Мәктәп укучыларына – азык-төлек наборлары

Регион башлыгы Сергей Морозов тукландыру операторлары hәм белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән озакка сузылган каникуллар вакытында социаль тукландыруны оештыру турында сү  алып барды.

27 мартта Губернаторның «Югары әзерлек режимы кертү турында» указына үзгәрешләр кертелде. Әлеге документта түләүсез туклануга хокукы булган мәктәп укучыларына азык-төлек наборлары бирү каралган.

- Бүген дөньяда яңа коронавируслы инфекция таралуына бәйле рәвештә критик ситуация барлыкка килде hәм шундый шартларда гражданнарның cәламәтлеген, тормышын hәм иминлеген тәэмин итү инструменты буларак, белемрегионда социаль тукландыруны оештыруның роле арта. Гражданнарның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы өчен илебез Президенты бу атнаны ял көннәре дип игълан итте. Халыкны яңа вирус йоктырудан саклап калуда бик тә дөрес адым бу. Кызганычка каршы, изоляцияләү кайбер гражданнар өчен җитди проблемага әверелергә мөмкин. Шуңа да без аз тәэмин ителгән hәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, авыр тормыш хәленә яки социаль яктан куркыныч ситуациягә эләккән сабыйларга аеруча зур игътибар бирергә тиеш. Губернатор указына яңа гына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, түләүсез туклануга хокукы булган 23 мең мәктәп укучысы азык-төлек наборлары белән тәэмин ителәчәк. Бу эш өчен өлкә мәгариф министрлыгы hәм муниципаль районнар башлыклары җаваплы,- диде өлкә Губернаторы.

Мәгариф министры Наталья Семенова хәбәр итүенчә, азык-төлек наборлары мәктәпләр аркылы бирелә, укучыларның исемлекләре инде әзер.

Сәламәт hәм социаль тукландыру Агентлыгы төрле категория халыкны азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча «кайнар линия» телефоны эшли башлавы турында хәбәр итә. Дүшәмбе-җомга көннәрендә (8422) 33-53-95 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.