«Зөләйха күзләрен ача» сериалының премьерасы апрель аенда узачак

Тамашачылар «Россия-1» каналында 21.00 сәгатьтә фильмны карый ала.

12 апрельдә «Россия-1» каналында «Зөләйха күзләрен ача» сериалының премьерасы булачак. Бу хакта «Русский» кинокомпаниясенең PR-директоры Екатерина Воронцова «Фейсбук» та язган.

Сериал 2018 елның сентябрендә Татарстанның Лаеш районында Кама ярында төшерелә башлаган. Сәхнәләрнең бер өлеше узган елның көзендә Казан үзәгендә төшерелгән.

Язучы Гүзәл Яхина үзенең «Зөләйха күзләрен ача» бестселлерын экранлаштырганнан соң тәэсирләре турында сөйләгән иде. Ул әлеге фильмны искиткеч дип атады.