“Тукай әсәрләре минем күңелемдә” өлкә конкурсының нәтиҗәләре

 

Ел саен Ульяновск өлкә татар милли – мәдәни автономиясе Ульяновск өлкә мәгариф һәм фән министрлыгы, Татар мәдәният үзәге белән берлектә “Тукай әсәрләре минем күңелемдә” дип аталган рәсем конкурсы үткәреп килә. Быел әлеге ярыш яңа форматта – регионара итеп һәм дистанцион үткәрелде, укучылар ясаган рәсемнәренең электрон күчермәләрен җибәрделәр.

Мәртәбәле жюри конкурска йомгак ясады. Җиңүче дип Димитровград шәһәре 9 нчы мәктәпнең 3 нче класс укучысы Хәйруллин Ранис танылды (җитәкчесе – Сираҗетдинова З.М.). Икенче урынны Миңнебаева Алинә (Карсун районы Нугай иле мәктәбенең 2 нче каласс укучысы, җитәкчесе – Миңнебаева А.М.) һәм Агрусев Ильяс (Иске Кулаткы районы Иске Мостяк мәктәбенең 1 нче класс укучысы, җитәкчесе Сәлимова Г.Т.) бүлештеләр. Ә өченче урыннарга Галеев Айрат (Димитровград шәһәре 22 нче мәктәпнең 7 нче класс укучысы, җитәкчесе – Сәмигуллина Г.И.), Гурьева Алёна (Свердловск өлкәсе, Түбән Сергин районы, 2 нче Акбаш мәктәбенең 9 нчы класс укучысы), Орлов Даниил (Барыш районы Жадовка мәктәбенең 6 нчы класс укучысы, җитәкчесе – Москаева Е.С.) лаек булдылар.

“Матурлык” номинациясендә Василов Тимур (Татарстан Республикасы, җитәкчесе – Абдулхаева А.К.), “Осталык” номинациясендә Рахманкулова Алсу (Николаевка районы Зур Чирекле мәктәбенең 9 нчы класс укучысы, җитәкчесе – Ягудина Н.Р.), “Миллилек” номинациясендә Мостафина Альбина (Иске Кулаткы районы Иске Мостяк мәктәбенең 5 нче класс укучысы, җитәкчесе – Азизова Р.А.), “Зәвыклылык” номинациясендә Имангулова Әминә (Карсун районы Нугай иле мәктәбенең 1 нче каласс укучысы, җитәкчесе – Байтирәкова Р.К.), “Рухилык” номинациясендә Салихов Ратмир (Димитровград шәһәре 2 нче мәктәпнең 1 нче класс укучысы, җитәкчесе – Панкратова Н.П.) җиңүче дип табылдылар.

Җиңүчеләргә, призлы урыннар яулаучыларга һәм аларның җитәкчеләренә иҗади уңышлар теләп калабыз.

Әлфия Абутдинова,

өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече.