Көнләшмә син кеше бәхеттеннән...

Рәзинә Фәхртдинова (Сәйфуллина) иҗатыннан

КҮҢЕЛ КОШЫҢ БУЛЫП САЙРАР ИДЕМ
Күңел кошың булып сайрар идем
Күңел түреңдәге талларда.
Күңел кошың булып очар идем
Үзең генә белгән далага.
Күңел кошың булып йөзәр идем
Синең сөйгән тирән күлләрдә.
Җилләр булып көн дә исәр идем
Чәчләреңне сыйпап җилләрдә.
Күңелеңә синең керер идем,
Җырың булып  кереп кала алсам.
Йөрәгеңнең сере булыр идем,
Ул сереңне җилгә ачмасаң.
Үпкәләрең юар идем синең,
Әгәр булсам җылы яңгырың.
Бер елмаеп миңа кара әле,
Өзелеп сөйгән гөлең мин синең.

         Өйләнүче
Егет килде өйләнергә.
Чибәр, матур кәләше.
"Мин,- дия, - бер эш тә белмим.
Современный, беләмсең!
Булса синең өй җыючы
Иномарка роботың,
Кер юучы бер машинаң,
Пар белән зур үтүгең....
Аш пешерү не проблема-
Акчаң булса, шул җиткән!
Хәзер ашханәләр бик күп.
Шалтырат - килеп җитә!
Аннан, җаным, миңа тагын
Матур авто бик кирәк.
Салонга бит җәяү йөрмим!
(Фигурама зыян килә)
Фитнеска да йөрер өчен,
Ач син миңа бер счет.
Шмуткалар - әйтеп тормыйм,
А еще - матур салон!
Тырнак ясау, сауналар,
Җәйге курорт и тагын...
Перечислить итмим, җаным,
Күрәм син агарындың...."
"Юк, миңа иртәрәк әле
Җаным, өйләнер өчен.
Курортларга берүземә дә
Барырга җитми көчем.
Ашны алып булгач сатып,
Өйне җыйгач робот, дим.
Ни пычагым эшләп йөрим..?!
Күрәм, дөрес кермәдем.
Әле миңа кырык кына...
Туплап куйгач акчасын....
Хәзер кызлар кирәк түгел,
Өйдә торып уйлансын ...

              Яшьлек хәтирәсе
Төннәремдә урамнардан үттек.
Күкләр тулы җем-җем йолдызлар!
Алар безгә гүя карыйлар да,
Елмаешып нидер җырлыйлар.
Үтеп киткән гүзәл яшьлегемә,
Җитәкләшеп без гүя кайттык!
Сокландыргыч җемелдәшеп яна,
Үтмәгәндә кебек бу яшьлек!
Куллар һаман кулга үрелә дә,
Күзләр һаман шулай текәлә.
Синең күзләреңә карыймын да,
Кызарамын синең сүзләрдән.
Әйтерсең лә ,еллар үтмәгән дә,
Һаман көткән безне ул дуслар!
Кулларыңа кулым тигән саен,
Искә төшә  якты йолдызлар.

           Әниемә
Салкын чакта кысып кочагына
"Балам!" диеп әни җылыта.
Моңсу-шаян күзләреңә карап,
Җылы сүзе белән юата.
Әни!- бит ул рәхмәт фәрештәсе!
Йөрәк җылысына төрә дә,
Килеп синең күзләреңә карап,
Бөтен авырлыкны сизенә.
Әни килеп керү белән өйгә,
Нурга төрә җылы кояш күк!
Якты кояш балкый безнең өйдә,
Болытларсыз өйдә зәңгәр күк!
"Рәхмәт! ' әйтер өчен сүзләремне
Кайдан, ничек алып бетерим?!
Җан җылыма төрә белмәсәм,
Кичер ,әнием, мине гафу ит.
Төрле була булыр минем йөзем.
Тупас караш җанны өшетә.
Ялгыш кына килеп чыга ,әнием,
Уйламыйча нидер әйтелә.
Тик син бер дә үзеңә уйлама,
Әйтелгән сүз аткан ук кебек.
Мин сине бик яратам, әнием,
Кичер зинһар, гафу ит мине.

Бәхетле бит мин!
Очына -очына яфраклар коела.
Урамнар алтынга күмелә!
Йөрәкләр тигез тибәләр ,бәгерем,
Кулларым кулларда ,җибәрмә!
 

Кушымта:
Атлыйбыз икебез елмаеп  урамнан....
Елмая пышылдап иреннәр.
Күзләрең күземнән алмачы, бәгерем,
Яратам мин сине гомергә!

Икебез урамда :син дә мин.
Яшьлекнең бәхетле мизгеле!
Кулларың җибәрмә !Бик нык тот!
Сөйлисең йотлыгып төшеңне.

К- а
Атлыйбыз икебезелмаеп урамнан...
Елмая пышылдап иреннәр.
Күзләрең күземнән алмачы, бәгерем,
Яратам мин сине гомергә!

Мин тыңлыйм ,ә йөрәк тибешең
Тоямын кулларың аша да...
Үтмәде мәхәббәт ,елларым үтсә дә, 
Егет- кыз вакыты еракта калса да.

К-а:
Атлыйбыз икебез елмаеп урамнан...
Елмая пышылдап иреннәр.
Күзләрең күземнән алмачы, бәгерем,
Яратам мин сине гомергә!

        Язмыш.
"Яратканын сыныйм!" дигән аллам
Өеп- өеп биреп сынавын.
Якыннарны үз кочагына җыеп,
Минем әниемне сынады.
Бирде аңа, аннан тәсбихын да,
"Укы!- диеп ,-балам ,намазың.
Исән чакта гына түгел,- диде,
Үлгәчтен дә  әзерлә табының!"
Биш намазын калдырмыйча, әнием,
Берсен  дә калдырмый, дога кылганда.
Исәннәрне ачык каршы ала,
Үлгәннәргә кыла бер дога.
Улын, ирен күмде анам.
Сабырлыгын җыйды учына.
Кайдан килә сиңа бу сабырлык!?
Исем китә, әнием, мин сиңа!
Гомер юлың шикәр - балдан түгел,
Ачы- төче бик күп күрелде!
Бигрәк алла кызы булгансың син!
Әнием ,син чиста күңелле!
Горурланам ,әнием бәгеркәем минем,
Синең кызың булып туганга!
Балаларга сөйгән әби бит син!
Туган була белдең туганга.
"Яратканын сыныйм!" дигән Аллам.
Сине үз кызы дип яраткан.
Кызыллык китерми яши белү-
Бурыч бит ул безнең тарафтан.

Сөйгән йөрәк!
Ярат мине!" диеп яратмыйлар,
Боерып булмый димәк, йөрәккә.
Йөрәк бит ул ,уенчык түгел ул...
Тик эзләре кала гомергә.
Яратырга сәбәп эзләмиләр,
Йөрәк үз дигәнен ярата!
Кабул итә барлык хаталарын,
Гафу итә, түзә газапка.
Аерылып китсә дә юллары,
Якын бит ул -сөйгән йөрәгең!
Кая гына читкә кителсә дә,
Сагынып көтә йөрәк сөйгәнен.
Юк шул, йөрәк - уенчык түгел ул.
Сөйгән йөрәк була бик сирәк!
Вакытында кадерен белеп яшәп ,
Яши белеп яшәргә кирәк!

Сыналу
Сагышларга салып яшәмибез,
Без яшибез, бәгърем, чынлыкта.
Чынлык - бер-беребезгә олы хөрмәт,
Саф мәхәббәт безнең тормышта.
Син уйлаган уйны мин сөйлимен,
Мин уйлаган уйны әйтәсең!
Еллар үтә, безне якынайткан
Олы тормыш - минем мәктәбем!
Тормыш, иркәм, бик күп сынау алды,
Ел артыннан еллар өстәлеп.
Бик күп.булды алда хаталар да,
Газапларга салмый үтә алдык.
Тулай торак авыр сынау иде,
Кулларыңны суздың гел миңа.
Син булмасаң ,башка кеше белән,
Үтә алмас идем минут та.
Алып мендең мине бу юллардан
Үрләремнең җиде катына.
Син үзең дә шуны кабатладың:
"Бир кулыңны, бир,- дип - кулыма!
Син булганга гына үтә алдым,
Башка булса ,юк мин үтә алмам!
Син генә бит сабыр була белдең,
Юк, китмәдең ташлап юлларда!"
Сынады шул безне олы тормыш!
Югалтулар бик күп кичердек.
Юк, әйтмәдең "туйдым яшьләреңнән!"
Юата белдең -вакыт син бирдең.
Елларга сузылган газаплардан
Алып чыга белдең ,кадерлем.
Киңәш бирүчеләр бик күп булды.
Тыңламыйча үттек без барын.
Әрнү газапка син салмыйча,
Түздек ,бәгрем, җилгә ,салкынга.
Я, Раббым, синнән сорыйм шуны:
Исәнлектән берүк аерма!
Сагышларга салып яшәдек ,тик
Ачы хәсрәт яңа чагында.
Сагышларга салмадык ,беркайчан,
Гаепләнеп Ходай каршында

Кояшларың  белән кил син миңа,
Кочагыңа алып иркәлә.
Күзләремә карап," сөям!" диеп
Күңел кылларымны чирткәлә.
Сусаганда мина чишмэ бул син,
Юл тапмасам- курсэт юлымны.
Кызларга син яхшы эти бит !
Кочагына алдын улынны.
Гомер юлларымны яктыртучы 
Кояшым син, аяз кугемдэ!
Синең сөюеңне саклармын мин
Гомер буе йөрәк түремдә

Туган көнең белән котлап
Шигырь язам бүләккә.
Син бит әле бик кечкенә
Дәү үс улым, бигрәк тә.
Әти -әниеңне тыңла!
Тәүфикълы бул, шәфкатьле,
Тыйнак бул, улым ,гадел бул.
Бу сыйфатлар юк хәзер.
Игелекле бул, кешелекле,
КЕШЕләр сирәгәйде.
Иманлы бул ,җаваплы бул,
Киң күңелле ,ярдәмчел.
Усал булма ,бу дөньяда
Усаллар бит җитәрлек.
Дәрәҗәле булсын эшең,
Гомерле бул, исәнлек!
Телисе теләкләрем күп ,
Телим иң изгеләрен,
Әти- әниеңне зурла,
Кадерле кешеләрең!
Котлы булсын ,балакаем,
Озын гомер ,саф сөю.
Нинди бәхет- татып яшәп,
"Бәхетем минем!"- дию. 
Бәхет- шатлык ишегеңнең
Кире ягын ачмасын!
"Кайгы!" дигән олы зәхмәт
Ишегеңне тапмасын.
Бәхетле бул балам!!!

Җәүдәт абыйга(бәет)
Тәкъдирләргә язган туганда ук:
Кемнең, кайчан, ничек китәсен?!
Гомер сала бары үз юлына,
Тик йөрәкләр генә түзәрме?!

Кемдер ачык чырай гел күрсәтә
Туганнарга, барлык җиһанга!
Ачык йөрәк белән ,гел елмаеп,
Атлап бара гомер юлыннан.

Җәүдәт абый ,синең ачык йөзең,
Туганнарыңның йөрәк түрендә!
Кешелекле идең син үзең,
Гел елмайган йөзең күңелдә!

Зур югалту. Ничек түзәр икән
Балаларыңның йөрәкләре?
Хатының тол калды, кыш уртасы,
Йортсыз ,ирсез йөрәк түз әле!

Яхшылар да кирәк диләр анда.
Бар да китә җирдән ,югала.
Нинди юлдан китүләрен җирдән-
Бер ходаем гына бит яза.

Авыр сынау: ходай каршысына
Барыбыз да бер көн китәрбез.
Кемнәр китә иртә ,кемнәр соңрак,
Бәлки бүген җиткән кемгәдер.

Кем дә белми кайчан китәчәген.
Саубуллашып яшәп булмый бит.
Авыр туфракларың җиңел булсын!
Дога булып барсын бу шигырь.

Урыннарың булсын, Җәүдәт абый,
Җәннәтләрнең иң түрендә.
Яши белеп яши белдең җирдә,
Тыныч йокла инде инде.....

Көнләшмә!
Көнләшмә син кеше бәхеттеннән,
Үзең тормышыңны җайла да,
Үзең сайлагансың шундый юлны
Гомер буе юллар айкарга.
Көнләшмә син кеше тормышыннан,
Үзең сөйгән ярың яныңда.
Ит бәхетле аны һәм үзеңне,
Кеше тормышына тыгылма!
Көнләшмә син кеше баласыннан-
Син яшь әле ,тап син балалар.
Алар тугач тормышың үзгәрер,
Юллар башка якка борылыр.
Елмаерга өйрән, кешеләрне
Сөй син ,бер дә гайбәт сөйләмә!
Еллар сиңа бәхет бүләк итәр,
Үз бәхетең өйрән көйләргә.
Сөй җиһанны , тормыш бик катлаулы
Гомер юлың яңа башла да!
Еллар сиңа бәхет өләшсеннәр!
Бәхет телә бөтен дөньяга!
Үткән гомереңне сыза күрмә,
Ялгышлардан сине сакларга,
Гомер юлыңнан сине озата барсын,
Бәхетле бул !Зинһар онытма!

Теләк
"Ярат!"- диеп булмый яраттырып...
Ярата йөрәк үзе сөйгәнне.
Саф сөюләр хәзер сирәк очрый-
Йөрәк кенә тоя сөйгәнен.
"Ярат!"- диеп булмый яраттырып...
Һәркем теләгәнен ярата!
Күзләр бер дә ялганлый алмый ул,
Сөюләрне караш аңлата...
"Ярат!"- диеп булмый яраттырып...
Гел гафу сорап булмый яшәп.
Телим барча кешеләргә сөю!
Керсез сөю ,олы мәхәббәт!
Яратылып яши белгән генә,
Тоеп яши бәхет- шатлыкны...
Бар җиһанга аяз күкләр телим,
Барча кеше булсын бәхетле!

     Үтә гомер

Үтә гомер аккан сулар кебек.
Нигә акмый сулар кирегә ...
Кайтарасы иде туганнарны...
Их  бу яшьлек бигрәк тиз үтә.
Үтә бар да: еллар шаулап үтә,
Китә җирдән газиз туганнар.
Кем дә белми, безнең маңгайларга,
Тәъдирләргә ниләр язылган?!
 Юллар узган кебек -еллар уза!
Үкчәләргә баса балалар!
Әле кайчан гына нәни булган-
Ул сабыйлар инде кыз булган.
Берәм-берәм үтә көннәр, айлар,
Секундларын санап сәгатьләр...
Җирдән китү өчен һәр кешегә
Биреп тора Раббым сәбәпләр.
Рәсемнәргә карап таң каласың...
Ябылып килә авыл йортлары.
Җилләр генә исә сызгырышып,
Шик салалар күңелгә бары...
Бәбкә үлән баскан урамнары,
Туган авылым, ятим каласың!
Көтә-көтә яши һәрбер йортың
Шунда үскән газиз баласын.
Син рәнҗемә, соңрак кайта калсак.
Көт син безне,  нигезем, рәнҗемә!
Төшләремдә күргән туганнарны
Күреп булмый инде бу җирдә.
Кала бар да: туган нигезләр дә,
Җирдән киткән чакта бер вакыт.
Тик балалар гына онытмасын -
Ялгыз калган бабайлар йортын.