Иске Кулаткы драматургы
Драматург Кәшшаф Әмиров 1922 елның 7 апрелендә хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Яңа Зимница авылында туа. Ул дистәдән артык сәхнә әсәре авторы. Аларның барысы да диярлек профессиональ һәм халык театрлары сәхнәләрендә уйналалар: "Шөгер моңнары", "Хөкем алдыннан", "Гаделлек җиңә", "Вөҗдан әмере", "Упкын", "Кодалар", "Туй алдыннан", "Зөлфия" пьесалары матбугатта уңай бәя ала.