерлек берникадәр көч ала иде...

Уйларына чумып, хәтер китабының битләрен бер-бер артлы актарып онытылып утыру белән, вакытның күпме узуын да сизми калды Гәрәй. Чөнки, ул бит үз өйе, үз гаиләсе янында...

- Сагынам сезне... бик сагынам, әнием?! - дип, авыр уйлардан мөлдерәп тулган күз яше аша, уенда гына булса да, әнисен күз алдына китереп, эндәште аңа. - Минем дә сезнең белән буласым килә!  Ишетәсеңме, әни, туйдым мин болай яшәүдән?! - дип, аның кабер ташына башын иде...

Вакыт төрелтә, диләр. Бәлки, шулайдыр - бераз онытып торганда... Югалту, ул көннәр - кичә генә булган хәл кебек, елаудан шешенеп, хәтер почмагында оялаган.

“Бәхетләренә” барысы да әтиләре янына җирләнде... “Очрашканнардыр, бергәләрдер, бәлки!?.” дип, кабаттагыча көнләшеп, уйлап куйды Гәрәй...

Килмәде түгел, аңарга да ничә кат килде андый уй... Үсеп килгән бердән-бер ир-баласын - улын калдырып китә алмады әлегә... Ул уйлардан арынырга ничек авыр булмасын, ардаклысына, үз язмышын кабатлатасы килми аның. Һәм, кеше үз-үзенә гомер бирмәгән кебек, аны өзәргә хакы юклыгын әлегә кадәр белгәнгәдер, бәлки...

Бергәләп яшәү дәверендә бәхетле мизгелләре дә булгандыр, анысы?.. Тик, алар, барып җитәлмәслек ерак калган... һәм, аның хәтерендә кайгылары белән катыш, чагылып кына китә. Күз алдына бер-бер артлы килеп баскан күренешләр, төш күргән кебек. Шуңа, балалык вакытыннан калган җан җәрәхәте әле бүген дә йөрәгенең төзәлмәс ярасын сулкылдата. Истәлекләр арасында йөгереп йөргән нәни малай да - Гәрәй үзе түгел, ә аның бертуган энесе кебек тоела аңа. Чөнки, илле биш яшенә җиткән ир-ат өчен, нәни Гәрәй  күптән инде йорты белән мында күченеп килгән гаиләсе янында: дүрт чатына тимер таяк кагып, тимерчыбык сузып билгеләнгән бишенче кабер урынында...

“Авылда мине эзләп табарга җиңел, минем адрес – зират...” дип, тагын бер көрсенеп куйды Гәрәй.

Ишеге бикләнгән буш  йорт тирәли соңгы кабат йөреп әйләнде дә:

- Китәм инде, кадерлеләрем... Очрашуларга кадәр, тынычлап йоклагыз!.. - дип, төзелеп торган  каберләргә һәм моңаеп карап калган туган йортының суык тәрәзәләренә соңгы карашын ташлап, ян капкага таба юнәлде...   

P.S. Бу язмамның герое белән очрашканнан соң һәм шул арада хикәя язылып бер ай тирәсе узганнан соң, көтелмәгән хәбәр, әле һаман да басылып бетмәгән кичерешләргә өстәлмә яра булып күңелне тетрәтте!.. Гәрәй дөньядан киткән..., теләгенә ирешкән...

Зират җирлегендә басып торган йортның бар хуҗалары да җыелып бетте...

Ходаем, бу истәлекләр аларга дога булып барып ирешсен! Ә бу язмышның һәм бу хикәянең дәвамы булмасын иде!..

Гөлсинә Ханәфи.