Советлар Союзы Геройлары
Абдрязаков Али Касыйм улы 1912 елда Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Зөя Башы авылында туа. Саперлар батальонының бүлекчә командиры. Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 22 февралендә бирелә.
Аипов Мәхмут Ильяч улы 1920 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Кирюшкино авылында туа. Автоматчы. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 31 маенда үлгәннән соң бирелә.
Беркутов Ибраhим Белал улы 1918 елда Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Калда авылында туа. Саперлар взводы командиры. Советлар Союзы Герое исеме 1943 елның 13 ноябрендә бирелә. 1943 елның 4 декабрендә hәлак була.
Богданов Хамзә Cәлим улы 1904 елда Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Зөя Башы авылында туа. Мотоукчылар бригадасы командиры, полковник. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 31 маенда бирелә.
Нугаев Нәҗиб Нугман улы 1910 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Иске Яндука авылында туа. Танкларга каршы орудиене төзәүче. Кече сержант. Советлар Союзы Герое исеме 1943 елның 26 октябрендә бирелә.
Умеркин Абдулхак Сәгит улы 1917 елда Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Зөя Башы авылында туа. Батарея командиры. Советлар Союзы Герое исеме 1942 елның 20 июнендә үлгәннән соң бирелә.
Хабиев Вильдан Сәид улы 1924 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылында туа. Минометчылар бүлекчәсе командиры. Советлар Союзы Герое исеме 1943 елның 30 октябрендә бирелә. 1945 елның 11 мартында hәлак була.
Хусаинов Зәкәрия Сәфит улы 1914 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Мосеевка авылында туа. Танк командиры, старшина. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 24 мартында үлгәннән соң бирелә.
Юносов Нәбиулла Зәйнулла улы 1925 елда Ленинград шәhәрендә туа. Армиягә киткәнче hәм сугыштан соң Мәләкәс шәhәрендә (хәзер - Димитровград) яши heм хезмәт итә. Артиллерист, орудие командиры. Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 21 июнендә бирелә.
Дан орденының тулы кавалерлары
Бильданов Абдулла Бильдан улы 1911 елда Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында туа. Разведка взводы командиры. Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1944, 1945 елларда бирелә).
Киямов Дәвли Киям улы 1923 елда Чардаклы районы Папау авылында туа. Элемтәче, өч тапкыр яралана. Дан орденының тулы кавалеры (1943, 1945, 1945 елларда бирелә).
Динеев Фатих Юныс улы 1923 елда Иске Кулаткы районы Мосеевка авылында туа. Разведчик. Дан орденының тулы кавалеры (1943, 1944, 1945 елларда бирелә).