Мәзәк хәлләр, мәзәк гамәлләр

Зөфәр Батыров иҗатыннан

Каламбурлар

Укырсызмы шигырь язсам каләм, бур белән,

Ошар микән аны язсам каламбур белән?

                                                            *     *    *

Сәүдә эше түгел таныш,

Буталамдыр.

Мәрмәр диеп, яхшы табыш.

 Бут аламдыр.

        *    *    *

Йөрәк утың суынсын, дип

Уйный-уйный кар аттың.

Ут та, ук та булды карың,

Шулай үзеңә караттың

         *    *    *

 Җәй ни, кыш ни, шәрә килеш

Баскан, каткан, нишли бу сын?

Сыңга түгел, сиңа юк эш,

Ник киенсен, билен бусын?..

         *    *    *

Теләчеләр  тәмле телле,

Минем нигә тел әче?

Миңа да син, әй, Теләче,

Тәмле телне теләче?

              *    *    *

Ашаганда телне йота идек

Киндер орлыгынын шәнгәсен.

Киндер-сюрприз сорап бала-чага

Бимазалый хәзер әнкәсен.

               *    *    *

Торам карап,

Бер башлыкның башлыгына.

Эшләр харап:

Башлыгы – бар, башы кая?

            *    *    *

Аш атканга ташлар алып

Атып - атып бәргәннәр

Бар бит шундый мәргәннәр.

Аткан ташлар булса иде

Асылташлар, мәрҗәннәр.

                                                               *    *    *

И, карчыгым, әллә ниләр уйлап,

Сала күрмә борчу җаныңа,

Тарта икән, тарта инде йөрәк

Ак халатлы кызлар янына.

                 *    *    *

Әй, укучы, укый-укый исермәгел,

Шәхесләрнең кылган эшен карап бел.

Кемдер өчен герой, галим, изге булса,

Кемдер өчен ерткыч, явыз йә каратель.

                 *    *    *

Мөкиббән иде дуңгыз итенә,

Бүген изге җан булып итенә.

Тик Ходай аны кичерер микән,

Сират күперен кичертер микән?

                 *    *    *

Хатлар аша юлламастыр инде сәлам

Бармаклары тотып язган бәллүр каләм.

Кая инде элеккечә якын бармак,

Балдак кигәч уң кулында атсыз бармак.

                 *    *    *

Янсын әле сүрелмичә, дип, гомергә,

Күчердеңме үзеңдәге йөрәк утын?

Кала калсам көйрәп янган көл-күмергә,

Булырмындыр янып беткән мин бер утын.

Мәзәк хәлләр, мәзәк гамәлләр

Аламы, алдыймы?

     Сөйгәне хакына үләргә дә әзер булган бер рус егете татар кызына өйләнергә була. Мөселманча йола белән никах укыла. Догалар hәм йолалар ахырындарак мулла егеттән сорый: «Фәлән-фәләнне алдыңмы?». Егетне, әлбәттә, алдан ук:«Алдым» дияргә өйрәтеп куялар. Тик шунысы: русларда бит безнеңчә «ы» авазы «ый» булып яңгырый. Егет тә өч тапкыр алдыйм, дип кабатлаган икән.

                                     Концерттан соң.

  • Бигрәк матур итеп җырладың инде, кызым, Чүпрәлем, дип. Үзең кайсы яктан буласың соң?
  • Дрожжанойдан булам мин, әби, Дрожжанойдан.

                          Теш табибында.

Соңгы тешен алдырырга килгән бер карт табибта булып чыккач, көлә-көлә чиратта торучыларга сөйли: «Авызымда бердән-бер тешем калган, табиб авызны ачып карагач, кайсы тешеңне алырга, дип сорый».

                                  Әби белән сарык

Авылыбызда җае чыкканда шундый мәзәк сөйләп алалар иде. Ялгыз гына калган бер карчыкның сарыгы йөткерә икән: «Баһ-һап, баһ-һап...» Кемдер картын чакыра дип белеп, әбиең: «Ваһап бабагыз вафат инде, Ваһап бабагыз вафат инде», – дип җаваплый икән.

                                  Ярамаган каз ите!

Бер авылдашыбыз Откустино дигән күрше мари авылында танышына хәл белергә дип керә. О-о, кунак килгән, кунак килгән, дип бик җылы каршы алалар моны. Кунакка, әлбәттә сый хәзерләргә булалар. Хатыны иреннән сорый: Нинди ит белән аш пешерергә? Каз итеннәнме, куян ите беләнме? Беркатлырак сунарчы ире: Куян ите тагын, әрәм итеп! Пешер каз итеннән, ярамаган тагын! – дигән ди.

                                      Үзәгеңә үтсә, ни әйтмәссең

Балтай авылларының берсендә шундый мәзәк йөри. Улы мотоциклда тузан бураннары чыгарып, көне-төне халыкның тынычлыгын бозып чаба торгач, атасының түземлеге бетеп:Хет шунда берәр баганага да бәрелми, ичмасам»,− ди икән. Авыл-дашлары: Ник бәрелмәсен, ике тапкыр бәрелде инде», − диләр. Абзый ачуын басалмыйча өстәп куя: «И, андый бәрелү генә! Бер җире дә сынмагач!»

                               Кара түгел, кызыл иде.

Ульян өлкәсе Кузоватово районы Смышляевка авылында була бу хәл. Акылга саерак бер терлекче фермада дежур тора. Нәкъ шул көнне бер сыер ике бозау китерә. Күп уйлап тормыйча, дежур торучы яңа туган бозауларның берсең урлап, кемгәдер сата.

Бу кырын эш ачыкланмас иде, әгәр дә күпмедер вакытлар үтү белән фермадан тагын бер бозау югалмаса. Ни өчендер шушы юләр терлекчедән шикләнәләр. Участок инспекторы аңы чакыр-тып, сораша башлагач, ул катгый рәвештә баш тартып: «Мин урлаган бозау андый ук зур да, кара да түгел, кызыл иде», – дигән ди.

                                   «Нәмә» белән «нәстә»

Ярлыбайны мишәр дуслары, «нәмә, нәмә», дип шаярталар икән. Ярлыбайның да үз чиратында бирешәсе килми: «Нәмә» икәнен  Настя апагыздан сорагыз», – ди ул.

                                     Тану

Ярлыбайның дәрәҗәле бер танышы:

  •  Исәнмесез, абый, артыгыздан танып алдым бит.

 Ярлыбай:

  •  Рәхмәт, энем, исән-сау гына әле. Нәрсә, йомышың юктыр ич?
  •  Бар иде шул. Бик мөһим йомыш.
  •  Аңлыйм, аңлыйм. Ярый әле йомышлы танышлар очрый, юкса йомышсыз танышлар            арттан түгел, алдан да танымый.

                                   Песиегез ни исемле?

Беренче сыйныфта дәрес бара. Укучы балалар апалары биргән сорауларга җавап бирәләр. Алар берәм-берәм, йортта нинди хайваннар асраулары, аларның кушаматлары турында сөйлиләр. Чират Ярлыбайга җитә.

  • Безнең песиебезнең исеме «Собака», − ди ул. Балалар:
  • Ха-ха-ха...
  • Ник көләсез? Гарифулла бабай, аларга керде исә, гел «прес, Собака», дип куалый безнең песине.