Ринат Арифуллинга – Рәхмәт хаты

Ульяновск өлкәсенең Балалар иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Ринат Арифуллин Губернаторның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Тырыш егетнең балалар иҗтимагый хәрәкәте hәм укучылар үзидарәсе үсешенә зур өлеш кертүе, төбәгебез территориясендә социаль әhәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда актив катнашуы hәм ирешкән уңышлары өлкә җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.

    - Авыл районнарының мәдәният йортлары укучы яшьләргә йөз белән борылдылар. Хәзер без Ульяновск өлкәсенең спорт көрәше федерациясе вәкилләре белән бергә ерак районнарга барып, балалар hәм үсмерләргә мастер-класслар күрсәтәбез. Соңгы арада Майна hәм Иске Майна районнарында шундый остаханәләр үткәрелде. Моннан тыш, шәhәр секцияләре тренерлары белән авыл мәктәпләре укучылары өчен тренировкаларны даими рәвештә үткәрү турында килештек,- ди өлкә Балалар иҗтимагый палатасы җитәкчесе урынбасары Ринат Арифуллин.